Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru, Sbut.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
1 сентябрь- Белем бәйрәме 01.09.2014

Исәнме,саумы,сентябрь,
Безнең яңа ел!
Синнән башлана тормышка
Якты,яңа юл!
Исәнме,сөекле мәктәп!
Көттеңме безне?
Шундый түземсезлек белән
Көттек без көзне!
Мәктәбебездә Белем бәйрәме бик күңелле узды.Мәктәп бусагасын тәүге кабат атлап керүче 3 бала өчен бу бәйрәм икеләтә шатлыклы булды.Аларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре килгән иде.Хәерле юл сезгә,балалар! Уңышлар,тырышлык,түземлелек сезнең тугры юлдашыгыз булсын!
-
Соңгы кыңгырау-2014 24.05.2014

Бүген безнең мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылар коллективы белән саубуллаша. Алда – белем буразналарында 9 ел буе инә белән кое казып гыйлем туплауга исәп-хисап тотып, дәүләт имтиханнарын тапшыру. Быел безнең мәктәпне 9 укучы тәмамлый.
Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын.
-
Укучыбыз шигыре район газетасында басылды 28.04.2014

Районда оешкан "Буа энҗеләре" әдәби клубы җитәкчелегендә 6 сыйныф укучысы Җамалиева Раиләнең "Язгы мизгелләр" дип аталган шигыре район газетасында басылды
-
Тукай - безнең күңелләрдә 26.04.2014

26 нчы апрель көнне безнең мәктәптә татар халкының бөек шагыйре- Габдулла Тукайга багышланган "Тукай- безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәне татар теле һәм әдәбият укытучысы Латыпова Фирая Равил кызы үткәрде
-
Сугыш елы балалары белән очрашу 25.04.2014

Сугыш елы балалары белән очрашу кичәсе үтте. Очрашуда өлкәннәр үзләренең сугыш елларындагы хатирәләрен яңарттылар. Очрашу чәй өстәле янында үтте. Аларга мәктәп укучылары үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
-
"Озын толым толым" конкурсы 22.04.2014

22 нче апрельдә "Озын толым " бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 4 кыз катнашты. Алар барлык биремнәрне дә тырышып башкардылар. "Иң оста биюче", "Иң матур җырлаучы", "Иң уңган кыз" , "Иң актив кыз" номинациясендә җиңү яуладылар.
-
21-26 нчы апрель- мәктәптә татар теле атналыгы башланды
21.04.2014
21 апрель көнне атналыкны ачу. Иҗади конкурс ( шигырьләр иҗат итү)
-
Бакча эшләре башланды. 16.04.2014

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бакча эшләренә керештеләр.
-
"Туган авылымда минем яраткан почмагым" 12.04.2014

Район күләмендә үткәрелгән "Стоп-кадр" конкурсында "Туган авылымда минем яраткан почмагым" номинациясендә катнашып 4 укучыбыз - Самигуллин Камил, Залялиева Раилә, Гамирова Гөлгенә - 2 урынга, Назмиева Ләйсән - 3 нче урынга лаек булдылар. Ә Смирнов Алмаз сертификат алды. ( Җитәкче- Шарапова Ф,Р)
-
Туган авылым тарихын өйрәнәбез 11.04.2014

11 нче апрель көнне Биектау районы Айбаш авылы мәктәбендә Республика күләмендә үткәрелгән туган як табигатенә багышланган 6 нчы фестивальдә , "Туган авылым тарихы" номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы Вәлиуллина Алия 3 нче урынны яулады. (Җитәкче- Шәрәпова Ф.Р.) Алиягә уңышлар телибез !!!










