Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | Gulfia.Ibyatova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 65 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
"Экология" атналыгы 04.08.2017

Җәйге эш планына нигезләп бакчабызда "Экология" атналыгы ( 31 июльдән - 4 августка кадәр) үткәрелде. Бу атнада тәрбиячеләр табигатькә сәяхәткә чыктылар, "Чәчәкләр бәйрәме" үткәрделәр. Ул чәчәкләр белән участокларны бизәп, "Иң матур участок" конкурсы оештырдылар.
-
2017 ел - экология елы. 03.08.2017

Экология елы кысаларында "Чишмәкәй" балалар бакчасында тәрбиячеләр балалар белән экология атнасы уздырылды. Матур әдәбият, табигатьне ничек саклау турында,агулы һәм файдалы үсемлекләр турында әңгәмә оештырылды.
-
Эксперимент - уен. 01.08.2017

ФГОС тәлапләре буенча балалар бакчасында тәрбиячеләргә җәйге вакытта балалар өчен белем алу эшчәнлегенә тарткан ситуацияләрне гамәлгә ашыру тәлап ителә. Шундый балаларга тәэсир итү формаларының берсе - ул эксперимент - уен. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Шарапова Э.М. белән бергә "Юеш һәм коры комны авырлык һәм билгеләре буенча чагыштыру" дигән уен үткәрделәр.
-
29 июль - Диңгез флоты көне. 28.07.2017

"Суга батучыларны эзләү" күңел ачу чарасын тәрбиячеләр Гыйләҗева Г.М., Шарапова Э.М. үткәрделәр.
-
Сабын куыгын очыру бәйрәме 27.07.2017

Безнең "Чишмәкәй” балалар бакчасында "Сабын куыклары бәйрәме" узды. Бәйрәмдә барлык төркем балалары да катнаштылар. Чараны тәрбиячеләр Э.М.Шарапова,Г.М.Гилязова оештырдылар. Һәр бала сабын куыклары кабартып уйнады. "Кемнең куыгы иң зурысы", "Кемнең куыгы иң биеккә очты", "Кемнең куыгы иң еракка очты" уеннарын уйнадылар. Бәйрәм балаларның кәефләрен күтәрде.
-
"Су - яшәү чыганагы" атналыгы. 25.07.2017

29 июль- Диңгез флоты көне. Шул уңайдан җәйге эш планына нигезләп бакчабызда "Су - яшәү чыганагы" атналыгы ( 24 июльдән - 28 июльгә кадәр) үткәрелә. Тәрбиячеләр Гыйләҗева Гөлшат Минхановна зурлар төркеме белән һәм Шарапова Э.М. мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Сусыз тормыш юк", "Моряк кем ул" темасына әңгәмә үткәрделәр, матур әдәбият укып, рәсемнәр карадылар. "Суда ниләр йөзә" тәҗрибәсе үткәрелде.
-
22июль - Сатучылар көне. 21.07.2017

Тәрбияче Шарапова Эльмира Мансуровна мәктәпкә әзерлек төркеме белән балалар бакчасы янындагы кибеткә экскурсиягә бардылар һәм үз фикерләрен "Киләчәк кибете" рәсемнәрендә чагылдырдылар.
-
"Бар һөнәрләр дә яхшы" атналыгын дәвам итү. 18.07.2017

Җәйге эш планына нигезләп бакчабызда "Бар һөнәрләр дә яхшы" атналыгы ( 17 июльдән - 21 июльгә кадәр) үткәрелде. Тәрбияче Гыйләҗева Гөлшат Минхановна зурлар төркеме белән "Кибет" сюжетлы-рольле уен, "Чәчәк кибете" дидактик уеннары уйнадылар. Комнан кондитер әйберләр әвәләп сатуга әзерләделәр.
-
17 июль - Балыкчылар көне. 13.07.2017

Балалар белән "Кем күбрәк балык тота?" биремле уеннар оештырылды.
-
"Бар һөнәрләр дә яхшы" атналыгын дәвам итү. 11.07.2017

Балалар белән "Һөнәрләр күп төрле", "Балык һәм аның төрләре" дигән әңгәмәләр үткәрелде. Балалар ясаган рәсемнәр буенча хикәяләр төзедек.









