Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Ел тәрбиячесе-2024 14.02.2024

Тәрбиячебез Халикова Светлана Гариковна республикакүләм “ Ел тәрбиячесе-2024”бәйгесенең зона этабында катнашып , уңышлы чыгыш ясады. Тәрбиячебез һөнәри осталык бәйгесендә көч сынашып, ике төрле һөнәри сынау узды. ӘФӘРИН!!!Бик зур рәхмәт эйтәбез, алдагы көнендә уңышлар телибез!
-
Режим вакытында. 07.02.2024

Кечкенәләр төркеме балалары режим вакытында төсләрне белүләрен ныгыттылар.Тәрбияченең максаты: бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү (Насретдинова Д.М.)
-
Кышкы уеннар. 31.01.2024

Зурлар төркеме балалары саф һавада рәхәтләнеп уйныйлар. Балалар кышны бик яраталар . Бергәләшеп кышкы уеннар уйныйлар . Тәрбияченең максаты: Кышкы уеннарга кызыксыну уяту; дуслык мөнәсәбәте тәрбияләү. Тәрбияче: Халикова С.Г.
-
“Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашу. 26.01.2024

Районыбызда”Ел тәрбиячесе”конкурсы старт алды.Безнең балалар бакчасыннан тәрбиячебез Халикова Светлана Гарик кызы катнашты. Һәм ул зур уңышка иреште беренче урынны яулады.Котлыйбыз Светлана Гариковна! Унышлар телибез, эле сезнең алда зур эшләр тора. “Яраткан эшең булганда унышка ирешеп була “- дип әйтәсе килә.
-
Әвәләү шөгыле. 24.01.2024

Зурлар төркеме балалары әвәләү шөгылендә куян ясадылар. Тәрбияче Халикова С.Г.
-
Милли уеннар уйнау. 18.01.2024

Безнең балалар бакчасында режим вакытларында татар халык уеннары еш уйнатыла.
Тәрбияченең максаты: Балаларда татар халык фольклорына мәхәббәт тәрбияләү.
балаларда халык гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре уяту ; үз-үзләрен тоту һәм узара уңай мөнәсәбәт тәрбияләү; Тәрбияче: Насретдинова Д.М. -
Кисеп ябыштыру шөгыле. 16.01.2024

Зурлар төркеме балалары белән кисеп- ябыштыру шөгыле. Тема: Уттан сак бул. Алар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә узды һәм кул эше эшләделәр. Тәрбияче:Салахова И.Г.
-
Җимлек янында. 15.01.2024

Кечкенәләр төркеме җимлек янында.
Максат: 1. Кышлаучы кошларны күзәтүне оештыру, аларны тышкы кыяфәтләре буенча танырга өйрәтүне дәвам итү; пумаланың очы белән ярма бөртекләре ясауны ныгыту.
2. аваз ияртемнәрен әйтүдә күнектерү(чырык – чырык); сүзлек запасын баету(чыркылдый, кыю, җитез, өлгер).
3. кошларга карата сак караш тәрбияләү, алар турында кайгыртучанлык, кышын аларны тукландыру теләге тәрбияләү. Тәрбияче: Насретдинова Д.М. -
Җәнлекләр кышкы урманда. 11.01.2024

Кечкенәләр төркемендә шөгыль вакыты, алар буген урмандагы җәнлекләр белән таныштылар. Әлбәттә инде алар өчен бик кызыклы әңгәмә булды.Тәрбияче: Салахова И.Г
-
“Татар халкының милли бизәкләрен кулланып, кул эше-2023” 10.01.2024

Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы, ата-аналар арасында “ Иҗади һөнәрчелек” бәйгесе игълан итте . Бәйгенең исеме -“Татар халкының милли бизәкләрен кулланып, кул эше-2023”.Шулай ук нигезләмәсе төзелде. Нәтиҗә ясар вакыт җитте. Безнең әти-әниләр шул кадәр сәләтле, ясалган кул эшләрен аерып алып булмый,барысы да искитмәле матур,зәвыклы, затлы. Барлык эти-эниләргә катнашкан өчен бүләк тапшырдык, арадан иң матурын,иң күпвакыт,хезмәт куелган эшне билгеләдек ул Фатыйховларның кул эшләре. Катнашкан барлык әти-әниләргә бик зур рәхмәәт!!!Сез булдырасыз! ӘФӘРИН!!!









