Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган иҗат кичәсе. 15.02.2014

Карлы-буранлы кыш азагында, безнең яраткан шагыйребез Муса Җәлил туган.Ул 1906 нче елның 15 нче февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Кечкенә Муса сәләтле, тырыш була. Укырга да тиз өйрәнә.М. Җәлил балалар өчен кызыклы шигырьләр яза. Кайбер шигырьләренә көй языла. Ул балаларны укырга, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.М.Җәлил дигәндә - татар халкын, ә татар халкы дигәндә, М.Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә.
Әйтче, Муса, шундый батырлыкны
Кай җиреңдә саклап йөреттең?
Кемнән алдың мондый горурлыкны?
Нинди ялкыннарда чыныктың?
Җиңәр өчен шундый дошманнарны
Корычтан булгандыр беләгең.
Сөйләр өчен палач битенә төкереп
Куш булгандыр синең йөрәгең.
Арабыздан үзе югалса да,
Юк суытмас һични бу эзне.
Көрәштәге Муса, солдат Муса,
Йөрәктәге Муса ул безнең.
-
Спорт белән без бик дус. 12.02.2014

Ике туган- ике дус
Спорт белән без бик дус.
Тимераяк, чаңгы шуып,
Яшик алга омтылып!
“Спортчы булырсыз,-ди-
Апабыз безне мактап,
Олимпиадага барырсыз
Илебез данын яклап”.
-
"Россия чаңгы юлы-2014 09.02.2014

9 гыйнварда мәктәптә чаңгы ярышы булып узды. Барлык укучылар, укытучылар , техник хезмәткәрләр, әти-әниләр, авыл советы хезмәткәрләре дә чаңгы юлына басты. Кошман “Тиенкәй”балалар бакчасы тәрбиячесе Салахова Ильхамия 3 км араны финишка 1 нче булып килде .2 нче булып тәрбияче Гисматуллина Серина килде. Ярышта җиңүчеләр махсус бүләкләр һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Соңыннан чаңгы ярышында катнашучылар мәктәп ашханәсендә әзерләнгән кайнар коймак һәм чәй белән сыйландылар.
-
Исәнме SOCHI 2014! 08.02.2014

-
Без сәләмәт яшәү яклы 07.02.2014

Бүген илебездә әһәмиятле зур вакыйга - Олимпия уеннары 2014 башлана. Бу чараны спортчылар гына түгел, ә барлык Россия халкы да дулкынланып көтеп алды. Әлбәттә, без - балалар бакчалары да битараф кала алмыйбыз. Узган ел "Универсиада"ны яратып кабул итсәк, быел исә "Сочи-2014" не билгеләп үтәбез.. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарафыннан куелган "БЕЗ СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ ЯКЛЫ" дип исемләнгән спорт күренешен балалар бик яратып кабул итте.
-
Гомуми ата-аналар жыелышы 06.02.2014

-
Хайваннар дөньясында 05.02.2014

Балаларның тышкы билгеләре, үзенчәлекле яшәү рәвешләренә карап кыргый һәм йорт хайваннарын аера һәм күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, алган белемнәрен системалаштыру, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән җәнлекләр төрләре белән таныштыру, хайваннарга карата сак караш, миһербанлык тәрбияләү атналыгында балалар белән берлектә "Урманга сәяхәт", "Кышка әзерлек", "Күпкатлы урман" темаларына эшчәнлекләр оештырылды. Йорт хайваннарның тормышы чагылдырылган призентацияләр, "Теремкәй" рус халык әкиятенә мультфильм күрсәтелде.
-
Кышкы уеннар 01.02.2014

-
Яңа методик әсбаплар кайтты 31.01.2014

-
Музейга экскурсия 30.01.2014

Музей бүлмәсендә .кулдан сугылган төрле төстәге сөлгеләр, эскәтерләр бизәп тора. Кул белән йон эрләү җанланмасы – кабаны, балалар тагын кайда һәм кайчан күргән булыр иде? Музейда саклана торган борынгы тарихи әйберләрне сабыйлар рәхәтләнеп тотып карый һәм аның тарихы, килеп чыгышы, әби-бабайлар тормышында тоткан роле турында тәрбиячедән ишеткәннәрне яшьтәшләренә сөйли а, кулдан ясалган комган, һәм тагын бик күп экспонатлар татар халкы тормыш-көнкүрешен тасвирлауга ачык мисал.
–









