Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59
-
Балаларга аңлатыйк! 06.04.2013

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Шул уңайдан, балалар бакчасында хезмәт коллективында, балаларга һәм әти-әниләр җыелышында язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып барылды.Күңелсез хәлләрне булдырмас өчен әти-әниләргә балаларны кечкенәдән үк куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып барырга кирәк. Балалар кечкенәдән үк әти-әнисенең эш-гамәлләрен күреп, кабатлап үсә, шуңа күрә дә балаларга үрнәк булу өчен, беренче чиратта, бу таләпләрне үзеңә төгәл үтәргә кирәк.
Шулай ук, балаларга йортта янгын килеп чыкканда нишләргә кирәклеген яхшылап аңлату зарур. Мәсәлән, югалып калмаска, янгын килеп чыккан очракта тизрәк урамга чыгарга, өлкәннәргә хәбәр итәргә, шулай ук янгын сүндерүчеләрне чакыртырга. 01телефоныннан шалтыратып, янгын булган урынның төгәл адресын, нәрсә януын, үзеңнең исем-фамилияңне, нинди телефоннан шалтыратуыңны әйтү янгыннарны вакытында сүндерергә һәм балаларыбызның иминлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.
-
Китап - хәзинә. 05.04.2013

Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге- Китап. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, зирәк юлдаш һәм ышанычлы киңәшче. Китап укып кешенең фикерләү сәләте үсә, андый кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булмый. Китап- ул бүгенге тормыш һәм киләчәгебез. Бүген бик күпләр компьютердан гына укый. Ә кулыңа китап тотып уку- үзе зур рәхәтлек ул.
2 апрель - Балалар китабы көне. Шул уңайдан бакчабызда “Әкиятләр илендә" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәне китапханәче Драндрова Инна һәм балалар бакчасы тәрбиячесе Чинакина Людмила оештырды һәм алып барды. Кичәдә презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе оештырылган иде. Китапханә мөдире балаларга китапның тарихы, күренекле язучылар турында сөйләде. Балалар башкаруында театральләштерелгән әкиятләр барысының да күңеленә хуш килде.
-
Cәламәтлек- зур байлык. 04.04.2013

Бүген безнең балалар бакчасында балалар табибы, участок педиатры Ботченкова Екатерина Николаевна һәм авылыбыз фельдшеры Воробьева Оксана Анатолиевна балаларга медицина күзәтүе үткәрделәр. Алар балаларның буен, авырлыгын үлчәделәр, эчке органнар эшчәнлеген тикшерделәр, үпкә, йөрәкне тыңладылар. Екатерина Николаевна балаларның сәламәтлеге какшаган булса, алга таба тикшеренү өчен район үзәк сырхауханәсенә юллама бирде. Балаларның сәламәтлеге белән кызыксынып килгән әти- әниләргә үзенең киңәшләрен бирде, дәвалау курслары билгеләде.
-
1 апрель- кошлар көне 01.04.2013

Яз быел соңарып килә, ләкин төннәрен салкын булуга да карамастан, аның якынлашуы сизелә: кояш ныграк җылыта, кошларның сайравы көчлерәк һәм күңеллерәк була бара.
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. -
Күңелле балачак! 26.03.2013

Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без карлар да көрибез,
Кар бабай да ясыйбыз.
Сөенәбез, шатланабыз
Язны бик яратабыз.
-
Нәүрүз көнне ни булмас?... 22.03.2013

Борын- борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
-
Кышны озаттык. 18.03.2013

17 март көнне мәдәният йорты каршысындагы мәйдан гөр килеп торды. Борынгыдан килгән гореф- гадәт буенча елның иң салкын фасылы белән саубуллашырга өлкәннәр дә, балалар да җыелды. Туйганчы күңел ачып, кайнар тәмле коймак белән сыйландылар, уйнадылар, җыр-бию, бәйгеләр көн буе тынмады. Балаларыбызның керәшен җырларын башкаруы бәйрәмгә ямь өстәде. Бизәлгән атларда урам әйләнү бәйрәмнең иң күңелле мизгеленә әйләнде.
-
Нәрсә ул электр?
11.03.2013
Бүген балалар белән электр җиһазлары безгә ни өчен кирәк, электр җиһазларының нинди уңай һәм куркыныч яклары бар, электр җиһазларын кулланганда саклык чаралары турында әңгәмә үткәрелде. "Табышмак әйтәм-җавап көтәм", "Кагыйдәне онытма!" уеннарында балалар бик теләп катнаштылар. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Әнием- кадерлем. 07.03.2013

-
Нәни йолдызчыклар 05.03.2013

Олы Кайбыч мәдәният йортында үткәрелгән "Йолдызлык" фестивале бик күңелле узды. Балалар бии-бии остара бара. Бу юлы да безнең "Бәләкәч" төркеменең чыгышы зур алкышларга күмелде. "Йолдызлык" фестиваленнән диплом һәм бүләкләр белән кайттык.









