Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
22 июнь – Хәтер көне. . 22.06.2015

22 июнь – Хәтер көне. Шул уңайдан 2 нче кечкенәләр төркеме авылыбызда яшәүче сугыш ветераны Мөхлис абый Хәбибуллин белән очрашты. Мөхлис абый безгә сугышта күрсәткән батырлыклары, туган җиребезне саклап калуда күрсәткән тырышлыклары хакында сөйләде. Аның орден - медальләрен балалар зур кызыксыну белән карадылар. Без барыбыз да сугыш кырында ятып калган һәм туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайткан абыйларыбыз алдында баш иябез.
-
Кыр чәчәкләре көне. 08.06.2015

-
Балаларны яклау көне 01.06.2015

Бүген 1 июнь - балаларны яклау көне! Балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар.Бәйрәмнәр белән!
-
Хуш сөекле бакчабыз. 29.05.2015

Сау бул, бакчам.
Сау булыгыз, апалар.
Сез дә безне онытмагыз.
Нәни дусларыгызны онытмагыз.
Әйе, бакчабызда шатлыклы да, моңсу да "Хуш, сөекле бакчабыз" дип исемләнгән чыгарылыш кичәсе булып узды.Бакчабыз 16 карлыгачын очырды.Хәерле ак юл сезгә, балалар!
-
Сабантуе 26.05.2015

Сабан туе , хезмәт туе
Шатлык һәм бәхет туе.
Уйнап, көлеп, җырлап, биеп
Бәйрәм итик көн буе!
Милли бәйрәмебез Сабан туен бакчабызда башлап җибәрдек.Хөрмәтле дуслар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче милли бәйрәмебез Сабан туе белән котлыйбыз!
-
Музыка атналыгы 15.05.2015

Бакчабызда музыка атналыгы.Музыка җитәкчесе Илшат Галимуллин музыка шөгыльләрен бик күңелле алып бара.Балалар төрле җырлар-биюләр өйрәнәләр.Музыка уен кораллары белән танышалар һәм уйныйлар.Төрледән-төрле кичәләр үткәрәләр.
-
Митинг 08.05.2015

Бүген бакчабызның зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме Бөек Җиңүнең 70 еллыгына үткәрелгән Салавыч авыл җирлеге метингысында катнашып чыгыш ясадылар.Алексеева Диана Муса Җәлилнең "Чәчәкләр" шигырен сөйләде."Бабай югалган сугыш кырында" дип аталган җырны сугыш һәм тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына башкардылар. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!
-
Мөхлис абыйда кунакта 07.05.2015

Бүген бакчабызның уртанчылар төркеме Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш ветераны Мөхлис абый Хабибуллинны 9 май бәйрәме белән котлап кайттылар.Балалар сугыш турында җырлар җырладылар, шигырләр сөйләделәр, биеделәр.Безгә тынычлык алып килгәннәре өчен сугыш ветераннарына башыбызны иябез.Рәхмәт сезгә!
-
Фокусчылар парады. 29.04.2015

Цирк.Цирк.Цирк.Әйе, бик күпләребезнең Циркта булганы бар.Ә бүген бакчабызда уртанчылар төркемендә фокусчылар парады үтте.Балалар һәм тәрбиячеләр төрле-төрле фокуслар күрсәттеләр.Ә сез фокусчы була аласызмы?
-
Онытылмас дәхшәтле сугыш еллары. 28.04.2015

Бабай югалган сугыш кырында,
Саклыйбыз өйдә хатларын гына.
Әйе, дәхшәтле Бөек Ватан сугышында күпләребезнең бабайлары, әбиләре катнашкан.Күбесе сугыш кырында ятып калган.Бүген бакчабызда зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә Бөек Ватан сугышы турында презентация карап уздылар.







