Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | Gulfia.Ibyatova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 65 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Асфальтта җәй рәсемнәре. 25.08.2017

Ямьле җәй белән саубулашу балаларга бераз моңсу тоелса да, августның соңгы көннәрендә алар асфальтка истәлек өчен җәй турында рәсемнәр ясадылар. тәрбиячеләр балаларга рәсемнәрнең композициясен төзергә ярдәм иттеләр.
-
"Сау бул ямьле җәй" 24.08.2017

Буген тәрбиячеләр балалар бакчасында "Сау бул ямьле җәй" күмәк рәсем конкурсы уздырдылар. Балалар рәсем ярышында бик теләп катнаштылар. Берсеннән берсе матур итеп ясап һәрберенең кәефен күтәрделәр.
-
"Чишмәкәй" балалар бакчасында - китапханә хезмәткәрләре. 23.08.2017

Экология елы кысаларында балалар бакчасына китапханә хезмәткәрләре килделәр. Алар балаларга презентация күрсәтеп, табигатьне саклап калу турында сөйләделәр. Чыгышны йомгаклап, алар хайваннар һәм табигать турында китаплар калдырдылар.
-
Аксылу һәм кәрлә - бездә кунакта. 17.08.2017

"Аксылу һәм кәрлә" театры балаларның күңелен ачты.Балалар күрсәтелгән тапшыруны бик кызыгып карадылар.
-
"Бар һөнәрләр дә яхшы" атналыгын дәвам итү. 16.08.2017

16 август- Һава флоты көне. Шул уңайдан җәйге эш планына нигезләнеп бакчабызда "Бар һөнәрләр дә яхшы" атналыгы ( 14 августтан - 18 августка кадәр) үткәрелде. "Нәрсә ул һава флоты" темасына әңгәмә уздырылды. Тәрбияче Гыйләҗева Г.М. балалар белән кәгазьдән самолетлар ясап очырып уйнады.
-
"Бар һөнәрләр дә яхшы" атналыгын дәвам итү. 15.08.2017

15 август- Археологлар көне. Шул уңайдан җәйге эш планына нигезләнеп бакчабызда "Бар һөнәрләр дә яхшы" атналыгы ( 14 августтан - 18 августка кадәр) үткәрелде. Балалар комлыкта казу эшләре белән шөгылләнделәр. Аларга тәрбияче Гыйләҗева Г.М. белән алдан күмеп куелган әйберләрне казып эзләп табу бик охшады. Археолог кем ул икәнен дә искә төшереп ныгыттылар.
-
Чәчәкле бакча. 11.08.2017

Безнең балалар бакчасында бик матур бакча бар. Җәй көне ул аеруча ямьле. Яз көне утырткан чәчәкләр җәйгә күзләрне шатландырып чәчәк аталар. Чәчәкле бакчаның шундый матур булуында балаларның да өлеше бар. Балалар тәрбиячеләр белән бергә чәчәкләргә су сибә. Шул рәвешле балалар бакчаның чәчәк атуын тәэмин итәләр.
-
Җәйге уңыш. 10.08.2017

"Чишмәкәй" балалар бакчасында күп төрле алмагачлар үсә. Җәй көне алар тәмле итеп кызарып пешәләр. Бүген балалар тәрбиячеләр ярдәме белән бакчадан алмалар җыеп керделәр. Балалар алмаларны бик яраталар, шуңа еш кына чиләккә җыйган алмаларны пешекчеләргә компот яисә тәмле кыстырма пешерер өчен кертеп бирәләр. Пешекчеләр исә үз чиратында балаларны төшке аш вакытында алмадан пешергән әйберләре белән сыйлыйлар.
-
Төзи, төзи уйныйбыз. 09.08.2017

12 август- Төзүчеләр көне. Шул уңайдан җәйге эш планына нигезләнеп бакчабызда "Төзи, төзи уйныйбыз" атналыгы ( 7 августтан - 11 августка кадәр) үткәрелде. Төзүчеләргә багышланган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр укылды.Комда Чирмешән авылын төзеделәр, йортлар, кибетләр, юллар ясадылар..
-
Тылсымлы ташлар. 07.08.2017

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары ташларга рәсем төшерделәр. Алар умарта, чәчәк, бака, җиләк, камка тутай, күбәләк, таулар, кояш, балыклар ясадылар. Бу шөгыль балаларга бик охшады. Ташларга рәсем ясап эшләгән эшләренә сокланып, шатландылар. Ташлар тылсымлыга әйләнде.









