Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Аппликация дәресе. 28.11.2023

Зурлар төркеме балалары белән төсле кәгазьләр ябыштырырга өйрәнәбез. Тема:” Куянга чыршы бизибез.” Максат:балаларны түгәрәк формадагы рәсемнәрне ябыштырырга , формаларны төгәлләргә өйрәтү .Түгәрәкне төс буенча алыштырырга өйрәнәбез .Чиста ябыштыруда күнегүләр . Төсләрне белүне ныгыту.
-
Әниләр бәйрәме. 24.11.2023

Буген бакчабызда “Көннәр якты булсын өчен,Әни кирәк”- дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үтте. Балалар әниләргә багышланган шигырьләр сөйләп ,җырлар җырлап, биюләр биеп әниләрен шатландырдылар. Бәйрәм күтәренке рухта үтте
-
Әни-дөньяда иң кадерле кеше. 24.11.2023

Зурлар төркемендәге балалар Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә җырлар, биюләр башкардылар. Татар халыкының “ Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр. Ахырдан үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Юлларда сак булыгыз,әтиләр! " 21.11.2023

Сау-сәламәт кеше гел юлда, хәрәкәттә. Тормыш шуңа көйләнгән. Әмма көйләнгән тормыш уяулык тәлап итә. Шул максаттан бакчабызда "Юлларда сак булыгыз" дип исемлэнгэн акция уздырылды.
-
Бүлмә гөлләре. 20.11.2023

Максат: Балаларны бүлмә гөлләре белән таныштыру, гөлләр өчен шартлар(яктылык,җылылык,һава) тудырырга кирәклеге турында мәгълумат бирү;аларга карта кызыксыну уяту, сакчыл караш тәрбияләү.Тәрбияче Насретдинова Д.М.
-
Әти-әниләр җыелышы. 16.11.2023

Бүген бакчабызда әти-әниләр җыелышы уздырылды. Җыелышта бакча мөдире, төркем тәрбиячеләре, шәфкать туташы чыгыш ясады.
-
« Музыка уен кораллары илендә» 15.11.2023

Кечкенәләр төркеме балалары музыка җитәкчесе Айгөл Сәлимулловна белән « Музыка уен кораллары илендә» булдылар. Балалар һәртөрле уен коралын кызыксынып күзәттеләр, уйнап карадылар, көйләр чыгарырга тырыштылар. Айгөл Сәлимулловна музыка шөгыльен гармун белән алып бара, балалар гармунга яратып җырлыйлар.
-
Сак булыгыз, нечкә боз! 14.11.2023

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән “Сак, булыгыз, нечкә боз!” дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Максат: балаларда суда һәм бозда куркынычсызлык тәртип кагыйдәләре турында күзаллау. Тәрбияләнүчеләр инструктаж тыңладылар һәм “ Нечкә бозда” дигән видео язма карадылар.Тәрбияче: Салахова И.Г.
-
Осторожно: Грипп! Игътибар: Грипп! 07.11.2023

-
Показ настольного театра « Теремок» 07.11.2023

Цель: Развитие связной речи у дошкольников через театральную деятельность. Развитие речи в младшей группе. Закрепление знаний русской народной сказки, ее последовательность и персонажей. Учить пересказу совместно со взрослым на примере сказки « Теремок». Воспитатель: Халикова С.Г.









