муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
22 нче һәм 23 нче март көннәрендә мәктәбебездә мәктәпара консультацияләр үткәрелде. Куст күләмендә үткәрелгән бу чарада 9 нчы сыйныф укучылары рус теле, математика, татар теле, физика, биология, химия, җәмгыять белеме, география, информатика фәннәреннән имтиханнарга әзерләнделәр. Аларга 20 укытучы белем бирде. 23.03.2017

-
Укучыларыбызның язгы каникуллары дәвам итә. Көн дәвамында түгәрәкләр, имтиханнарга әзерлек дәресләре оештырыла. Ә спорт яратучы укучыларыбыз спортзалда шөгыльләнә. Бүген мәктәпнең мини-футбол буенча җыелма командасы составында Ранис, Әлфис, Булат, Г.Фаил, Альберт, Н.Ранис, Илмаз, Раят районда уздырылган ярышта катнаштылар. Егетләребез бу бәйгегә бик тырышып әзерләнделәр, шуңа күрә ярышта да матур уен күрсәттеләр. Җитәкчеләре Хәйретдинов Р.Р. сүзләренә караганда уен нәтиҗәләре яхшы булачак. Без аларны өмет белән көтәбез! 23.03.2017

-
22 март көнне Буа шәһәренең 5 нче гимназиясендә “Барысын да белергә телим” зона фәнни – эзләнү конференциясе булды. Башлангыч сыйныф укучылары Камалова Зилә һәм Садыйкова Гүзәл 2 урынга лаеклы дип табылдылар. Вәлиева Инзиләнең чыгышы да уңышлы булды. Җитәкчеләре Ахметшина Л.С. һәм Фәхретдинова И.М. 23.03.2017

-
20 нче март көнне мәктәпнең 2- 4 сыйныф укучылары Буада уздырылган «Таңга – Чулпан, айга –Зөһрә ” дип аталган курчак театры спектакленә мәдәни сәяхәт кылдылар. Балалар оешкан төстә мәктәптән автобус белән барып кайттылар. Тамаша укучылар күңеленә хуш килде. Алар башлангыч сыйныф укытучылары Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М. белән рәхәтләнеп фикерләрен уртаклаштылар. 21.03.2017

-
Районный этап конкурса рисунков и фоторабот о древнем городе Болгар и Острове-граде Свияжск проходил с 20 февраля по 15 марта 2017 года в следующих номинациях: Конкурс фоторабот: «Моя поездка в древний Болгар»; «Мое посещение острова-града Свияжск». Конкурс рисунков: «Историко-археологический комплекс города Болгар»; «Культурно-природный ландшафт острова-града Свияжск». Наши учащиеся приняли самое активное участие в этом конкурсе. Результаты участия таковы: ученик 1 класса Ильназ занял 2 место (Рук. Гизатуллина Г.Р) , Аделя из 4 класса заняла 3 место (Рук. Ахметшина Л.С.) , ученица 9 класса Айгуль признана победителем - 1 место (Рук. Исланова Г.Г,) в номинациях фоторабот . Учащиеся 5 класса признаны активными участниками мероприятия. Поздравляем победителей и участников! 21.03.2017

-
20 нче март көнне 3 чирек йомгаклары буенча педагогик совет утырышы узды. Җыелышның көн тәрибендә : 1) ФГОС шартларында укучыларның проект эшчәнлеген оештыру (Фәхретдинова И.М.); 2) Өченче уку чиреге нәтиҗәләре (Укыту буенча – Галиуллина З.Ф, тәрбия эшчәнлеге – Гыйзәтуллина Г.Р,); 3) “Акыллы каникуллар” оештыру буенча (Гарипов Р.Р.) . Шулай ук узган ата –аналар җыелышы карарлары, укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү, имтиханнарга әзерлек торышына кагылышлы сораулар да күтәрелде. Уку сыйфатын күтәрү буенча һәрбер фән укытучысы, сыйныф җитәкчесенең фикере тыңланды. Ата –аналар белән эш торышы, укучыларның буш вакытын дөрес һәм файдалы итеп оештыру буенча да күрсәтмәләр бирелде. “Дәрестән тыш эшчәнлек” , “Имин Интернет” төшенчәләре буенча күп мәсьәләләр каралды. Җитди сөйләшү, эшлекле фикер алышу 4 чирекнең төп максат, бурычларын ачыклады. 21.03.2017

-
Мәктәпнең милли көрәш буенча җыелма командасы районда уздырылган чираттагы ярышта катнашты. Бу юлы команда тагын да күбрәк санда мәктәп данын бу бәйгедә яклады. Ранис, Фаил, Илназ, Әлфис, Фаил, Альберт, Н.Ранис, Илмаз, кечкенә Илнур бик тырышып бил алыштылар. Һәр укучы тренерлары Хәйретдинов Р.Р.ның һәрбер киңәшен үтәргә тырышты. Тырышлык бушка китмәде : бөтен командабыз бүләкләү баскычына күтәрелде ! Шундый көчле спортсмен егетләребез белән чын – чынлап горурланабыз! Алда әле аларны зурдан- зур җиңүләр көтә! 20.03.2017

-
3 нче чирекнең соңгы уку көнендә мәктәптә йомгаклау линейкасы булды. Гомуммәктәп чарасының көн тәртибендә беренче сорау булып чирек нәтиҗәләре, өлгереш һәм дәрескә йөреш йомгаклары, язгы каникуллар планы белән танышу куелды. Иң мөһим сорауларның берсе булып шулай ук язгы бозда сак булу кагыйдәләре искәртелде. Интернет челтәрендә укучыларның иминлеген саклап калу буенча да кат – кат киңәшләр бирелде. Көн дәвамында дәресләр, сыйныф сәгатьләре, бүлмәләрне җыештыру булды. Мәктәп гөлт итеп укучыларын каникулларга озатып калды. Алда күптән көтелгән күңелле каникуллар! 20.03.2017

-
Укытучылар даими рәвештә төрле мәдәни чараларда актив катнашып киләләр. Барлык авыл җирлегендә , районда уздырылган концерт – театрларда булырга тырышалар. Менә 18 нче март көнне дә район драма театрында барган фестиваль кысасында Ч.Айтматов әсәре буенча куелган “Анам кыры” спектакленә мәдәни сәяхәт ясадылар. Озын, озак 3 нче чиректән соң бергәләп ял итү, рухи азык алу булды бу чара. 20.03.2017

-
Укучыларны каникулларга озату белән мәктәптә 18 нче март көнне 3 чирек йомгаклары буенча гомуммәктәп ата – аналар җыелышы уздырылды. Иң беренче көн тәртибендә “Балагызның Интернет челтәрендә имин булуы Сездән тора” ( “Безопасное поведение Вашего ребёнка в сети Интернет”) дигән темага чыгыш тәкъдим ителде. Тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р. бу чыгышны видеоролик карау белән башлап җибәрде. Ата- аналар белән фикер алышу, киңәшләшү бик отышлы булды. Мәктәп директоры Гарипов Р.Р. үз чыгышын нәкъ укучыларның иминлегенә бәйле булган – язгы ташулардан саклану кагыйдәләрен искәртү белән башлады.Киңәшләшү өчен балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү , каникуллар планы белән танышу, хокук бозуларны кисәтү, ата-аналарның җаваплылыгын арттыру кебек сораулар да тәкъдим ителде. Укыту буенча урынбасар Галиуллина З.Ф. өстәмә дәресләр, имтиханнарга әзерлек тәртибе белән таныштырды. Нәтиҗәле фикерләшүләрдән соң җыелышлар сыйныфларда дәвам итте. Сыйныф җитәкчеләре ата- аналарны укучыларның өлгерешләре, дәресләргә йөреш күрсәткечләре , сыйныфларда башкарылган эшчәнлек белән таныштырдылар.Җыелыш оешкан төстә нәтиҗәле узды. Уртак максатлар, бурычлар ачыкланды. 20.03.2017






