Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
Әниләр көне 03.12.2014

Башлангыч сыйныфларда әниләр көне зурлап уздырылды. Әниләрнеӊ кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, ә укучылар исә әниләргә концерт күрсәтте.
-
3 декабрь - Россиядә хәбәрсез югалган солдат көне 03.12.2014

3 декабрь Россиядә хәбәрсез югалган солдат көне буларак билгеләп үтелә. Шул уӊайдан лицейда хәбәрсез югалганнарны искә алу кичәсе узды.
-
Йомгаклау иншасы.
02.12.2014
3 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак.
Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге гельле каләм, шәхесне раслаучы документ, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.
Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак.
Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала.
Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытта күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Моның өчен алар 17 ноябрьгә кадәр иншада катнашу өчен теркәлергә тиеш.
Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. "Незачет" булган очракта иншаны 4 февраль һәм 6 майда яңадан язып булачак.
Моннан тыш, йомгаклау иншасы нәтиҗәләре вузларга кергән вакытта да саналырга мөмкин. Уку йорты булган БДИ балларына тагын 10 баллга кадәр өстәргә мөмкин. Абитуриентның инша өчен алган нәтиҗәләрен исәпләү тәртибе вуз раслаган кабул итү кагыйдәләрендә күрсәтелә. Вуз чыгарылыш сыйныф укучысының инша бланкын махсус эшләнгән мәгълүмат ресурслары аша карый ала. Әмма уку йортына кабул ителгән вакытта язган гаризада абитуриент шәхси казаныш нәтиҗәсе буларак йомгаклау иншасын тәкъдим итү теләген күрсәтергә тиеш.
Искәртеп узабыз: 20 ноябрьдә Татарстанда йомгаклау иншасын үткәрү технологиясе сыналу узды. Республиканың 514 мәктәбендә 10 меңнән артык укучы йомгаклау иншасын язды.
Сынап карау инша мондый форматта беренче тапкыр үткәрелгәнгә күрә, имтиханны оештыруның технологияләрен эшләү өчен махсус уздырылды. Аның нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак, дип хәбәр ителгән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында. -
Әниләр көне 29.11.2014

Лицейда «Әниләр көне» уӊаеннан төрле чаралар башланып китте. Башлангыч сыйныфлар, «Проба пера» түгәрәге әгъзалары тарафыннан рәсемнәр күргәзмәсе һәм әниләрнеӊ кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
Үзидарә җыелышы 27.11.2014

Буген лицейда укучылар үзидарәсенеӊ чираттагы җыелышы узды. Анда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды һәм алда үткәреләсе чаралар сөйләшенде.
-
Методик коучинг 25.11.2014

«Өстенлек мәктәбе» республика программасы кысаларында 24 – 25 нче ноябрь көннәрендә методик коучинг үткәрелде. Сингапурныӊ фәнни хезмәткәре Ширин тарафыннан укытучыларныӊ дәресләре анализланды, эксперимент эше буенча берьеллык эшкә нәтиҗә ясалды. Семинарда район мәгариф идарәсе башлыгы Закиева Алия Юнусовна, тренерлар Ашрапова Римма Габделбәровна, Сагитова Алия Аликовна катнашты.
-
20 ноябрь - Бала хокуклары турында конвенция кабул ителгән көн. 20.11.2014

20 ноябрь - Бала хокуклары турында конвенция кабул ителгән көн. Шул уңайдан «Яшь библиотекарь» түгәрәге членнары үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 18.11.2014

Барлык сыйныфларда ата-аналар җыелышы үткәрелде.
-
Тәрбия сәгатьләре 17.11.2014

Лицейныӊ йөзен чагылдырган (Миссия-Видения-Ценности) тәрбия сәгатьләре үтте.
-
PLC утырышлары дәвам итә 13.11.2014

Бүген PLC утырышының чираттагысы үтте.












