Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Әйдәп баручы галимнәр- Татарстан педагогларына" 01.02.2024

Мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан уздырылган "Әйдәп баручы галимнәр- Татарстан педагогларына" исемле республикакүләм кышкы педагогик сессиядә 9 педагогыбыз чыгыш ясап, үз методик алымнары, белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге технологик ачышлары белән республика педагоглары белән бүлештеләр. Аларны кызыксындырган сорауларга тулы итеп җавап биреп, аларның мәнфәгатьләрен кәнагатьләндерделәр.
-
"Күңелле стартлар 31.01.2024

Зурлар төркемендә югары квалификацион категорияле тәрбияче Чулпан Габделбаровна физик культура белем бирү өлкәсенең актив ял итү чарасы итеп "Күңелле стартлар" темасына физик ял сәгате уздырды. Ул үз чиратында спортка һәм физик культурага мәхәббәт тәрбияли, физик сыйфатларны үстерә, җитезлек, тизлек, дуслык, үзара ярдәм хисе тәрбияли алуын хезмәттәшләренә эш тәҗрибәсе мисалында ачыклап үтте.
-
Өчпочмак белән таныштыру 31.01.2024

Кечкенәләр төркемендә эшләүче югары квалификацион категорияле тәрбияче Гөлнара Нурзадовна үзара шөгыльләргә йөрү атналыгы кысаларында математик күзаллауны формалаштыру өлкәсендә "Өчпочмак белән таныштыру" темасы буенча уздырган шөгыле мисалында хезмәттәшләренә үз эш тәҗрибәсе мисалында яңа методик алымнар күрсәтте.
-
Кар бабай ясыйбыз 30.01.2024

Кечкенәләр төркеменда кисеп-ябыштыру шөгылендә "Кар бабай ясыйбыз" темасына ачык шөгыль күрсәтелде, балалар кар бабай ябыштырдылар.
-
"Дымкова бизәге ясау" 29.01.2024

29 январьдән 2 февральгә кадәр үзара шөгыльләргә йөрү атналыгы башланып китте. Бүген уртанчылар төркемендә сәнгати эстетик өлкәсенең рәсем шөгылендә "Дымкова бизәге ясау" темасына ачык шөгыль күрсәтелде.
-
Ралли -Санки 2024/ Чана-Ралли 2024 27.01.2024

Чана-Ралли 2024! Зур рәхмәт коллективка матур чыгышы өчен!
-
Фликеры/ Яктырткыч элементлар 25.01.2024

Бүген балалар бакчасы күләмендә атна дәвамында узган" Үз кулларым белән фликер (яктырткыч элемент) конкурсына нәтиҗә ясалды.Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 100% катнашып, 12 бала призлы урынга лаек булды. Бүләкләү тантанасында район "Юл хәрәкәтлеге иминлеге" ДБУ Казан шәһәре ТУ профилактика бүлегенең Балтач районындагы булекчәсе җитәкчесе Хадыева Лилия Мөхәмматовна да катнашты, балаларга "Саклап.ру" сайтынннан мульфильм күрсәтеп, әңгәмә уздырды.
-
Учим правила дорожного движения/Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 15.01.2024

Юл йөрү кагыйдәләре,
Һәркемгә дә бик кирәк.
Исән- имин яшәр өчен,
Ул безгә зур терәк.
Кечкенәләр төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләрен бик теләп өйрәнәләр. -
Уборка снега на участке/ Участокта карны көрәү 12.01.2024

Өлкәннәр һәм балалар участоктогы карны көрәү һәм уртак хезмәт эшчәнлеген оештыру максатыннан чыгып, хезмәт күнекмәләре формалашу, уңай мөнәсәбәтләр, характер үзенчәлекләре, эш оештыру күнекмәләре тәрбияләу бурычларын чиштеләр.
-
С Праздником!/Бәйрәм белән! 28.12.2023

Яңа елны без көтәбез,
Иң матур бәйрәм диеп,
Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,
Матур киемнәр киеп.
Шагыйрь язган шигырьләрне
Кыен түгел сөйләргә,
Тыңлый безне апалар да,
Әниләр, әбиләр дә,
Колагын куеп тыңлый
Хәтта Кыш бабабыз да!
Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә узган бик матур Яңа ел бәйрәм иртәсен күңелле үткәрдек.







