муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Октябрь ае бәйрәмнәргә бай киләчәк . Алда иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган Өлкәннәр көне һәм Укытучылар бәйрәме. Мәктәптә балалар оешмасы активистлары аеруча оешкан төстә бүгенге көндә бу чараларга әзерлеккә кереште. Чакыру кәгазьләре ясала , котлау сүзләре әзерләнә, чыгышлар барлана башланды.Ветеран укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләребез һәрчак туган мәктәбебездә иң кадерле кунаклар. 25.09.2018

-
Республика күләмендә уздырылган Иминлек атнасына бүген гомуммәктәп линейкасында старт бирелде. Уздырылачак чараның максат һәм бурычлары ачыкланды. Укучыларны атналыкның төп чараларын уздыру тәртибе белән таныштырылды. Атналык кысасында сыйныф сәгатьләре планлаштырылды, мәктәпкә килү - өйгә кайту юлларының имин маршрутлары барланды, аларның схемалары яңартылды; яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану кирәклеге искәртелде. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү кабинетында югары сыйныф укучысы -профилактика отряды командиры Салават башлангыч сыйныф укучылары белән "Светофор дуслары" дип аталган уен үткәрде. Бу юнәлештә эшчәнлек атна буе дәвам итәчәк. 24.09.2018

-
Район мәгариф бүлеге планы нигезендә бүген уку йортында методик десант эшләде. Көн дәвамында мәктәпнең укыту - тәрбия буенча эшчәнлеге тикшерелде. Фән укытучылары, сыйныф җитәкчеләре белән консультацияләр уздырылды. Мәктәпнең эш режимы күзәтелде. Белгечләр эшчәнлекне уңай бәяләде. 24.09.2018

-
21 нче сентябрь көнне районда "Тынычлык көне" билгеләп үтелде. Бу чараның төп максаты : илебезгә, халкыбызга тыныч тормыш теләү; экстремизм һәм терроризм кебек куркыныч күренешләрне кисәтү. Тынычлык көне уңаеннан мәктәптә Мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә Тынычлык маршы узды. Чараның актив катнашучылары булып укучылар булды. Алар авыл урамнары буйлап марш оештырдылар, һәрбер юлда очраган өлкәннәр һәм кечкенәләр белән аңлату эшләре алып бардылар. Кибеттә сатып алучылар белән әңгәмә кордылар, батырларга куелган һәйкәл янында тынычлыкны яклап тавыш бирделәр. Без - тынычлык яклы! 22.09.2018

-
19 нчы сентябрь көнне башлангыч сыйныфлар өчен бердәм Мәдәни дәрес уздырылды. Тәрбия чарасы кысасында укучылар күптөрле кызыклы мәгълүмат алдылар. Китапның- чын дус булуына инандылар. Үзләре яратып укыган китаплар турында бик теләп сөйләделәр.Төрле мәдәни чараларда катнашуларыннан алган истәлекләр белән уртаклаштылар. Дәрестә укучыларга Мәдәни көндәлекләр таратылды. Чарада укыту буенча директор урынбасары, башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәп һәм авыл китапханәчеләре катнашты. Балалар өчен бу чара мавыктыргыч һәм кызыклы вакыйга булып табылды. 19.09.2018

-
Бүген мәктәптә район планы нигезендә "Архив хезмәтләренә -100 ел" дип исемләнгән махсус сыйныф сәгатьләре узды. Уздырылган чаралар кысасында укучылар архив оешмаларының барлыкка килү тарихы , аларның әһәмияте белән таныштылар. 2,3 сыйныф укучылары архив тарихына бәйле берсеннән - берсе матур рәсемнәр ясадылар. Илебез тарихы архивларда сакланганын белү балалар өчен кызык һәм мавыктыргыч булды. 19.09.2018

-
Укыту - тәрбия процессын нәтиҗәле оештыру өчен укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәклеген педагогик коллектив яхшы белә. Шул форсаттан чыгып һәр уку елы башында мәктәп район психологик хезмәте белән килешү төзи. Аның нигезендә даими рәвештә психологлар белән очрашулар, тренинглар оештырыла. 18 нче сентябрь көнне мәктәптә Лошманова М.Г. укучылар белән аралашты.Көн дәвамында 1-4, 7,9 сыйныф укучылары мониторинг уздылар, ирекле аралашуда катнаштылар. Очрашу вакытында укучылар үзләрен бик иркен тоттылар, рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар. Һәр сыйныф җитәкчесе конкрет сыйныфка кагылышлы сорауларга җавап алды. 5, 6,8 сыйныф укучылары белән очрашу график нигезендә декабрь аенда булачак. 18.09.2018

-
Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту йөзеннән уку йорты ФАП хезмәткәрләре белән нык элемтәдә тора. Даими рәвештә укучыларның тышкы кыяфәте, аларның санитария - гигиена кагыйдәләрен үтәү торышы күзәтелеп торыла. Билгеләнгән вакытта манту куелды. Бүген исә балаларга гриппка каршы вакцина ясалды, сәламәтлекне ныгыту буенча белгеч киңәшләре бирелде. Алдагы көннәрдә дә мондый эшчәнлек дәвам итәчәк. Салкын көннәр якынайган чорда бу бик мөһим! 17.09.2018

-
2018-19 нчы уку елының укыту планы нигезендә мәктәптә ТДИ (ОГЭ)га әзерлек буенча эшчәнлек оешкан төстә башланып китте. Дәресләрдән соң махсус расписание кысасында һәр фәннән өстәмә дәрес уздырыла. Икенче аштан соң түгәрәкләр эшчәнлеге башлана. Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Полиглотик" (инглиз теле) һәм "Кызыклы грамматика" (рус теле), 5-9 сыйныфлар өчен "Яшь зоолог" ( биология), "Спорт уеннары" түгәрәкләре оештырылды. Сәләтле балалар белән эш сыйныф җитәкчеләре башкарган эшчәнлек белән дәвам итә. Дәрестән тыш вакытны укучылар өчен мавыктыргыч, файдалы итеп оештыру уку йортының төп максаты. 17.09.2018

-
Мәктәпнең яшь туристлары бүген район күләмендә уздырылган 52 нче слётка киттеләр. 5-6 сыйныф укучыларыннан торган команда бу яраткан бәйгегә алдан әзерләнде . Команда визит карточкасы белән беррәттән төрле сынауларга да әзерләнеп өлгерде . "Меридиан" дип исем алган командабыз ярышта уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәбез. Команда җитәкчесе Хәйретдинов Р.Р. Инзилә, Илнур, Илдар, Раян, Адилә, Сылу , Риназларны бик тырышлар, булдыклы спортсменнар дип мактап тора. Без укучыларыбызга призлы урыннар, уңышлы чыгышлар теләп калабыз! Турслётка вакытында барып урнашу буенча транспорт белән ярдәм иткән Галиуллин Илдус Исмәгыйль улына, Камалов Искәндәр Фиргать улына мәктәп администрациясе олы Рәхмәтен белдерә. 17.09.2018






