Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 177/Бездә 177 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Ветеран укытучыбыз белән очрашу. 09.10.2014

Лицеебызныӊ ветеран укытучысы Юсупова Гөлнур Рәйхановна ислам дине өчен булган кагыйдәләр, корбан чалу тарихы белән таныштырды.
-
Корбан ашы 09.10.2014

Бүген лицеебызда Корбан ашы узды. «Татарстан» хуҗалыгы укучылар өчен махсус күчтәнәч ит бирде.
-
Өлкәннәр бездә кунакта. 08.10.2014

Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Шул уӊайдан районыбызның өлкән буын вәкилләре районда төзелгән яңа объектлар, капиталь ремонт үткән биналар белән таныштылар. Кунаклар әле быел гына капиталь ремонт узган лицеебызда да булдылар.
-
Бәйрәм белән котлап 03.10.2014

Бүген 9А сыйныфы укучылары иң беренчеләрдән булып килделәр. Алар һәр укытучыны лицей ишеге төбеннән каршы алып, бәйрәм белән котладылар, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
-
«Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне» 02.10.2014

Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Бүген башлангыч звенода укучыларның «Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне» дигән баш астында рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Бәйрәм белән укытучым! 02.10.2014

Бүген укучылар, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, концерт куйдылар. Балалар бакчасыннан укытучы апаларын бәйрәм белән котларга килгән нәни балалар бәйрәмне җанлатып җибәрделәр.
-
Өлкәннәр көне 02.10.2014

Тән картайган саен җан яшәрә
Әй көнләшмик әле яшьләрдән.
Җан сафлыгын тоеп, жир йөзендә
Яшәргә дә безгә,яшәргә.Һәр елны октябрь башында лицей коллективы үзенең өлкәннәрен барлый, аларны матур концерт программасы, мул табынлы өстәлләр артына хәтирәләре белән уртаклашырга, ял итәргә дәшә. Өлкән укытучыларыбыз үзләре укыткан укучыларының балаларын танып, барлап утырдылар. Күңелдәге иң матур хәтирәләре белән уртаклаштылар.
-
Очрашу 01.10.2014

Лицейда Өлкәннәр декадасы старт алды. Бүген лицейда ветеран – укытучы Зиннатуллина Рауза Фәләхиевна балалар белән очрашуда булды.
-
Әти-әниләр җыелышы 29.09.2014

Лицейда Әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта Балтач районы прокурор ярдәмчесе Шәрифуллин Фәрит Гомәрович, ПДН инспекторы Файзрахманов Наил Нурисламович, МКУ ныӊ тәрбия эшләре методисты Гаязова Резида Сәләхиевна катнашты.
-
Лидер сайлаулары 27.09.2014

Лицеебызда «Дуслык» балалар оешмасы эшләп килә. Бүген оешмага яӊа лидер сайлаулары үткәрелде. Сайлауларда 9 нчы сыйныф укучысы Якупов Рәдис җиӊүче дип табылды.












