Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru, Sbut.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Минем гаиләм" темасына рәсем 03.04.2014

Бүген безнең мәктәпкә Буа районы халыкны социаль яклау идарәсе вәкилләре килделәр. Алар 1-4 сыйныф укучыларыннан "Минем гаиләм" темасына рәсем ясаттылар.
-
Без боз сараенда 25.03.2014

Бүген безнең мәктәп укучылары боз сараенда булдылар
-
Каникул 22.03.2014

Язгы каникул вакытында мәктәптә узачак чаралар графигы
-
"Нәүрүз бәйрәме" 21.03.2014

21 нче март көнне мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме булып узды. Безнең укучыларыбыз бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр: җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр. "Карга боткасына" күчтәнәчләр дә җыелды, Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай да очрашып көч сынашып алдылар. Нәүрүзбикәбез әлеге ярышларда үзенең булдыклылыгы, җитезлеге, яшьлеге белән җиңеп чыкты. Кыш бабай акрынлап салкын якларга китәргә җыена башларга сүз бирде. Аннары барлык явызлыклар һәм начарлыкларны үз иткән карачкы яндырылды. Бәйрәм "карга боткасы", коймак, кайнар чәй белән дәвам итте...
-
Информатикадан интерактив викторина 20.03.2014

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары катнашында информатикадан интерактив викторина булды. Укучылар "Хакерлар" һәм "Антивирус" командаларына бүленеп ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде
-
Ф. Әмирханга багышланган фәнни-гамәли конференциядә уңыш 19.03.2014

Бүген Казан шәһәренең 170 нче мәктәбендә Ф. Әмирханга багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Анда 9 нчы сыйныф укучысы Гамирова Рамилә Рамил кызы "Фатых Әмирхан әсәрләрендә матурлыкка омтылыш" дип исемләнгән темага чыгыш ясады һәм II нче дәрәҗә диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпова Ф.Р.
-
"Әйләнә- тирәбездә физика" 19.03.2014

Физика һәм информатика атналыгы кысаларында башлангыч сыйныфлар алдында "Әйләнә-тирәбездә физика" дип аталган чыгыш ясалды.
-
ӘЛИФБА бәйрәме 18.03.2014

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
Бүген безнең мәктәптә 1 нче сыйныф укучылары Әлифба китабы белән саубуллашу кичәсен уздырдылар. Күптән түгел генә укырга керүләренә карамастан, нәни дусларыбыз инде бик күп төрле һөнәрләр үзләштергәннәр.
Кичәне зур дулкынлану белән әти-әниләр, укытучылар, башка сыйныф укучылары карап утырды. Сыйныф җитәкчесе Вәлиуллина Фәнзилә Фиргать кызының йөзендә үз укучылары өчен горурлык хисен тоеп утырды алар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә 14.03.2014

Бүген башлангыч сыйныф укучылары "Дүрт дус" дип аталган татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
"Йолдыз сәгате" уены 12.03.2014

Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары 2 командага бүленеп "Йолдыз сәгате" уенында ярыштылар










