муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Соснинский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422240, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул. Героя Сарвара, д. 4 / Татарстан Республикасы, Балтач районы, Түбән Сосна авылы, Герой Сәрвәр урамы, 4 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-683-27-29 |
E-Mail: | Sosn.sad1985@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Соснинский детский сад" |
Руководитель: | Хасанова Алсу Фаритовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 57 воспитанников / Бездә 57 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 6 педагогa / 6 педагог белем һәм тәрбия бирә |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Соснинский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Нәниләрдә "Ачык ишекләр" көне 20.02.2025
Нәниләр төркемендә үткән «Ачык ишекләр» көненнән матур мизгелләр. Әти - әниләр бик теләп балалар белән бергә шөгыльләнделәр,. Балаларга бик күңелле hәм файдалы булды.
-
«Солдатка посылка» акциясендә катнаштык. 18.02.2025
Әти - әниләр, бакча коллективы «Солдатка посылка» акциясендә катнаштык. Җыелган гуманитар ярдәмне зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләре, әтиләре волонтерларга тапшырдылар. Волонтерлар белән очрашу балаларда зур кызыксыну уятты. Акциядә катнашкан һәр гаиләгә, бакча коллективына зур рәхмәт.
-
"Муса Җәлил - халык улы" 17.02.2025
Зурлар төркемендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган "Муса Җәлил - халык улы" дигән әдәби чара узды. Аның максаты - шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышу. Әлеге чара шигърияткә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уятуга, ватанпәрвәрлек һәм Ватан өчен милли горурлык хисе тәрбияләүгә этәргеч булсын.
-
Уртанчыларда ачык шөгыль 14.02.2025
14е көнне уртанчылар төркемендә ачык ишекләр көне булып узды. Балалар әти-әниләргә үзләренең математик күзаллау шөгылендә алган осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Математика иленә сәяхәткә бардылар, кызыклы, төрле уеннар уйнадылар, яңа төрле белемнәр тупладылар! Әти-әниләр тәрбиячеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр!
-
"Ачык ишекләр"көне 13.02.2025
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык ишекләр көне үтте. Балалар әти-әниләргә үзләренең суз байлыгын, сойлэм осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Таңсылу Ринатовна сөйләм теле шогылен үткәрде, Мәрхәмәтлелек иленә сәяхәткә бардылар, төрле-төрле кызыклы биремнәр үтәделәр.
-
"Ачык ишекләр" көне 13.02.2025
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә "Ачык ишекләр" көне уңаеннан шөгыль үтте. Балалар әти-әниләргә үзләренең математика күзаллау шөгылендә алган осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Математика патшабикәсенә ярдәмгә килделәр. Йортларын төзеделәр, саннарны тәртипләделәр, агачларны утырттылар!
-
"Ачык ишекләр" көне 12.02.2025
Зурлар төркемендә "Ачык ишекләр" көне булып узды. Балалар әти-әниләргә үзләренең математик күзаллау шөгылендә алган осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан тәрбияче Әлфия Набиулловна әти-әниләргә дә үзенең киңәшләрен бирде. Әти-әнилэр тәрбиячеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр!
-
Һөнәрләр турында өйрәнәбез 07.02.2025
Зурлар төркеме шәфкать туташы бүлмәсенә булып, шәфкать туташы һөнәре белән таныштылар. Фонендоскоп, тонометр, шпатель, шприц кебек медицина приборлары турында белемнәрен ныгыттылар. Хезмәт кешесенә хөрмәт, ихтирам күрсәтергә кирәклегенә төшенделәр!
-
Безнең балалар чаңгы ярышында 03.02.2025
2 нче февраль көнне Балтач районында балалар өчен чаңгы ярышы үтеп китте! Исмагилов Салават 2019 нче елгы балалар арасыннан I урынга лаек булды! Нуриев Рүзәл, Нәбиев Әсхәт 2018 нче елгылар арасында актив катнашып, бүләкләргә ия булдылар! Котлыйбыз балаларны, алга таба да уңышлар сезгә!
-
Созвездие - йолдызлык-2025 31.01.2025
Безнең балаларыбыз Бөрбаш авылында Созвездие-йолдыздык 2025 елгы муниципаль этабында бик матур чыгыш ясап кайттылар! Биючеләр дә, Нуриева Алия белән Ахметова Азалия дә бик яхшы әзерлек белән барганнар. Бу балаларны әзерләп сәхнәгә чыгарган педагогларга зур рәхмәт. Балаларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!