Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Кар сыннары ясадык! 22.12.2014

Бакчабызда хезмәткәрләр һәм әти-әниләр ярдәмендә бик матур кар сыннары барлыкка килде.
-
Матурлык тудыручы! 18.12.2014

Бакчабызның алтын куллы кече тәрбиячесе Апанова Зинфира Рәфхатовна территориябезне матурлауда бик зур өлеш кертә. Балаларга шундый матурлык тудырганыгыз өчен рәхмәт Сезгә!
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу 16.12.2014

Бүген бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә ЮХИДИ хезмәткәрләре Шафигуллин Ф.Т. һәм Хадиева Л.М., әти-әниләр катнашында "Светофор иленә сәяхәт" дип исемләнгән бик матур һәм файдалы чара булып узды. Балалар үзләренең юлда йөрү кагыйдәләрен оста белүләрен күрсәттеләр.
-
Бездә кунак! 08.12.2014

Бүген бакчабызда инвалидлар ункөнлеге кысаларында искитмәле очрашу булды. Безгә кунакка районыбызның яшь, талантлы шагыйрәсе Чулпан Габделганиева килде. Ул балаларга иҗаттагы, спорттагы уңышлары хакында сөйләде, шигырьләр җыентыгын бүләк итте, үзе турында балаларда бары җылы хатирәләр калдырды.
-
Курчак театры 05.12.2014

Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркеме балаларга юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Машиналардан саклан" дип исемләнгән курчак театры күрсәтте.
-
Әниләр көне 28.11.2014

Бүген зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әниләр көне"нә багышланган бәйрәм иртәсе булып үтте.Балалар әниләренә төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә "Заюшкина избушка" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Әниләргә бүләккә. 28.11.2014

Ашлар тәмле булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен,
Көннәр якты булсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк!
Иң кадерле кеше җирдә -
ӘНИ димәк!
Иң кечкенәләрнең беренче төркеме әниләренә бүләк әзерләгәннәр.
-
Әнием кадерлем! 27.11.2014

Бүген кечкенәләр - уртанчылар төркемендә Әниләр көненә багышланган "Әнием - кадерлем" - дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар үзләренең әниләрен ничек яратулары турында сөйләделәр, һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә "Казлар - аккошлар" әкиятен сәхнәләштерделәр.
"Әни!" - диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!Һич Ярамый!
"Әни!" сүзен таптарга!
Кадерле әниләребез сезне чын күңелебездән якынлашып килүче "Әниләр көне" белән котлыйбыз! Сезгә эшегездә зур уңышлар, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!
-
Нәни спортсменнарыбызны котлыйбыз! 15.11.2014

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның IV спорт фестивалендә безнең "Нәни спортсменнар" командасы III урынны яулады! Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек телибез. Афәрин, балалар!
-
Физкультурачылар парады. 31.10.2014

Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә Физкультурачылар парады булып узды. Балалар төрле спорт ярышларында бик теләп катнаштылар, көч сынаштылар.
Зур залларыбыз булмаса да,
Читенсенеп тормыйбыз.
Кечкенә генә бүлмәбездә
Физкультура ясыйбыз!







