Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 88 учащихся / 88 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Кызларыбыз –җиңүче 06.03.2014

Район социаль бүлеге “Дан сиңа, солдат!” исеме астында иң яхшы рәсемгә күп балалы гаиләләрдәге һәм инвалид балалар арасында үткәргән конкурста 7-10 яшьлекләр төркемендә 2 нче сыйныф укучысы Миңнуллина Исламия 1 нче урын, 4 нче сыйныф укучысы Сабирова Илсия 2 нче урынны алдылар. Ә 6 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Эльвира исә 11-14 яшьлекләр төркемендә “Иҗади якын килгәне һәм оригинальлек өчен” Грамота белән бүләкләнде. Бу уңышыгыз белән котлыйбыз, кызлар!
-
“Аҗаган – 2014” 04.03.2014

Һәркемгә мәгълүм алдан:
Бүген була “Аҗаган”
Бу бит чын хәрби уен,
Ә үтә ул ел саен.
Сыныйм дисәң үзеңне,
Яулыйм дисәң җиңүне
Сикер, йөгер, ат төгәл
Җиңүләр булмый җиңел!Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап бүген мәктәбебездә “Аҗаган” хәрби-спорт уены булып узды.Уенның максаты укучыларда хәрби-патриотик, җаваплылык, җиңүгә омтылыш һәм иптәшлек хисләре тәрбияләү иде.
Барлык мәктәп укучылары 2 командага бүленеп билгеләнгән маршрут буенча төрле этаплар үттеләр. Уен строй җыры смотры, төрле строй командалары үтәү белән башланып китте. Шул ук вакытта экипировка, форма тикшерелде. “Солдатлар”ыбызга бик күп төрле биремнәр үтәргә кирәк булды. Алар : каршылыклар аша чыгу, “ Тау патшасы”, мишеньга кар белән ату, беренче ярдәм буенча сораулар, хәрби сораулар, пневматик винтовкадан ату, противогаз кию, чаңгыда эстафета, окоп казу, автомат сүтеп җыю, учак тергезү, “Стенка в стенку” иде. Бу ярышларның суммасы буенча кем беренчелекне ала, шул команда флаг эзләргә беренче китәчәк. Шуңа да уен бик кискен, оператив, оешкан төстә барды. “Сокол” командасы бу этапта беренче урынны алды, флаг эзләргә дә беренче булып китте.
Һәм уенның кульминацион ноктасы – беренче булып флагны, эзләүне соңрак башласа да, “Солдаты” командасы тапты. Әфарин!
-
Мәктәптә математика атналыгы 03.03.2014

“Йөзгә бер” (“Сто к одному”) уены белән мәктәбебездә математика атналыгы башланып китте. Укытучы Насретдинова А.А. уздырган бу уенда 5 нче һәм 6 нчы сыйныфларның бишәр укучысыннан торган 2 команда катнашты. Уенчылар төрле математик сорауларга сораштыруда үткәргән кешеләрнең җавапларын әйтергә тиешләр. Монда белем генә түгел тизлек тә, логик фикерләү дә, капитаннарның өлгерлеге дә кирәк. Мондый сыйфатлар 5 нче сыйныф командасында да , капитаннары Садриев Салаватта да бар иде. Шуңа алар барлык раундларда җиңеп, беренчелекне алдылар.
-
Игезәкләребез сынатмый 02.03.2014

Шимбә көнне Мәлки авылында сугышчы-интернационалист Валерий Волков истәлегенә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча үткәрелгән ачык турнирда 40 кг кадәрге үлчәү категориясендә 8 нче сыйныф укучылары Фәйзуллин Шәфкать 1 нче урын, Фәйзуллин Нәфкать 2 нче урынны яуладылар.Чираттагы җиңүләре белән без аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Мәктәптә химия атналыгы узды 28.02.2014

Мәктәптә химия атналыгы укучыларда химия фәненә кызыксыну уяту, белемнәрен тирәнәйтү, химиянең тормыш-көнкүрештәге әһәмиятен күрсәтү, балаларда белем алуга омтылыш тирәнәйтү максатыннан үткәрелде. Бу максатка ирешү өчен төрле чаралар үтте.
Атналык химия фәне, бөек химикларыбыз һәм аларның ачышлары турында презентация күрсәтү белән башланып китте. 9 нчы сыйныфта “Суның катылыгы һәм аны бетерү чаралары” темасына кызыклы ачык дәрес үтте. Укучылар химиянең тормышта кирәклегенә тагын бер кат инандылар. Балалар “Казан химиклар мәктәбе”нә вертуаль экскурсиядә бик теләп катнаштылар. 8, 9 нчы сыйныфлар арасында үткәрелгән викторинада укучылар химия фәненнән алган белемнәрен күрсәттеләр. Викторинада 2 команда чыгыш ясады. Нәтиҗәдә “Йолдызлар” “Химиклар”командасын җиңде.
Химиянең могҗизалар тудыручы фән икәнен күрсәтмәсәң атналыкның мәгънәсе югалыр иде кебек. Традицион рәвештә мавыктыргыч химик реакцияләргә бай “Могҗизалы химия ” кичәсе узды. Фокусникларыбыз төрле реакцияләр күрсәттеләр.
Башлангыч сыйныф укучылары исә “Крот-химик” мультфильмын карап химик матдәләрнең файдалы гына түгел, ә белеп файдаланмасаң куркыныч булуларын күрделәр.
-
Булганнан бар да була 27.02.2014

Әхмәтшин Илнур мәктәбебезнең талантлы укучыларыбызның берсе. Ул моны 27 февральдә ЦВР “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә узган техник иҗат фестивалендә катнашып тагы бер кат раслады. Технология укытучысы Насретдинов Айдар җитәкчелегендә “Судомоделирование” түгәрәгендә ясаган корабле белән 1 нче урынны алды. Илнурга да, укытучысына да әфарин диясе генә кала.
-
Котлыйбыз! 26.02.2014

Килде ул көн! Катнашучы балалар гына түгел, өлкән остазлары һәм әти-әниләр дә дулкынланып көткән “СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК”ның 26 нчы февральдә район этабы үтте.Мәктәбебездәге “Җыр сәнгате” түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз төрле номинацияләрдә чыгыш ясап призлы урыннар алдылар. 2 нче кечкенәләр төркеменең “Вокал-соло” номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйлә - 1 нче урын, 3 нче сыйныф укучысы Хикмәтуллина Кадрия - 3 нче урынны алдылар, ә 2 нче сыйныф укучысы Насретдинов Алмаз лауреат исеменә лаек булды. Шул ук төркемнең “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “Егетләр” ансамбле 3 нче урынны яулады. Җитәкчеләре Кадыйрова А.С. һәм аның укучыларын бу зур җиңүләре белән котлыйбыз. 12 нче мартта булачак гала-концертта чыгыш ясаганда да югалып калмасыннар дигән теләктә калабыз.
-
Ягез әле, егетләр! 24.02.2014

Бүген хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан 5-9 класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы узды. Ярыш бик киеренке булды. Егетләрне төрле яктан сынадык: турникта тартылдылар, гир күтәрделәр, канатка менделәр, автомат сүтеп җыйдылар, төймә тактылар, хат яздылар, спортның башка төрләрендә көч сынаштылар һәм саклану алымнарын кертеп тәмамладылар. Аз гына өстенлек белән "Солдатлар" командасы "Спецназ" командасын җиңде. Командаларга бүләкләр, ә аерым ярышларда яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләргә һәм актив катнашучыларга Грамоталар тапшырылды.
-
Атналык йомгаклары 24.02.2014

Бүген линейкада физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре атналыгына йомгак ясалды. Укучыларга Грамоталар, бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләр
Урын
Өстәл теннисы
Әхмәтшин Илнур -7 кл
I
Фәйзуллин Шәфкать – 8 кл
II
Волков Руслан – 6 кл
III
Дартс
Әхмәтшин Илнур -7 кл
I
Шәрәфиев Айрат – 5 кл
II
Салахова Илфия – 5 кл
II
Хәйруллина Әлфия – 5 кл
III
Шахмат
Сабиров Ислам -6 кл
I
Әхмәтшин Илнур – 7 кл
II
Насретдинов Динар – 8 кл
III
Презентацияләр конкурсы
8 класс
I
9 класс
II
Шулай ук Насретдинов Айдар укучылар белән берлектә олимпиада көндәлеге алып барды. Бүген исә бу көндәлек тутырылып бетте. Укытучылар, укучылар Россиянең җиңүенә чын күңелдән шатландылар, үзебезнең ил белән горурлык хисе кичерүләре турында сөйләделәр.
-
21 НЧЕ ФЕВРАЛЬ – ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ 21.02.2014

Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.
Татарстан Республикасында Телләр турындагы закон нигезендә ике тел – татар һәм рус телләре дәүләт теле булып санала. Бу ике тел дә тигез хокуклы.
Туган телебез – татар теле – зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләрне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләрне, моңлы җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.
Бүген мәктәбебездә Туган тел көненә багышланган китаплар күргәзмәсе куелды, классларда тел турында сыйныф сәгатьләре узды, “Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дип аталган кичәдә укучыларыбыз тел турында җырлар җырладылар, мәкальләр әйттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Кичә һәрвакыттагыча барлык укучылар һәм укытучылар башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә татар халкы иҗат иткән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.











