Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | Gulfia.Ibyatova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 65 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
С днем дошкольного работника 27.09.2017

Уважаемые коллеги!
Всем коллективом поздравляем Вас с Днем воспитателя и всех дошкольных работников! Вы — не только лицо, Вы — спокойствие, уют и тепло нашего сада! Комфорт, беззаботное детство и любовь всех деток! Оставайтесь всегда такой же энергичной и вдохновленной на новые победы! Пусть вашу жизнь обходят всевозможные проблемы, а любовь, достаток и крепкое здоровье навсегда в ней совьют гнездышко! Здоровья и счастья вам! Пусть добро и радость, которые вы дарите своим воспитанникам, согревают вас всю вашу жизнь!
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен истә тот 26.09.2017

Балалар арасында юл-транспорт травмаларын тыю профилактикасы максатында балалар бакчасы укучылары театраль тапшыру карадылар. Бу тапшыру Казан артистлары һәм ЮХИДИ белән берлектә оештырылган, аның максаты- балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү.
-
Балалар бакчасында ризык кабул итү культурасы 25.09.2017

Балар көннең күпчелек өлешен балалар бакчасында үткәргәнлектән, нәк менә тәрбиячеләргә балаларны матур, тәмле, файдалы һәм ,иң мөһиме, пөхтә ризык кабул итергә өйрәтергә туры килә. Бу эштә үз өлешләрен пешекчеләр дә кертә, чөнки алар бик тәмле һәм файдалы ашлар пешерә.
-
Без бүген дежур. 23.09.2017

Безнең балалар бакчасында ризык кабул итү культурасына өйрәтү формалары төрле. Шуларның берсе- дежур итү. Дежур балаларга махсус форма да тараталар. Ул башлык һәм алъяпкычлардан тора. Әлеге киемнәр “Дежурный почмагы”нда саклана. Балалар икенче кече төркемнән алып уку елы азагында дежур итә башлыйлар. Дежур бала кече тәрбиячегә үзе утырып ашаган өстәлгә ризыкны әзерләргә ярдәм итә. Бала стаканнарны, кашыкларны, ипи савытларын өстәлгә куя. Балалар өчен бирелгән җаваплы эш һәм инде коллективка файдалы эш китерү иң мөһим дежур оештырылганда бурычлы эш итеп санала. Бу тәрбияләү сыйфатларын, балаларга даими хезмәт катнашуында гына ирешергә мөмкин була.
-
Рус теленә өйрәнәбез. 16.09.2017

Балалар рус телен бик теләп өйрәнәләр. Уйнаган вакытта сюрприз моментлар кертү балаларны тагын да кызыксындыра. Бүген дә аларга әкият иленнән Белмәмеш баласы килгән, ләкин буш кул белән түгел: тулы бер тартма уенчыклар, уеннар алып килгән. Уеннар аша балаларның сүзлек запаслары баетыла, сөйләм телләре үсә, дуслыклары арта.
-
Логопед-укытучы эшчәнлеге. 12.09.2017

Логопед- укытучы Муратшина Гөлүсә Мансур кызның эшчәнлеге балаларның сөйләмендәге кытыршылыкларны бетерүгә юнәлгән. Коррекция дәреләре белән бер рәттән логопед- укытучы шулай ук балаларның сөйләм бозылу очракларын кисәтүгә бәйләнгән профилактика эшләрен дә үткәрә. Логопедия дәресләренә җиңел һәм авыр сөйләм паталогиясенә ия булган югары һәм урта төркем балалары сайлап алына. Балалар бакчасында логопедия тикшерүе иң беренче чиратта 5-6 яшьлек балалар арасында үткәрелә, калганнары – тикшерүне ел дәвамында үтә. Сөйләмне тезәтү эше атнага 5 мәртәбә үткәрелә, ул индивидуаль яки ярым группа характерында була. Балалар бакчасында логопедия дәресләрен үткәрер өчен барлык шатлар да тудырылган. Изоляцияләнгән махсус логопедия кабинеты бар, логопед- укытучы эшчәнлеге дәүләт стандартларына җавап биргән белем бирү программаларына нигезләнеп башкарыла.
-
Без- булачак хоккеистлар. 09.09.2017

Һәр атна саен мәктәпкә әзерлек төркеме физик культура интрукторы Абунагимова Рамилә Рәиф кызы белән берлектә "Юбилейный" боз сараена баралар. Анда алар белән тәҗрибәле тренер- Илнар Вәсим улы шөгыльләнә. Ул балаларны тимераякта дөрес итеп шуарга өйрәтә. Балаларга спорт белән шөгыльләнергә бик кызык, алар бу көнне бик зарыгып көтәләр һәм һәммәсе дә хоккеист, яки фигурист булырга хыяланып торалар.
-
Белем бәйрәме! 04.09.2017

Бүген безнең бакчада Белем көненә багышлап бик матур бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә кунак булып төлке һәм бүре килделәр. Алар балаларның белемнәрен тикшерде, мәктәп турында табышмаклар әйтте, эстафета уйнаттылар. Балалар аларга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп күрсәттеләр. Бәйрәм флешмоб белән бетте.
-
Бантиклар көне 31.08.2017

Бүген безнең балалар бакчасында "Кемдә күбрәк бантиклар?" исемле конкурс үткәрелде. Конкурс бантиклар белән бизәлгән костюмнарны күрсәтүдән башланды. Бантиклар балаларның башын гына түгел, ә киемнәрен һәм хәтта аяк кименәрен дә бизәделәр. Нәтиҗәдә чын бәйрәм килеп чыкты, балалар биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне сайладылар. Конкурсның нәтиҗәләренә караганда, беренче урынны "Кояшкай" төркеме, икенче -" Тамчыкай", өченче - "Кәрләкәй" төркеме яуладылар.Балалар бакчасының администрациясе бөтен җиңүчеләрне тәбрикләде һәм конкурсны уздыруда ярдәм иткән бөтен тәрбиячеләргә һәм ата- аналарга рәхмәтен җиткерде.
-
Мөслим районының “Кояшкай”балалар бакчасында тәҗрибә белән уртаклашу 29.08.2017

29 август көнне Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасына тәрбиячеләр бардылар. Анда тәрбиячеләрне бакча буенча экскурсия, "Казан ханлыгы" на багышланган экспозиция, төркем бүлмәләре, үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфаты, территория сокландырдылар. Тәрбиячеләр белән консультацияләр үткәрелде. Алар белән өлкән тәрбияче, рус теле тәрбиячесе, төркем тәрбиячеләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, үзләренең документлары, планнары белән таныштырдылар.









