Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Чәчәкләр табигатьнең бизәге. 08.10.2024

"Җәй буе балалар белән чәчәкләрне күзәтеп, су сибеп тордык. Матурлыкны күрергә, табигатьне яратырга кирәклегенә төшендердек балаларны. Бакчабызның чәчәкләр дөньясы да көзге вакытка карап үзгәрде. Һәр нәрсәнең үз вакыты шул - зурлар төркеме балалары чәчәк орлыкларын җыйдык. Орлык җыю бик җаваплы эш булсада, алар бу эшне бик теләп башкардылар. Балаларда табигатькә сакчыл караш һәм хезмәт тәрбиясе ныгытылды.
-
“Макулатура тапшырып,агачларны сакла!” 07.10.2024

Безнең балалар бакчасы “Эколяталар белән агачларны саклыйбыз!”девизы астында макулатура җыю акциясе игълан итте. Бу акциянең максаты мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм ата-аналарның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яхшыртуга җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыру.
-
Урманнарны бергәләп саклыйк! 07.10.2024

Максат: кешенең һәм табигатьнең аерылгысыз булуларын исбатлау; күзәтүчәнлек, уйлый белү, соклана белү сәләтләрен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як табигатен яратырга һәм сакларга өндәү. Тәрбияче: Салахова И.Г.
-
1 нче октябрь- Өлкәннәр көне 01.10.2024

Хөрмәтле Өлкән буын кешеләре! Сезне чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Бу көнне без сезгә үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.Без үз чиратыбызда лаеклы ялга киткән ветераннарыбызның өйләрендә булып бәйрәм белән тәбрик итеп иң матур,изге теләкләребезне юлладык.
-
“Алдынгылар хәрәкәте” 25.09.2024

Буген Казан шәһәрендә “Алдынгылар хәрәкәте “нең республикакүләм форумы узды. Бу зур чарада безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Гариковна да катнашты
-
Кошман “Тиенкәй” балалары юл иминлеге кагыйдәләрен өйрәнә. 25.09.2024

Бүген безнең балалар бакчасында Буа территориаль идарәсенең “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова белән очрашу узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырды. Бу очрашу балалар өчен бик файдалы булды”,- диде тәрбияче Ильхамия Галимулловна.
-
«Куян кунакка килгән» 23.09.2024

Максат: уен аша балаларның яшелчәләр турында булган белемнәрен ныгыту. Белем бирү бурычлары: яшелчәләрне (кишер, кәбестә,кабак, помидор) тану, аеру, исемнәрен истә калдыру; сорауларга җавап бирә белү. Үстерү бурычлары: сүз байлыгын, логик фикер йөртү сәләтен үстерү. Тәрбияче: Насретдинова Д.М.
-
Бакчабызда «Юл билгесе көне» үтте 20.09.2024

Балалар шулай итеп, юл билгеләрен үзләштерделәр һәм булган белемнәрен ныгыттылар. Аларны киләчәктә куркынычсыз һәм хәвефсез юллар көтсен.
-
Авыл урамнарында 19.09.2024

Максат: Балаларның урамнарда машина юлларында, тротуарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ачыклау һәм ныгыту.
-
Атналык дәвам итә. 18.09.2024

18 нче сентябрь Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында, юл патруль хезмәте инспекторы полиция лейтенанты Ильфир Юсупов “Тиенкәй” балалар бакчасында кунакта булды.Очрашуның максаты юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту.









