муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Сыйныф җитәкчеләре эшчәнлеге белән бәйле булган бәяләү һәм күзәтү сорауларына багышланган директорның тәрбия буенча урынбасары каршында киңәшмә уздырылды. Төп сорауларның берсе итеп “Укучыларда һөнәри үзбилгеләмә булдыру буенча сыйныф җитәкчесе эшчәнлеге” дигән темага Исланова Г.Г. чыгышы куелды. 9 сыйныф укучылары белән бу юнәлештә башкарылган эшчәнлек буенча фикер алышынды.Тиздән укучылар өчен көтелгән җәйге каникуллар җитәчәк. Бу уңайдан балаларның җәйге ялын дөрес һәм файдалы оештыру буенча төрле сораулар күтәрелде.Тәрбия структурасының һәр чылбырының җаваплылыгы искәртелде, уздырылачак чаралар тәртибе расланды. 04.04.2017

-
Укыту – тәрбия планы нигезендә 1 апрельдән мәктәптә экологик тәрбия айлыгы старт алды. Директор каршындагы киңәшмәдә - укытучылар, линейкада – укучылар айлыкның эш планы белән таныштырылдылар. Айлык кысасында махсус сыйныф сәгатьләре, очрашулар, фән атналыклары, иҗади эшләр бәйгеләре уздырылачак. Аеруча укучылар теләп башкара торган эшләрнең берсе булып кошларга сыерчык оялары ясап кую санала. Атна башыннан барлык сыйныфлар өчен дә “Сыерчык оясы ясап куй!” дигән акция игълан ителде. Бүгенге көндә укучылар технология дәресләрендә, өйдә әтиләре белән яңа оялар ясарга, искеләрен чистартып куярга керештеләр. Канатлы дуслар да озак көттермәде! 04.04.2017

-
Язгы каникуллар вакытында укыту – тәрбия эшчәнлеге белән берлектә мәктәптә хуҗалык эшләре дә туктап тормады. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча уку йортының икенче катына башта фанера түшәлде, аннары чыдам линолеум җәелде. Хәзер инде балаларның сәламәтлеген саклауга куелган таләпләр тулысынча диярлек үтәлә. Бу эш гадәттәгечә гаиләләр белән тыгыз элемтәдә тору сәбәпле бик тиз һәм нәтиҗәле башкарылып чыгарылды. Мәктәп администрациясе укучыларыбызның әтиләре Әхмәтшин Айрат Рәшит улына , Әхмәдуллин Җәүдәт Әбрар улына, Вәлиуллин Фәнис Юныс улына, Галиуллин Илдус Исмәгыйль улына, Гатауллин Ранит Римза улына, Һадиев Фирдүс Искәндәр улына, Касыймов Илнур Хәсибулла улына, Хәсәнов Наил Зиннур улына,Туктаров Рәмзил Рифкать улына , Шакуров Нургали Нурулла улына үзенең Рәхмәтен белдерә, киләчәктә дә бергә гөрләтеп эшләрбез дип өметләнә. 03.04.2017

-
Бүген 2016-17 нче уку елының 4 уку чирегенә гомуммәктәп линейкасында старт бирелде. Чараның көн тәртибендә 3 чирек йомгаклары буенча лаеклыларны бүләкләү, язгы каникулларга нәтиҗә, яңа чирекнең төп бурыч һәм максатлары, экология айлыгы планы белән таныштыру иде. 3 чирек нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф” бәйгесендә 4 сыйныф (С.җ: Әхмәтшина Л.С.); “ Иң тәртипле сыйныф” ярышында 5 сыйныф (С.җ: Шәрәфетдинова Л.Г.); “Иң яхшы кизү торучы сыйныф” номинациясендә 7 сыйныф (С.җ: Әхмәдуллина Г.Р.) һәм 5 сыйныф (С.җ:Шәрәфетдинова Л.Г.); “Иҗади бәйгеләрдә иң күп һәм нәтиҗәле катнашучы” сыйныфлар булып 4 сыйныф (С.җ: Әхмәтшина Л.С.) һәм 5 сыйныф (С.җ: Шәрәфетдинова Л.Г.) Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Язгы каникулларда “Акыллы каникуллар” кысасында өстәмә дәресләр уздыручы укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Экология айлыгы кысасында сыерчык оялары ясау, макулатура җыю, чисталык айлыгы чаралары белән таныштырылды. Соңгы уку чирегенә конкрет максат, бурычлар куелды. 03.04.2017

- “Без бергә” Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабында 5 сыйныф укучысы М.Илвина (укытучы Шәрәфетдинова Л.Г.) якташ язучыбыз Динә апа Камалетдинованың “Туган телем” шигырен сөйләп, зона этабына үтте. Бәйгегә әзерлек дәвам итә. Тырыш кызга уңышлар телибез! 31.03.2017
-
“Без бергә” Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабында 7 сыйныф укучысы Ш.Эльза (җитәкчесе : Гыйзәтуллина Г.Р.) “Агымсу” татар халык биюе белән катнашты. Укучыбызга көч биреп торырга әти-әнисе дә килде. Эльза бик матур чыгыш ясады. Әлегә барлык катнашучыларга Сертификат тапшырдылар, нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Җиңүгә өметебез зур! 31.03.2017

-
Бүген мәктәптә укучылар өчен математикадан өстәмә дәрес булып узды. 9 сыйныф укучылары имтиханнарга кирәк булган материалны кабатладылар, авыр биремнәрне бергәләп эшләделәр. Өстәмә дәресләрнең укучылар өчен файдасы бик күп дип саный укытучы Җәгъфәрова Ф.Ф.Каникуллар планы нигезендә шулай ук сынлы сәнгать фәне буенча да өстәмә дәрес оештырылды. Балалар рәхәтләнеп рәсем ясадылар, дивар газетасы чыгардылар. 28.03.2017

-
В МБОУ « Нижне – Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ » прошла акция « Что такое ГТО?». Участниками этой акции стали учащиеся, которые пришли на дополнительные занятия. В течение дня была выпущена стенгазета с одноимённым названием. Самыми активными участниками этой акции стали Каюмова Алина, Ахмерова Рамиля, Камалова Зиля, Хайретдинова Аделя, Минкашева Ильвина, члены детского самоуправления Бикчантаев Ранис, Гафиятуллина Эльмира, Кадыров Фаиль, Хайретдинова Эльвира, Шакурова Айгуль, Шарафутдинова Зульфия. Эти учащиеся написали на стикере свои ответы о пользе здорового образа жизни , прикрепили эти ответы на газету, приняли участие в обсуждении этой темы. Информацию о проделанной работе отразила в фотоматериалах корреспондент ученического сектора информатизации Х.Эльвира. Председатель ученического самоуправления Ш. Зульфия, лидер ОУСУ Х. Эльвира, ответственная за работу учебного сектора Ш. Айгуль, ответственная за творческий сектор. Г. Эльмира, председатель отряда ОППН Б. Ранис, школьный физорг К. Фаиль остались довольными своей работой. Информацию о проделанной работе Минкашева Ильвина разместила на указанном сайте в поддержку ГТО. 28.03.2017

-
В рамках муниципального проекта "Умные каникулы" на базе нашей школы 22, 23 марта прошли Единые дни межшкольного консультирования с участием экспертов предметных комиссий, привлекаемых к проверке экзаменационных работ участников государственной итоговой аттестации 2017 года. Новая форма работы вызвала у учащихся большой интерес , они подчеркнули высокую продуктивность проведённых занятий. Содержательный аспект занятий включал в себя работу по заполнению бланков, изучение «западающих» тем и критериев оценки выполненных заданий. 24.03.2017

-
Укучыларның язгы каникуллары дәвам итә. Түгәрәкләр , өстәмә дәресләр үз тәртипләре буенча уздырыла. Бүген исә спорт түгәрәге көне иде. Укучылар рәхәтләнеп ике командага бүленеп волейбол һәм баскетбол уйнадылар, күңелле эстафетада катнаштылар. Һәркем күтәренке кәеф белән сыйныфташлары , дуслары белән очрашуга бик шат булды. 24.03.2017






