Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 88 учащихся / 88 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Куркынычсызлык айлыгы бара. 18.09.2014

Янгын куркынычсызлыгын кагыйдәләрен искә төшерү, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау максатыннан бүген мәктәптә эвакуация булды. Эвакуация оешкан төстә узды.
-
Чисталык дәресе 17.09.2014

16 нчы сентябрь – Халыкара озон катламын саклау көне. Шул уңайдан мәктәптә Чисталык дәресләре үтте. Бу дәресләрнең максаты – экологик белемнәрне тарату, балаларда табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү иде. Дәресләрне география укытучысы Насретдинов Илсур һәм биология укытучысы Сабирова Гөлшаһидә үткәрделәр. Алар укучылар белән җанлы әңгәмәләр оештырдылар, презентацияләр күрсәттеләр.
-
Мәктәптә медосмотр 16.09.2014

Бүген мәктәп Кайбыч үзәк больницасыннан, балаларга медицина күзәтүе үткәрү өчен, бертөркем медицина хезмәткәрләре килде. Алар балаларның сәламәтлек төркемнәрен билгеләделәр, башка төрле тикшеренүләр үткәрделәр.
-
15 нче сентябрь-Татарстан Варислары Берлегенең туган көне 15.09.2014

Мәктәптә бу көнне Татарстан Варислары Берлегенең туган көненә багышланган тантаналы сбор булды. Сборда 5 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителде. Бу сафларга кабул ителгәнче, укучылар төрле сынауларны уңышлы үтеп, варис законнарын белүләрен күрсәтеп, үзләренең варис булырга лаек дип таныттылар. Галстуклар бәйләп, значоклар таккач, педагог-оештыручы Кадырова А.С. аларга варис таныклыгы тапшырды һәм бүләкләр бирде.
-
“Сәламәтлек сәгате” 13.09.2014

Мәктәптә бу атнада сыйныфларда сәламәтлек темасына дәресләр үтте. Дәресләрдә башлангыч сыйныфларда шәхси гигиена турында сүз алып барылса, өлкән сыйныфларда начар гадәтләрне булдырмау турында күбрәк сөйләнелде. Мәктәпкә фельдшерлар Шәрәфиева Рузилә һәм Әхмәтов Ирек килделәр. 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары яңа ачылган ФАПка экскурсия ясадылар.
-
Көз-мул уңыш җыю чоры 13.09.2014

Бу әйтем безнең мәктәп бакчасында үскән кишер һәм чөгендер уңышына бигрәк тә кагыла. Бу яшеләчәләрдән уңыш кыш буе ашарга да, ә артыгы сатарга җитә.
-
Уңышны көзен саныйлар 11.09.2014

Бүген без бәрәңге алдык. Бәрәңге алуда өлкән сыйныф укытучылары һәм укучылары тырышып эшләделәр. Табигать тә безгә булышты. Бик матур көн бүләк итте.
-
10.09.2014

Авылыбызда модульле ФАП ачылды. Ачылу тантанасында укытучылар, укучылар, техник хезмәткәрләр актив катнашты.
-
Мәктәп һәм авыл җирлеге бергә эшли 08.09.2014

Тиздән авылыбызда модульле ФАП ачылычак. Узган атнада бер төркем укытучылар һәм техник хезмәткәрләр анда туфрак таратуда булыштылар. Бүген укытучылар модульле ФАП бакчасына чәчәкләр утырттылар.
-
День финансовой грамотности 05.09.2014

В соответствии с письмом Министерства финансов Российской Федерации совместно с МОО «Гильдия финансистов» и НП «САПФИР» Президенту Республики Татарстан Р.Н. Минниханову (от 30.04.2014 г. № 1-Г/0414)«О Дне финансиста и всероссийской акции «День финансовой грамотности в учебных заведениях 5-6 сентября 2014г.» в нашей школе сегодня прошёл урок Финансовой Грамотности, которую провела начальник Кайбицкого дополнительного офиса Апастовского филиала ОАО«АК БАРС» Банка Хафизова Ильсия Альбертовна. Она рассказала о деятельности, о функциях, о структуре банка, как используются банковские карты, как распознавать поддельные банкноты и т.п. Ребята с интересом слушали Ильсию Альбертовну и в конце беседы задавали множество вопросов о кредитах, как стать банкиром, о зарплате банковских работников и др. Общение с банковским работником для учеников было очень интересно и полезно.











