Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru, Sbut.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Котлыйбыз. 22.01.2015

Бүген Кайбыч мәктәбендә үткән "Танцевальный марафон" бәйгесендә безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Мәктәбебезнең "Веселые девчата" командасы 3 нче урын яулады. 7 нче сыйныф укучысы Вәлиуллина Алия "Мисс магия" номинациясендә грамота белән бүләкләнде. Кызларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Укулар башланды 12.01.2015

Бүген озын кышкы каникуллардан соң укуның иң озын III нче чиреге башланды.
- Кышкы каникуллар җитте 29.12.2014
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2014

Бүген безнең мәктәптә Яңа ел бәйрәме гөрләде. Укучылар бәйрәмгә бик нык әзерләнгәннәр. Яңа ел бәйрәмен каршылап, алар берсеннән берсе матур җырлар, шигырьләр, мәзәкләр әзерләгәннәр.Кыш бабай белән әйлән – бәйлән җырладылар, үзләренең аерым һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Кыш бабай бик сөенеп китте. Киләсе елга тагы да зур уңышлар , бәхетле , шатлыклы көннәр теләде.
-
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурста уңыш.
20.12.2014
Бүген район күләмендә үткән Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Старая фотография рассказала" дигән эзләнү эшләре конкурсында 4 нче сыйныф укучысы Латыпова Азалия 2 нче урын яулады. Ә Низамова Алия һәм Низамова Лилия (2 нче сыйныф) сертификат алды.
Моннан кара >>>>
-
Укучылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышты 15.12.2014

“Янгын вакытында нишләргә?” дигән тема буенча укучылар белән районның янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Хайруллин Айдар әңгәмә үткәрде. Укучылар янгын кагыйдәләре, янгын чыккан очракта эвакуацияләүне оештыру күнекмәләре белән таныштылар.
-
Яңа елга әзерлек 12.12.2014

Яңа ел көннән-көн якынлаша. Укучылар бу бәйрәмгә әзерләнә башладылар инде.
-
Час кода 09.12.2014

4-12 декабрь көннәрендә Россия мәктәпләрендә Час кода дип аталган акция үтте. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да катнаштылар. Алар компьютер белән бәйләнгән һөнәрнең мөһимлеге турында видеофильм карадылар. Соңыннан үзләре дә "Лабиринт Ам Няма" дип аталган уен уйнап карадылар.
-
Семинар-обучение по программе "Преобразование обучения для XXI века".
15.11.2014
13 и 14 ноября на базе нашей школы прошли обучение учителя нашей школы, Верхне-Лащинской СОШ, Аксунской СОШ и Алькеевской ООШ по программе: "Преобразование обучения для XXI века"
-
"Без дуслык белән көчле..." дип исемләнгән фестиваль-конкурс 31.10.2014

4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көненә карата Буа шәһәренең Ял үзәгендә 30 октябрь көнне "Без дуслык белән көчле.." дигән фестиваль-конкурс узды. Безнең мәктәп укучылары призлы урыннар яуладылар. "Вокал" наминациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Самигуллин Камил (җитәкчесе Шарапова Ф.Р.) 2 нче урын, "Хореография" номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы Гамирова Гөлгенә (җитәкчесе Нигьматуллина Р.Г.), 8 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Рамилә (җитәкчесе Салаватуллина Ф.Ф.) 3 нче урынга лаек булдылар.










