муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Айлык кысасында спорт ярышлары күп уздырылды. Менә бүген тагын укытучылар һәм укучылар арасында волейбол буенча дусларча очрашу оештырылды. Укытучылар командасында Галиуллина З.Ф, Фәхретдинова И.М, Хәйретдинов Р.Р, Сираҗиев Р.Б, Салаватов Х.С. уйнады. Ә укучылрның җыелма командасында Айгөл,Эльвира, Эльза, Зөлфия, Әлфис, Илназ, Раят, Фаилләр уйнады. Беренче уенда укытучылар командасы җиңде, икенче уеннан соң җиңүче исеменә укучылар лаек булды. Ә инде йомгаклау өлешендәге уеннан соң җиңү укытучыларга елмайды. Укытучылар да, укучылар да тамашачыларга бик матур уен бүләк иттеләр. Без ике команданы да тырышлыклары, осталыклары өчен мактыйбыз. Ә укучылар үзләренең остазлары җиңгәнгә бары тик шатланалар гына, чөнки остаз остаз инде ул! 16.02.2017

-
Мәктәптә “ Аҗаган- 2017” хәрби – патриотик уенына әзерлек бара. Укучылар ике батальонга бүленделәр. Беренче төркемнең командиры – Ранис, икенченең – Фаил. Бүгенге көндә маршировка, командалар кабатлана. Исем, девиз, җыр барлана; “сугышчан “төркемнәргә бүленеш алып барыла. Алда җиңү ике төркемгә дә елмаер дигән өмет бар! 14.02.2017

-
Буа шәһәре балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге испекторы – полиция капитаны Галимова Нурзәл Марат кызы белән очрашу укучылар өчен файдалы һәм нәтиҗәле булды: кич чыгулар, кәрәзле телефоннар йөртү, интернет челтәрендә үзеңне дөрес тоту, транспорт белән идарә итү, психактив матдәләрне искәртү буенча бик мөһим киңәшләр бирелде. Хокук бозуларны кисәтүдә бу очрашу бик отышлы тәрбия чарасы булды. 14.02.2017

-
Стандарт таләпләренә туры китереп мәктәптә әледән – әле яңа чаралар уздырыла. Уку йортында Буа шәһәре балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге испекторы – полиция капитаны Галимова Нурзәл Марат кызы белән берлектә Буа Шөгыль үзәге администрациясе белән мәдәни “десант ” уздырылды. Укучылар белән очрашуга килгән кунаклар пионерлар тормышын чагылдырган “Шәхси пионер эше “ дигән әдәби фильм алып килделәр. Ә Нурзәл Марат кызы хокук бозуларны кисәтүгә багышланган эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Бергәләп кино карау алдыннан түгәрәк өстәл артында укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, балалар оешмасы эшчәнлегенә кагылышлы вакыйгалар барланды. Кино тарихы, аның тәрбияви мөмкинлекләре ачылды. Сыйныф җитәкчеләренә бу юнәлештә кулланырга буклетлар таратылды. Бер сәгатьтән артык барган бу кинофильмны укучылар бер сулышта карадылар, аның геройлары тормышына битараф кала алмадылар. Очрашуның йомгаклау өлешендә яшәү мәгънәсе, әхлак нигезләре кабат – кабат искәртелде. Бу тәрбия чарасы мәктәпнең тәрбия системасында үзенең лаеклы урынын алды. Мәктәп администрациясе очрашуны оештыруда һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән Буа шәһәре Шөгыль үзәгенең барлык хезмәткәрләренә чын күңелдзн Рәхмәтен белдерә, киләчәктә дә уртак мәдәни чаралар уздырылачагына ышанып кала. 14.02.2017

-
12 - нче февраль көнне Буа шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен математикадан республикакүләм “Эрудит” олимпиадасы үткәрелде. 3 нче сыйныф укучылары Әхәтов Илнур, Серебрякова Айшәләр бу олимпиадада теләп катнашып үзләренең математика фәне буенча белемнәрен сынадылар. 14.02.2017

-
Соңгы елларда укучылар яратып өлгергән гашыйклар көне уңаеннан мәктәптә ике көн дәвамында почта эшләде. Һәр сыйныф махсус бизәкле әрҗәләр әзерләде. Көн дәвамында шуларга котлау открыткалары салынды. Ә бүген дәресләрдән соң котлаулар сыйныфларга тапшырылды . Бик күп котлауларны апа- абыйлар да алды. Бәйрәм күңелле узды. 14.02.2017

-
Уку йортында гадәти эшлекле линейка булды. Патриотик тәрбия айлыгының атналык ярышлар тәртибе искәртелде. Чаңгы ярышларында җиңүче егет һәм кызларыбыз Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Яңа атнага эш планы каралды. 13.02.2017

-
Февраль ае илебезгә герой - шагыйрь Муса Җәлилне бүләк иткән. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан мәктәптә аңа багышланган чаралар исемлеге укучыларга җиткерелде. Линейкада 9 сыйныф укучысы Нәҗметдинова Раилә геройның шигырен укыды, Шәрәфетдинова Л.Г. Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырды. Герой – шагыйрьгә багышланган чаралар дәвам итәчәк. 13.02.2017

-
Патриотик айлык кысасында иң мавыктыргыч ярышларның берсе булып пневматик коралдан ату табылды. Беренчеләрдән булып бу бәйгедә көчләрен сынап карарга 9 сыйныф укучылары кереште. Егетләр белән беррәттән кызлар да бик теләп ярышта катнаштылар. Чират тәртибендә башка сыйныф укучылары да ату ярышларында үзләрен сынап караячак. Бу төр сынауны Хәйретдинов Р.Р. оештырды. 11.02.2017

-
Бүген спорт календаре нигезендә мәктәпкүләм чаңгы ярышлары уздырылды. 5 сыйныф данын Данис, Илсаф, Илвина; 6 сыйныфныкын - Алсу, Илмаз, Илнурлар яклады. 7 - ләрдән стартка Эльза, Булат, Фаил; 8 – ләрдән – Энҗе, Әлфис, Илназ; 9-лардан – Айгөл, Ранис, Фаилләр басты. 1-нче урынны Айгөл һәм Булат, 2 – нче урынны Эльза һәм Ранис, 3 –нче урынны – Алсу һәм Әлфисләр яулады. Барлык укучылар да бәйгедә бик тырышып катнашты. Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә оештырылган бу чара уңай бәяләнде. Төп хөкемдар Хәйретдинов Р.Р. булды. 11.02.2017






