Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
| Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
| E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Кудашевская основная школа |
| Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 64 ученика / 64 укучы |
| У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
9 майга багышланган митинг 09.05.2017

9 май- Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг авылыбызның яуда ятып калган авылдашларыбызга салынган һәйкәл янында узды.
-
Шимбә өмәсе 29.04.2017

Бүген 29 апрель көнне Кодаш гомуми белем бирү мәктәбендә шимбә өмәсе үткәрелде. Мәктәп тирәләрен чистатру, мәктәп яны участогында тәртип булдыру,чүптән арындыру- бу экологик өмәнең төп бурычы иде. Шимбә өмәсенә мәктәп укучылары, укытучылар һәм хезмәткәрләр дә чыкты. Өмәдән соң тирә-ягыбыз чистарып калды.
-
Г.Тукайның туган көне 26.04.2017

26 нчы апрель көнне Кодаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Язлар безгә Тукай белән килә" дип исемләнгән әдәби кичә булды. Халкыбызның сөекле улы, бөек шагыйрь Г.Тукайның туган көненә багышлап уздырылган әлеге кичәдә 1-4 нче сыйныф укучылары шагыйрьнең "иҗат аланы" буйлап сәяхәт иттеләр, әсәрләренең геройлары белән очраштылар, шигырьләрен сөйләделәр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, Тукайның яраткан уенын уйнадылар, китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Балалар үзләренең Тукай иҗаты белән яхшы таныш булуларын күрсәттеләр. Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Сугыш чоры балалары белән очрашу 24.04.2017

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашу уңаеннан сугыш чоры балалары белән очрашу уздырылды. Очрашуга Рәсимә апа Мөэминова килде.Сугыш башланып киткәндә аңа нибары 9 яшь кенә булган. Ул укучыларга сугыш чоры балаларының авыр балачаклары турында сөйләде. Балалар игътибар белән тыңлап, туган сорауларын бирделәр. Очрашудан барыбызда бик канәгатъ калдык.
-
Бердәм экология дәресе 21.04.2017

Биология укытучысы Флёра Хасановна 5-9 сыйныфларда экология темасына багышланган дәрес уздырды.
-
Космонавтика көне 12.04.2017

12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үттек. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Бу хакта укучылар белән тәрбия сәгатьләре уздырылды.
-
Эко театр конкурсы 10.04.2017

10 апрель көнне мәктәбебездә Экология елы кысаларында эко теарт конкурсы уздырылды .1нче сыйныфтан алып 8нче сыныфка кадәр барлык укучыларда катнашты. Укучылар бик эчтәлекле һәм матур чыгышлар ясадылар.
-
Туберкулезга каршы көрәш көне 03.04.2017

-
Канатлы дусларыбызны каршы алу 31.03.2017

-
"Способности и профессии" 24.03.2017

Заседание Лаборатории Родительского Образования "Споособности и профессии" в рамках реализации проекта "Бердәмлек" . Мероприятие посвящено профессиональной ориентации детей. Родители обсудили проблему выбора профессии в соответствии с его способностями . Практический семинар включал тренинги по определению подходящей профессии, решение педагогических задач, обсуждение за круглым столом


















