Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Грачиная каша/ Карга боткасы 25.03.2025

Кара каргаларга игътибарлы караш, борынгы йолаларыбызны саклап калу максатыннан бакчабызда "Карга боткасы" булып узды. Бу бик борынгы бәйрәм, аны әби – бабайлар яз көне уздырганнар. Март аенда көннәр җылына. Элекке заман кешеләре ни өчен яз булганын белмәгәннәр, язны кара каргалар китерә дип уйлаганнар. Шуңа да кара каргалар килү хөрмәтенә «Карга боткасы» бәйрәме ясый торган булалар. Менә шушы матур йоланы уздырып балаларны "Карга боткасы"ннан авыз иттердек.
-
Беседа с Экологами/ Экологлар белән әңгәмә 13.03.2025

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз сыйфатсыз, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында. Бу һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешлегебезне яшь буынга аңлату максатыннан Балтач дәүләт табигый тыюлыгы җитәкчесе Муллагалиев А.Н. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә әңгәмә уздырды.
-
Открытое занятие "Сыерчыкларга оя" 13.03.2025

Еллык план нигезендә уртанчылар төркемендә балаларны берничә кисәктән торган предметларны аппликациядә сурәтләргә өйрәтү кисәкләрнең формасын (турыпочмаклы, түгәрәк, өчпочмаклы) билгеләү, сыерчык оясының билгеле бер эзлеклелектә ябыштырырга өйрәтү максатыннан уртанчылар төркемендә "Сыерчыкларга оя" дигән темага сәнгати-эстетик өлкәдә ачык шөгыль карап уздык. Шөгыльгә җентекләп әзерләнүе тәрбиячегә ышаныч, тынычлык бирде, бу балаларга яхшы тәэсир итте.
-
Лиса у нас в гостях/ Төлке бездә кунакта 12.03.2025

Буген кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерүне дөрес камилләштерү, сорауларга җавап бирү осталыкларын, кабул итү сәләтен, игътибарын, хәтерен, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыкларын үстерү максатыннан "Төлке бездә кунакта" исемле ачык шөгыль булып узды. Югары квалификацион категорияле тәрбиячебез Миләүшә Альвертовна үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, шөгыль барышында тикшеренү эшчәнлеге, уен технологияләре, мәгълүмат-коммуникация технологияләре, проблемалы укыту технологиясе кулланып эшчэнлек алып барды.
-
Открытое занятие по физическому развитию/ Физик үсеш буенча ачык шөгыль 10.03.2025

Иң кечкенәләрнең икенче төркемендә еллык план нигезендә физик үсеш өлкәсендә ачык шөгыль булып узды.Тәрбияләнүчеләр гомуми үсеш күнекмәләрен үтәп сәләмәтлекләрен ныгыттылар, төп хәрәкәтләр вакытында тупны предметлар арасыннан тәгәрәтеп уйнадылар, хәрәкәтле уен вакытында "Минем шаян тубым"уенын уйнадылар.
-
Парад талантов 03.03.2025

IV төбәкара "Талантлар парады" фестивале җиңүчеләре! Котлыйбыз, балалар, молодцы, алга таба да уңышлар телибез!
-
Масленица/ Май чабу 27.02.2025

В рамках недели русского языка, с целью приобщения детей к традициям русского народа, в детском саду провели национальный праздник "Масленица". Показали воспитанникам, что Россия богата своими традициями, обычаями, народными праздниками. Одним из таких праздников является большое народное гулянье в конце зимы. Дети получили удовольствие от празднования.
-
Отчётный концерт/ Иҗат концерты 25.02.2025

Балаларга, аларның әти-әниләренә, бакча хезмәткәрләренә, хезмәте кергән һәркемгә зур рәхмәт!
-
День Родного языка
21.02.2025
Туган тел – беренче тапкыр әти, әни дигән тел. Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә, шушы телдә шатлана, куана. Бүген без балаларның үз туган телләрендә һәм татар телендә никадәр матур итеп сөйләгәннәрен, никадәр матур итеп җырлаганнарын тыңлап шатланып куанып яшибез.
-
Война Афганистана/Әфган сугышы 18.02.2025

Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; үсеп килүче яшь буында батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү, мондый сыйфатларны булдыруда үзләрен тәрбияләүнең ролен белдерү максатыннан "Әфганстан йөрәкләрдә мәңге сакланыр" дигән темага презентация һәм күргәзмә күрсәтелде.







