Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы. Беслан фаҗигасе кабатланмасын... 03.09.2019
3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәш көне дип билгеләп үтелә. Соңгы еллардагы куркыныч вакыйгаларга һәм саннарга күз салсак күпме терроризм афәтләрен күрәбез. Шуларның берсе 2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә була. Белем көненә багышланган тантаналы линейка вакытында мәктәпкә террористлар бәреп керә һәм укучылар белән укытучыларны, ата-аналарны тоткынлыкка алалар...
-
Белем бәйрәме белән! 02.09.2019
Бүген республикабыз мәктәпләрендә "Белем көне". Шул уңайдан Туймәт төп белем мәктәбендә зур бәйрәм - "Беренче кыңгырау" тантанасы булып узды. Бәйрәмгә район вәкиле Кәримов Рәмил Әхәт улы, авыл җирлеге башлыгы Кәримов Айдар Бәхтияр улы, лаеклы ялга киткән укытучылар һәм башка кунаклар килгән иде.
-
Посещение чемпионата «Ворлдскиллс». 26.08.2019Учителя технологии Черемшанского района посетили город Казань в дни проведения 45-го мирового чемпионата по профессиональному мастерству по стандартам «Ворлдскиллс». Наши коллеги смогли участвовать в мастер-классах по различным напрвлениям, перенять опыт у профессионалов.
-
Химия, биология һәм география укытучыларының август киңәшмәсе үтте. 22.08.2019
20 нче август көнне Туймәт төп белем мәктәбендә районның биология, химия, география укытучылары август киңәшмәсенә җыелдылар. Киңәшмә оешкан һәм эшлекле төстә узды.
-
Карлыган уңышын җыеп алдык. 22.07.2019
Мәктәбебезнең җиләк- җимеш участогында карлыган мул булды. Шул көннәрдә куаклардан соңгы җимешләрне җыеп алдык һәм кышкылыкка суыткычка урнаштырдык.
-
Мәктәп тирәсе чистарттылды. 22.07.2019
Явымлы җәйдә үләннәр тиз үсә, чөнки яшеллек дымга туена. Мәктәп территориясендә инде ничәнче тапкыр печән чабу эше башкарылды.
-
Дару чималы җыю дәвам итә. 16.07.2019
Җәй уртасы җитеп бара. Балаларыбыз каникул чоры булуына карамастан мәктәп белән араны өзмиләр, актив булып калалар. Хәзергесе вакытты алар июль аенда җыела торган дару үләннәрен әзерләү эше белән мәшгульләр.
-
Җиләк яфрагы җыйдык. 26.06.2019
Июнь – дару үләннәре җыю ае. Без, 1 нче класс укучылары, җиләк яфраклары җыйдык.
-
Аттестат кулларыгызда, Уңыш сезгә юлларыгызга... 26.06.2019
26 июнь көнне мәктәбебездә зур бәйрәм булды: 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 6 укучыбызга аттестат тапшырдык. Бик куанычлы бәйрәм бу безнең өчен: егет - кызларыбызның барысы да имтиханнарын әйбәт кенә тапшырдылар.
-
Бүген хәтер һәм кайгы көне. 22.06.2019Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә. 22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.