Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Субботник/Өмә 19.04.2024

Бакчабызда бүген хезмәткәрләр көче белән язгы өмә оештырылды, зур рәхмәт аларга!
-
Формула Семьи/Гаилә формуласы 17.04.2024

"Гаилә формуласы" район бәйгесендә "Иң иҗади гаилә" номинациясендә җиңү яулаган Апановлар гаиләсен котлыйбыз!
-
Солдат белән очрашу 16.04.2024

Бакчабызда бүген СВОдан ялга кайткан батыр солдат егет, Сабирзянов Расил белән бик җылы очрашу булды. Балалар батыр булу серләренә, илебезне саклау - иң зур бурычларның берсе икәненә төшенделәр. Бик зур рәхмәт, Расил, исән-сау, Җиңү белән кайтырга язсын сезгә!
-
Скворцы прилетели/Сыерчыклар кайттылар 05.04.2024

"Сыерчыклар кайттылар" темасына уртанчылар төркемендә кошларның төзелешен формасын өйрәнү максатыннан рәсем эшчәнлеге узды
-
Эвакуация 03.04.2024

Бакчабызда бүген гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эвакуация ясау күнекмәсе үткәрелде. Хезмәткәрләр дә, балалар да бу күнекмәгә җаваплы карап, тиешенчә башкарып чыктылар
-
Творчество на английском языке 02.04.2024

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыбызның тагын бер уңышы! Молодцы, балалар, алда да уңышлар!
-
Без булачак солдатлар, үз илебезнең сакчылары" 05.02.2024

Бакчабызның музыка җитәкчесе Илшат Рашитович "Без булачак солдатлар, үз илебезнең сакчылары" темасы буенча уздырган ачык шөгылендә барлык эшчәнлек төрләре аша балаларның «Ватанны саклаучылар көне» темасына белемнәрен ныгытты. Аның тәрбияләнүчеләре
таныш әсәрне танып белде, музыканың характерын билгели алды, төп хәрәкәт күнекмәләрен камилләштерә алганнарын күрсәтте. Илшат Рашитович үз чиратында балаларның армия һәм аның традицияләре турында белемнәрен ныгытуга иреште, бию хәрәкәтләрен башкару сыйфатын яхшыртты, балаларны табигый тавыш белән җырларга өйрәтте. -
Зима" 05.02.2024

Сегодня в ходе открытого занятия в подготовительной к школе группе воспитатель русского языка Миляуша Альвертовна смогла показать, что, помогая детям раскрыть тему "Зима", она выбирает методы и приемы, соответствующие требованиям ФГОС. Через картины она смогла показать красоту родной природы, помогала детям, научила отвечать на вопросы полными предложениями на русском языке, активизировала словарный запас по данной теме, что способствовало развитию логического мышления, внимания, памяти.
-
Уенчыклар 05.02.2024

Иң кечкенәләрнең икенче төркеме тәрбиячесе Гөлия Зөфәр кызы "Уенчыклар" темасы буенча уздырган ачык шөгыль барышында балаларның бәйләнешле сөйләмен, иҗади кабул итү һәм күзаллауны үстерүен, эстетик хисләр тәрбияләвен, иҗади сәләтләрен формалаштырырга шартлар тудыра алуын үз тәҗрибәсе мисалында ачып бирә алды.
-
/День открытых дверейАчык ишекләр көне 02.02.2024

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык ишекләр көне булып үтте. Лилия Юрьевна сөйләм үсешенең сөйләмнең аваз культурасы, сөйләмнең грамматик төзелешен өйрәтү бүлеге буенча әти-әниләргә, Салавыч күппрофильле лицее укытучыларына ачык шөгыль күрсәтте. Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәләре ныгытылды, балаларда фонетик ишетү, игътибарлылык тәрбияләнде.







