Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59
-
Уңыш бәйрәме. 19.10.2013

Көз килде,
Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим ит, дус,
Көзге бәйрәмгә.
-
Алтын көзгә сәяхәт. 14.10.2013

Балалар һәм әти- әниләр яшелчә һәм җиләк- җимешләрдән үз куллары белән төрле әкият геройлары, композицияләр ясап килделәр. Катнашучы гаиләләргә мактау грамоталары бирелде.
-
Ата- аналар җыелышы.
03.10.2013
Бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта мөдир Гөлназ Рушановна, бакчага яңа түләү буенча социаль яклау бүгеннән белгечләр чыгыш ясадылар. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар
-
"Әкият" тә кунакта 24.09.2013

Бүген "Бәләкәч" ансамблендә чыгыш ясаучы нәни артистларыбыз балалар бакчасы мөдире Гөлназ Рушановна һәм әти-әниләр комитетыннан Татьяна Анатолиевна җитәкчесендә Казандагы "Әкият" курчак театрында экскурсиядә булып кайтты. Балалар Вильгельм Гауф әсәренә нигезләнеп эшләнгән "Салкын йөрәк" спектаклен яратып карадылар. Курчак театрының яңа бинасы балалар күңеленә хуш килде.
-
Белем көне белән!
02.09.2013
1 сентябрь- Белем көне! Мәктәп, бакча бусагаларын атлап, яңа уку елына керү барыбыз өчен дә зур шатлык булып калсын. Алган белемнәрнең, аларны өләшкән педагогларның, белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган биналарыбызның кадерен белеп яшик. Яңа уку елында барчабызга да сәламәтлек, зур уңышлар, балаларыбызга күңелле балачак, һәк көн хәтеребездә иң яхшы истәлек булып гомерлеккә калсын. Яңа уку елы белән!
-
Экологик өмә.
31.08.2013
Тирә - юньне пычратудан, табигатьне кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнгән төрле адымнардан саклау – бүгенге көннең иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә бакчабыз хезмәткәрләре иң беренче үзләре үрнәк күрсәтәләр.
Бүген, 31 август көнне, бөтенроссия экологик өмәдә алар актив катнаштылар.
-
Балалар- тормыш чәчәкләре. 01.06.2013

Балаларны яклау көне-
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау- саклаучы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.
Җәйнең беренче көнендә билгеләп узылучы Халыкара балаларны яклау көнен балалар һәм әти-әниләр белән зурлап үткәрдек. Авылдагы балалар бакчасына йөрмәүче балалар да әти- әниләре белән бәйрәм карарга дип килгәннәр. Балалар уеннарда катнашып бик күп бүләкләр алдылар. Бәйрәмгә дип килгән кунак "Клоун" да балалар белән кызыклы уеннар үткәрде, тәм- томнар өләште.. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
-
Бакча белән хушлашу. 31.05.2013

Бакча белән хушлашабыз.
Җиде яшь тулды безгә.
Мәктәпкә белем алырга
Барабыз быел көзгә.
Балалар бакчасыннан 11 балабызны мәктәпкә озатабыз. Без сезгә ышанабыз, балалар, сез безнең ышанычны акларсыз, бары тик яхшы билгеләренә генә укырсыз. Хәерле юл сезгә, балалар!
-
Табигать - тиңсез хәзинә. 29.05.2013

И күңелле җәй көнендә-
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында!
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул- безнең әни,
Табигатьне саклагыз!
-
Язның беренче чәчәкләре. 18.05.2013

"Язның беренче чәчәкләре" белән таныштыру, чәчәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан табигать кочагында үткәрелгән шөгыль балаларга бик ошады.Алар тәрбияче апалары белән тузганак чәчәкләреннән тәкыя ясарга да өйрәнделәр.









