Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423600,Республика Татарстан, город Елабуга, ул. Тази Гиззата, д.16 |
| Телефон: | +7(855)-573-38-61 |
| E-Mail: | ds34.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ детский сад №34" Радуга" комбинированного вида |
| Руководитель: | Гаязова Миляуша Махмутовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 210 воспитанника Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей |
| У нас учат: | 29 педагога, язык обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад №34 «Радуга» комбинированного вида Елабужского муниципального района/Алабуга муниципаль районы 34-нче "Салават Күпере"катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Хәрәкәтле уеннар/ Подвижные игры на прогулке. 21.09.2020

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Безнең бакча балалары төрледән-төрле хәрәкәтле уеннар беләләр. Без, тәрбиячеләр, үз чиратыбызда балаларны уеннарга кызыксындырабыз, аларда уйнарга теләк тудырабыз.
Роль игры в становлении и развитии ребенка переоценить невозможно. Именно в игре ребенок познает окружающий мир, его законы, учится жить по правилам. Все дети обожают двигаться, прыгать, скакать, бегать наперегонки. Подвижная игра — это своего рода некое упражнение, с помощью которого дети готовятся к жизни.
-
Көзге агач/ Осеннее дерево 17.09.2020

Эссе җәйдән соң алтын көз дә килеп җитте.Табигать тә үзгәрде. Ул үзенең яшел күлмәген алтын төскә алыштырды. Көзне моңсу вакыт дип йөртсәләр дә, агачтан коелган төрле төстәге яфракларга, барыннан да бигрәк, балалар шатлана. Менә 2 нче санлы уртанчылар төркеме балалары да, бүген ябыштыру шөгылендә, көзге агачны бик теләп ясадылар. Башта балалар белән көз фасылы, агач төрләре, аларның төзелеше, көзге буяуларның төрлелеге турында сөйләштек. Аннан, кәгазьне кисәкләргә ертып алу ысулы ярдәмендә, көзге агачны ясадык. Балалар бик теләп эшләделәр, алынган нәтиҗәгә сөенделәр.
После жаркого лета наступила золотая осень. Природа преобразилась. Она сменила пышный зелёный наряд на золотое платье. Листья окрасились в красный, золотистый, баграный цвет. И хоть осень и называют “унылой порой”, тем не менее, кто как не дети, больше всего радуется ярким разноцветным листьям, опавшим с деревьев. Вот и воспитанники средней группы №2 сегодня на занятии по аппликации, методом обрывания листа бумаги, с удовольствием смастерили осеннее дерево. Сначало побеседовали с детьми об осени, о видах деревьев, их строении, о разнообразии осенних красок. Дети с большим желанием выполнили работу, радовались полученному результату.
-
Экологик тәрбия / Экологическое воспитание 16.09.2020

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәну, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтө Шулай итеп, балаларга туган жирнен матурлыгын тоярга, ана hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында өйрәтәбез. Экологик тәрбия биру өстендә эшләгәндә табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр, сынамышларны, тизәйткечләрне еш кулланабыз.Шөгыльләрдән алган белемнәрен, үз куллары белән ясаган тәжрибәләрне без экскурсиягә чыккач ныгытабыз.. Экскурсияләр, сәяхәтләр барышында күп кенә бурычлар үтәлә: - күзәтүләр барышында hава үзгәрешләренә игътибар итәргә; - үсемлек, бөжәкләрне тышкы кыяфәтенә карап танырга, исемен әйтә алуларына ирешү; - күнелгә ягымлы авазларны тыңлый hәм матур сүзләр белән әйтергә өйрәтү; - табигать кочагында үзенңе дөрес тоту, жир-суны пычратмау, яшеллекне hәм жан ияләрен саклау кирәклеген төшендеру; - табигатькә мәхәббәт, үсемлекләргә, төрле жан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү.
Экология является одним из важнейших вопросов глобального масштаба. Будущее природы, её целостность - в руках человека. Наблюдение за природой, её изучение, стремление к сохранению обогащают духовный мир детей, приучают их мыслить. Поэтому огромное значение в детском саду придаётся изучению окружающей среды, бережному отношению к природе, экологическому воспитанию. Таким образом, дети учатся ощущать красоту родного края, осознавать постоянную необходимость
-
“Саулык – зур байлык”. А.Алишның “Куян кызы” әкияте буенча әңгәмә “Здоровье - огромное богатство”. Беседа по сказке А.Алиша “Зайчишка”. 15.09.2020

А.Алишның әкиятләренә карата кызыксыну уяту, балаларда үз сәламәтлекләренә сак караш, өлкәннәр сүзенә игътибарлылык тәрбияләү маскатыннан 13 нче зурлар логопед төркемендә А.Алишның “Куян кызы” әкиятеннән мультфильм карадык, әкиятнең эчтәлеген сөйләдек, магнитлы театр күрсәттек. Әкият геройларын балалар бик теләп рәсем битләренә төшерделәр. Әкияттән алган хис – кичерешләрдән һәм үзләре ясаган рәсемнәрдән балалар бик канәгать иделәр.
С целью привития интереса к сказкам А.Алиша, бережного отношения к своему здоровью, воспитания внимательности к словам взрослых, в старшей логопедической группе №13 мы смотрели мультфильм из сказки А.Алиша “Зайчишка”, беседовали по содержанию сказки, ставили магнитный театр, охотно рисовали сказочных героев. Дети были очень довольны полученными от сказки впечатлениями и рисунками.
-
Таныш булыгыз- татар язучысы А.Алиш/ Будьте знакомы –татарский писатель А.Алиш 14.09.2020

-
Безнең уңыш/ Наш урожай 09.09.2020

Үзенә хас билгеләре белән көз ае килеп җитте. Бакчаларда, басуларда кызу эш башланды. Җәй буена өлгергән җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне җыялар. Без дә, 11нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, үзебез үстергән бәрәңге уңышын җыю максатыннан бакчабызның басу мәйданчыгына килдек. Бәрәңгенең уңышы бик күп булды. Балалар берсен- берсе уздырып бәрәңге чүпләделәр.
Сегодня дети и воспитательница подготовительной к школе группы №11 вышли собирать урожай картошки.В этом году урожай картошки нас порадовал. Детям очень понравилась собирать плоды своего труда.
-
Мул көз/ Щедрая осень 08.09.2020

Менә җәй дә тәмамланды. Матур-мул вакыт җитте-табигать безгә бүләкләр әзерләде: өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимешләр. Шулай ук безнең участокта чәчәкләрдән орлык җыю өчен дә вакыт. Менә бүген бездә 3 нче төркем балалары белән киләсе елга орлык тупладык.
Вот и закончилось лето. Наступила благодатная пора-природа приготовила дары:всевозможные плоды созревших овощей и фруктов. А еще это время для сбора семян у цветов которые у нас на участке. Вот и мы сегодня с малышами группы №3 запаслись семенами на следующий год.
-
Абдулла Алиш 07.09.2020

15 сентябрьдә безнең яраткан язучыбыз А.Алишның туган коне. Шул уңайдан тәрбиячеләр 8 төркем балалары белән аның иҗатына, курсәткән батырлыкларына кузәту оештырдылар. А.Алишның балалар өчен язган әкиятләре белән таныштылар, китапларын карадылар. hәм hәр бала узенә ошаган әкият героен рәсемгә төшерде. Төркем булмәсендә А.Алишның китапларыннан торган кургәзмә оештырылды.
15 сентября -День рождения нашего любимого писателя Абдуллы Алиша. Воспитатели 8 группы провели с детьми обзор его творчества и познакомили с его подвигами. Познакомившись со сказками А. Алиша, каждый ребенок нарисовал понравившегося ему сказочного персонажа. В группе была организована выставка книг Абдуллы Алиша.
-
«Кечкенә юл йөрүче» мәктәбе/ Школа «Маленького пешехода» 04.09.2020

Сентябрьнең беренче атнасында 10 нчы санлы зурлар төркем балалары белән юл йорү кагыйдәләренә багышланган чаралар уздырылды.
1. Төркем балалары белән әэгәмәләр һәм юлда үзеңне дөрес тотарга, светофорны укый белергә, юл билгеләрен танырга өйрәткән шогыльләр уздырылды.
2. Ябыштыру дәресендә балалар светофор ясадылар һәм белемнәрен ныгыттылар.
3. Режим моментларында балалар белән темага кагылышлы әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр укыдык һәм табышмаклар чиштек.
Первую недель сентября мы с детьми старшей группы №10 провели ряд мероприятий посвященных правилам дорожного движения.
1. С воспитанниками группы были проведены беседы и занятия, на которых ребята учились правильно переходить дорогу, уметь правильно читать светофор, распознавать дорожные знаки.
2. Так же было проведено занятие по аппликации, на котором дети закрепили знания о цветах и назначении светофора.
3. Во время режимных моментов мы с детьми читали рассказы, стихи, разгадывали загадки на данную тему.
Хочется отметить, что неделя была очень плодотворной. Дети получили много новой информации и закрепили свои знания
-
Басуга экскурсия!/ Экскурсия на поле! 03.09.2020

Безнең 34нче балалар бакчасында кечкенә генә басу бар. Бакчабызга йөрүче балалар өчен басу - хезмәт тәрбиясе бирү, аралашу, үзеңнең мөмкинлекләреңне белү һәм саф һавада булу урыны. Балалар, тәрбияче апалары белән бергә басуны тәрбияләделәр: утырттылар, сирәкләделәр, төпләрен йомшартып су сиптеләр. Аларның хезмәте бушка китмәде. Бүген 9нчы төркем балалары, үзләре үстергән, бәрәңге басуында булдылар. Тиздән уңышны да жыеп алырлар!
В нашем детском саду есть поле. Где дети сами выращивают полевые культуры: картофель, кукуруза, подсолнух, горох, рожь, ячмень и т.д. Наступила осень и скоро наши детки будут собирать урожай. С большим интересом, дети 9 группы наблюдают за тем, как растет картофель. Который они сами посадили в мае и вместе с воспитателем все лето ухаживали: поливали, пололи, рыхлили.











