Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Вспоминаем Муса Джалиля 14.02.2025

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, балаларның танып-белү сәләтен, сөйләм телен үстерү, өлкән буынга карата ихтирам, Туган илне ярату хисе тәрбияләү максатыннан бакчасында авыл китапханәсе җитәкчесе Райлә Фоатовна белән берлектә әдәби кичә узды.
-
День Герба Республики Татарстан 07.02.2025

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы символлары турындагы белемнәрен камилләштерделәр һәм Татарстан Республикасының Дәүләт гербы көнен билгеләп үттеләр.
-
Красная Шапочка/ Кызыл калфак 06.02.2025

Борын - борын түгел әле,
Шушы гына заманда,
Яшел урман янындагы
Матур гына авылда,
Кызыл калфак исемле
Акыллы бер кыз торган.
Әтисе һәм әнисенә
Бик зур булышчы булган.
Кызыл калфакнын әбисе
Яшәгән шул урманда.
Өе торган аланда,
Чәчәкләр арасында.Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменең кечкенә артистлары Шарль Перронын "Кызыл калфак" әкиятен кечкенәләр, уртанчылар төркемендэ тәрбияләнүчеләргә сәхнәләштереп күрсәттеләр. -
Биюче кыз 05.02.2025

Уртанчылар төркемендә рәсем шөгылендә балалар "Биюче кыз" ясадылар
-
На семинаре / Семинарда 28.01.2025

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән нейро уеннар һәм күнегүләр куллану буенча" Төрле уеннар мөһим, төрле уеннар кирәк" темасына Арча районында узган республикакүләм семинарда өлкән тәрбиячебез Калимуллина Гөлназ Маратовна "Балалар бакчасында Федераль дәүләт программасын эшкә ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирү эшчәнле чарасы буларак уеннарның әһәмияте" темасына чыгыш ясады
-
" Созвездие - Йолдызлык" 28.01.2025

" Созвездие - Йолдызлык" конкурсында балаларыбызның беренче адымнары! Молодцы, балалар, алда да уңышлар сезгә!
-
Колобок / Йомры икмәк 23.01.2025

"Йомры икмәк" әкиятен
Бүген искә төшердек.
Сап-сары салфеткалардан
Үзебез ясап куйдык,- диләр иң кечкенәләрнең икенче төркеме балалары. -
Строим пирамиду/ Пирамида ясыйбыз 22.01.2025

Уртанчылар төркемендә кисеп - ябыштыру шөгыле:"Пирамида ясау".
-
Фрукты/ Җиләк- җимешләр 16.01.2025

Җиләк -җимешләрне без
Бик яратып ашыйбыз.
Аларның исемнәрен дә
Белергә тырышабыз.
Бүгенге шөгылебездә
Рәсемгә дә төшердек.
Матур итеп буяп куеп,
Күргәзмәгә дә элдек-диләр иң кечкенәләрнең икенче төркеме балалары -
Прогулка/ Саф һавада 15.01.2025

Бүген иртән көн җылыткан,
Кар явып үткән иде.
Без, балалар, мондый көнне
Зарыгып көткән идек.
Йөгереп чыктык урамга,
Һава саф, рәхәт суларга.
И уйнадык, и уйнадык,
Тик барыбер туймадык.
Кар да көрәп карадык,
Туп та тибеп карадык.
Кышлаучы кошларыбызны
Җимнәр сибеп сыйладык.Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр прогулканы файдалы һәм күңелле итеп үткәрделәр.







