муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Илебездә зурлап үтелгән чараларның берсе булган - КОМСОМОЛ туган көнен безнең мәктәптә дә оешкан төстә билгеләп үтелде. Район графигы буенча укучылар белән очрашуга район ветераннар советы рәисе Хөснетдинова Җәүһәрия Исламовна һәм Айбетова Роза Хәсәновна килделәр. Бәйрәмчә бизәлгән залга дәртле комсомол җырлары астында кунаклар, укытучылар, укучылар җыелды. Башлангычта белем алган җырчы кызларыбыз Алинә белән Зилә кунаклар өчен махсус күтәренке җыр бүләк иттеләр. Көчле алкышлар астында укучылар ветераннарның һәр чыгышын кабул иттеләр. Комсомолларның батырлыклары турындагы материалларны балалар йотлыгып тыңладылар.Аларның тормышын өлге итеп алдылар. Очрашу барышында иң матур шигырь сөйләүче, иң матур җырлаучы кыз һәм егетләребез чыгыш ясадылар.Очрашуда катнашучы өлкән буын укытучылары да укучылар белән үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.Ветераннар мәктәпкә Батырлык турында китап тапшырдылар, ә балалар аларга берсеннән - берсе матур сувенирлар бүләк иттеләр. Күмәк фотога төшүдән соң ветераннар уку йорты буенча сәяхәт кылдылар. Чисталык, яктылык, барлык җирдәге тәртип кунаклар күңеленә хуш килде. Мондый тәрбия чарасы яшь буенда патриотизм хисләре тәрбияләүдә беренче урында тора һәм торачак! 25.10.2018

-
Сыйныф җитәкчеләренең МБ планы нигезендә бүген оештыру утырышы уздырылды. Көн тәртибендә 2,3 сыйныфларда уздырылган ачык тәрбия чарасына анализ бирелде. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды : 1) 2017-18 нче елдагы МБ эшчәнлегенә анализ.2)Яңа уку елына МБ эш планын кабул итү. 3) Ачык тәрбия чараларын үткәрү тәртибен раслау.4) 2018-19 нчы уку елына тәрбия планнарына, дәрестән тыш эшчәнлек программаларына анализ.5) Төрлеләр. Барлык көн тәртибендәге сораулар да җитди рәвештә каралдылар. Һәрберсе буенча карарлар кабул ителде. Эшчәнлек буенча максатлар һәм бурычлар ачыкланды. 25.10.2018

-
"Китап- безнең дустыбыз!" - шундый исем астында 2,3 сыйныфларда ачык тәрбия чарасы уздырылды. Сыйныф җитәкчесе МБ планы нигезендә бу чараны график буенча үткәрде. Чара тулысынча укучыларда белемгә тартылу, китапны ярату хисләре тәрбияләүгә багышланды. Сүз китапханәләр көне турында алып барылды. Чарага махсус кунак - ветеран китапханәче Салахова Г.Н. һәм мәктәп китапханәсе мөдире чакырылдылар. Чара тулысынча ФГОС шартларына туры китереп оештырылды. Аңа уңай бәя бирелде. 25.10.2018

-
Укыту - тәрбия планы нигезендә мәктәптә чираттагы директорның тәрбия буенча урынбасары каршында киңәшмә уздырылды. Сыйныф һәм түгәрәк җитәкчеләре белән берлектә түбәндәге документлар каралды: 1) ТР ның 71 нче Законы (укучы балаларның иминлеген саклау һәм яклау); 2) Район башлыгы Җаббаров М.А. ның Интернет буенча күрсәтмәләре; 3) Көзге каникуллар планы; 4) Көзге мәктәп лагере эшчәнлеге; 5)Балалар оешмалары эшчәнлеге буенча күрсәтмәләр (РДШ, ЮНАРМИЯ). 1 чирекне оешкан төстә тәмамлау буенча күрсәтмәләр бирелде. Мәдәният йортында ата - аналар һәм укытучылар белән берлектә оештырылган ДНД графигы расланды.Шулай ук чирек ахырында тапшырылачак исәп-хисап кәгазьләре барланды . 25.10.2018

-
Көз - матур чор. Аллы - гөлле яфракларга күмелеп уку йортыбыз әллә кайдан балкып утыра. Кызганыч, яфраклар коелып, куаклар бушап кала. Менә шул чакта яфракларны җыеп , мәктәп янын чистартып кую мөһим. Бүген мәктәптә нәкъ шундый тәрбия чарасы - көзге хезмәт өмәсе узды. Иң беренчеләрдән булып эш башлангычларга бүлеп бирелде. 1-4 сыйныфлар мәктәп алдында бик тырышып эшләделәр. 5-7 сыйныфлар мәктәпнең тротуарлары буйларын чип - чиста иттерделәр. Иң җаваплы эшне 8-9 лар башкарды: алар мәктәп алдындагы чәнечкеле куак араларын яфраклардан арындырдылар. Үз эшләрен тиз арада башкарырга өлгергән 5-9 лар бик теләп башлангычларга ярдәм кулы сузырга да өлгерделәр. Бергәләп мәктәпнең алды, яннары, урам өлеше күз ачып йомганчы ялт итеп куйдырылды. Тырышып эшне тәмамлагач укучылар ашхәнәдә бик тәмләп әзерләнгән төшке ашка чакырылдылар. Өмәнең йомгаклау өлешендә һәр сыйныфка рәхмәт җиткерелде. Күтәренке күңел белән эш көне тәмамланды. Ә мәктәбебез тагын да матурланып, яктырып китте! 22.10.2018

-
Хезмәт өмәсеннән мизгелләр: 2,3 сыйныфлар көзге хезмәт десантында. 22.10.2018

-
Мәктәп яннарын гөлт иттергән 6 -7 сыйныфлар эш вакытында. 22.10.2018

-
8 сыйныф укучылары мәктәп алдындагы территорияне чистартуда тырышып эшләделәр. 22.10.2018

-
Башлангычларга иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы 9 сыйныфлар эш вакытында. 22.10.2018

-
Мәктәпнең спорт календаре нигезендә 17 нче октябрь көнне мини-футбол буенча ярыш уздырылды.5-9 сыйныфлар ике төркемгә бүленеп көч сынашты : 5-7 һәм 8-9 сыйныф командалары оешты. Беренче төркемдә - бишләр, икенче төркемдә - тугызлар җиңү яулады.Без барлык җанатарлар исеменнән аларны кайнар котлыйбыз! 18.10.2018






