муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
29 сентябрь көнне Түбән Наратбаш мәдәният йортында иҗат сезоны ачылуга багышланган концерт булды . Тамашачылар концертны яратып кабул иттеләр. Мәктәпнең “ Җиңү балалары” проектында актив катнашучы 6 сыйныф укучылары “ Әбием сандыгы” дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша белән катнаштылар. Укучыларны сыйныф җитәкчесе Исланова Г.Г. әзерләде. 01.10.2018

-
Укыту планы нигезендә 2 , 3 сыйныфларның йөзүгә өйрәнү дәресләре " Дельфин" бассейнында уздырылды. Укытучы Әхмәтшина Л.С. оешкан төстә дәресләрне башлап җибәрде. Укучылар инде беренче дәрестә үк төп кагыйдәләр белән танышып өлгерделәр. Ата-аналар мондый практик дәресләрне хуплый. 01.10.2018

-
Мәктәпнең иң алдынгы сыйныфларының берсе булган 7 сыйныф укучылары - "РДШ" отряды әгъзалары - бүген Өлкәннәр көне уңаеннан ветеран укытучыбыз Җамалетдинова Фазилә апаны котладылар. Ветеран укытучы балалар котлавын бик яратты. Үзе дә яшь патриотларга берсеннән - берсе матур теләкләрен җиткерде. Мондый истәлекле очрашуны сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. оештырды. Волонтёр отрядлары "Балалар Җиңү турында" дигән проектта катнашу шулай дәвам итә. 01.10.2018

-
29 сентября обучающиеся 9 класса приняли участие в социально – психологическом мониторинге безопасной образовательной среды . По условиям тестирования каждый ученик прошёл регистрацию на сайте МО и НРТ "Мониторинг образовательной организации", получил ключ к тестированию, успешно его прошёл. 29.09.2018

-
2, 3 нче сыйныф укучылары өчен Иминлек атнасы кысасында юл йөрү кагыйдәләрен искәртү йөзеннән мавыктыргыч чара үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С.балалар белән әңгәмә үткәрде. Укучылар сорауларга бик теләп җаваплар эзләделәр, кагыйдәләрне кабатладылар. 28.09.2018

-
22 нче сентябрь көнне беренче фән олимпиадасына старт бирелде. Бу физкультурадан практик өлеш : нормативлар тапшыру. Хәзер инде график нигезендә калган фәннәр буенча олимпиадалар дәвам итә. Сәләтле балаларны ачыклауның иң отышлы юлларның берсе бу. 27.09.2018

-
Согласно письма Министерства просвещения Российской Федерации от 13.09.2018 № 08-2014 о необходимости проведения в общеобразовательных организациях Российской Федерации занятий о противодействии распространению заведомо ложных сообщений об акте терроризма 29 сентября в учебном заведении пройдёт Единый Урок по данной тематике. Планируется охват уроком учащихся 1-9 классов. Формат планируемого Урока : урок- беседа.Ответственными за проведение данного мероприятия назначены учителя - предметники, классные руководители. 27.09.2018

-
Иминлек атналыгы кысасында уздырылган чараларның берсе - ОППН отряды командиры Салаватның озын тәнәфесләрдә укучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен искәртү буенча уздырылган әңгәмә отышлы булды. 26.09.2018

-
Атна дәвамында расланган план нигезендә укучыларның иминлеген саклау йөзеннән күп төрле чаралар планлаштырылды. 26 нчы сентябрь көнне 1-9 сыйныфларда махсус сыйныф сәгатьләре оештырылды. Шул ук көнне мәктәп китапханәчесе 5 сыйныф укучыларына Укучыларның иминлек көндәлеген тантаналы рәвештә тапшырды. Сыйныф җитәкчесе укучыларны көндәлек белән эшләү тәртибен аңлатты. Хәзер бишенче сыйныф укучыларына тагын бер өлкәне - юл йөрү белемен үзләштерергә кирәк.Бу бик җитди һәм аны һәркем белергә тиеш.Бүген укучылар - җәяүле, ә киләчәктә - автомобиль йөртүче. Волонтёр отряды булган 6 сыйныфта да бу эшчәнлек отряд оешу белән башланып китте. 26.09.2018

-
Һава торышы көзгә таба барган чакта укучыларның сәламәтлеген кайгырту мөһим. Салкын тию, гриппны искәртү көндәлек эшчәнлекнең бер юнәлеше. Бүген ФАП хезмәткәрләре 1,2 сыйныф укучыларына манту куйдылар, укучылар белән шәхси гигиена кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрделәр. Салкыннарга керү алдыннан барлык сыйныф укучылары белән дә мондый эшләр планлаштырылды. 25.09.2018






