Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Үрмәкүч. 24.07.2014

Божья коровка, улети на небо, там твои детки, кушают конфетки:)) ) Всем по одной, а тебе ни одной:))))
-
Чәчәкләр,хуш исле чәчәкләр. 19.07.2014

Чәчәкләр, хуш исле чәчәкләр –
Лаләләр, сөмбелләр, нәркисләр,
Никадәр гүзәллек, нәфислек,
Алардан сибелә саф хисләр.
Болай да кыска гомерне өзмик
Кыскартмыйк чәчәкләр гомерен
Алсу нәфис чәчәкләрнең дә
Кешеләрнең дә белик кадерен
-
Яңа уку елына әзерлек. 14.07.2014

–Уку сезоны төгәлләнсә дә, мәктәптә, балалар бакчасында эш туктамый ул. Бүгенге көндә бер төркем укытучылар,тәрбиячеләр техник хезмәткәрләр ремонт белән шөгыльләнсә, икенчеләре мәктәп яны участогында яшелчә, җиләк–җимеш, чәчәкләр үстерү белән мәшгуль. Коллективыбыз тату. Алдагы уку елын матур үзгәрешләр һәм мул уңыш белән каршы алырбыз, дип өметләнәбез.
-
Гөлләрем,хуш исле гөлләрем 05.07.2014

Гөлләрем, хуш исле гөлләрем –
Никадәр гүзәллек, нәфислек,
Алардан сибелә саф хисләр.
Болай да кыска гомерне өзмик
Кыскартмыйк чәчәкләр гомерен
Алсу нәфис чәчәкләрнең дә
Кешеләрнең дә белик кадерен
-
Уразалар кабул булсын. 28.06.2014

“Ошбу ай ураза тоту аедыр, бу зур бер сынау һәм җан тынычлыгына ирешү юлын күрсәтүче сәбәп. Безгә шушы айда Аллаһ бәрәкәт бирсен. Изгелек юлларында кылган гамәлләребез яхшы һәм файдалы нәтиҗәләргә китерсен.
Шушы Ураза ае тагын да яңа казанышларга җанландырсын. Олугъ рамазан ае көннәрендә барыгызга ихлас күңелемнән исәнлек-саулык, бәхет игелекле эшләрегездә уңышлар телим.
-
Яшә балачак илем! 24.06.2014

Яшә балачак илем!
Ихлас күңел саф йөрәгем
Якты хыялым минем
Хыялдан канатлар үреп
Очырткан өем-өем.
Яшә балачак, яшә яшьлек
Сүнмәс яшьлек учагы,
Сүнмәс минем балачагым
Синдә дуслык кочагы.
Безне үстереп очыргач
Бер моңаерсың тагы.
Син ачасың табигатьнең
Безгә серле ишеген,
Адашсак та юл табарга
Син көй биреп ирәтең
Онытмабыз, хәтерләрбез
"Тиенкәй"балалар бакчасын.
-
Сабантуйлар үтеп керә барлык йортларга 08.06.2014

Авылыбызда да язгы чәчүләр беткәч гөрләп сабантуйлар уза.Бу бәйрәм игенчеләрнең мул уңыш алу теләкләренә дәрт өсти, күңелләрен күтәрә.
Сабантуйлар җитсә,күңелләрем
Яшел аланнарга ашкына.
Язгы чәчәкләрнең хуш исләрен,
Иснәп туя алмыйм һич кенә.
Сабантуйлар җитсә,яшьлек хисе
Үтеп керә барлык йортларга.
Яшьлек дәрте белән яна башлый
70-80 яшьлек картлар да
-
Бакчабызда үскән сабыйлар 29.05.2014

Уза гомер аккан сулар кебек.
Үсеп бара безнең балалар.
Бакчабызда үскән сабыйлар
Мәктәпләргә инде баралар.
Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч бәйрәм көнебез килеп җитте. Бүген бакчабыздагы балаларыбызны мәктәпкә, белем алырга озатабыз.
Кадерле балалар, сезнең күбегез бакчада 6 ел буена йөрдегез. Бүген
шатлыклы да, бераз моңсу да көн. Ямансу, чөнки, сез якын дусларыгыздан, тәрбияче апалардан аерыласыз; шатлыклы: сез инде зурлар, мәктәпкә барачаксыз.
Баш очыннан ак болытлар ага
Ак болытлар – сезнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый
Алар шулай ап-ак калачак
Ак болытлар – сезнең балачак
-
Соңгы кыңгырау 26.05.2014

Соңгы кыңгырау чылтырап,
Кузгатты күңелләрне.
Балакайлар, сезне котлап,
Җиткерәм теләгемне.
Көтә сезне яңа дөнья,
Олы тормыш сукмагы.
Авырлыклар чыкса әгәр,
Бернидән курыкмагыз.
Ата-ана хакы бик зур,
Онытмагыз үзләрен,
Һәрвакыт та истә булсын,
Алар әйткән сүзләре.
Гыйлем туплау җиңел түгел,
Һаман алга барыгыз.
Ни очраса да юлыгызда,
Кеше булып калыгыз -
Картаймагыз, әле ветераннар! 09.05.2014

Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар









