муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Соснинский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422240, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул. Героя Сарвара, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-29 |
| E-Mail: | detskiy.sosninskiy@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Соснинский детский сад" |
| Руководитель: | Хасанова Алсу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся |
| У нас учат: | 7 педагогов |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Соснинский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Ачык ишекләр"көне 13.02.2025

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык ишекләр көне үтте. Балалар әти-әниләргә үзләренең суз байлыгын, сойлэм осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Таңсылу Ринатовна сөйләм теле шогылен үткәрде, Мәрхәмәтлелек иленә сәяхәткә бардылар, төрле-төрле кызыклы биремнәр үтәделәр.
-
"Ачык ишекләр" көне 13.02.2025

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә "Ачык ишекләр" көне уңаеннан шөгыль үтте. Балалар әти-әниләргә үзләренең математика күзаллау шөгылендә алган осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Математика патшабикәсенә ярдәмгә килделәр. Йортларын төзеделәр, саннарны тәртипләделәр, агачларны утырттылар!
-
"Ачык ишекләр" көне 12.02.2025

Зурлар төркемендә "Ачык ишекләр" көне булып узды. Балалар әти-әниләргә үзләренең математик күзаллау шөгылендә алган осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан тәрбияче Әлфия Набиулловна әти-әниләргә дә үзенең киңәшләрен бирде. Әти-әнилэр тәрбиячеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр!
-
Һөнәрләр турында өйрәнәбез 07.02.2025

Зурлар төркеме шәфкать туташы бүлмәсенә булып, шәфкать туташы һөнәре белән таныштылар. Фонендоскоп, тонометр, шпатель, шприц кебек медицина приборлары турында белемнәрен ныгыттылар. Хезмәт кешесенә хөрмәт, ихтирам күрсәтергә кирәклегенә төшенделәр!
-
Безнең балалар чаңгы ярышында 03.02.2025

2 нче февраль көнне Балтач районында балалар өчен чаңгы ярышы үтеп китте! Исмагилов Салават 2019 нче елгы балалар арасыннан I урынга лаек булды! Нуриев Рүзәл, Нәбиев Әсхәт 2018 нче елгылар арасында актив катнашып, бүләкләргә ия булдылар! Котлыйбыз балаларны, алга таба да уңышлар сезгә!
-
Созвездие - йолдызлык-2025 31.01.2025

Безнең балаларыбыз Бөрбаш авылында Созвездие-йолдыздык 2025 елгы муниципаль этабында бик матур чыгыш ясап кайттылар! Биючеләр дә, Нуриева Алия белән Ахметова Азалия дә бик яхшы әзерлек белән барганнар. Бу балаларны әзерләп сәхнәгә чыгарган педагогларга зур рәхмәт. Балаларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Афәрин, Сөләйман! 15.01.2025

Бакчабызда тәрбияләүче Ибрагимов Сөләйман әти-әнисе белән "Мин һәм Кызыл китап" исемле кул эшләре конкурсында катнашып, республикада I урынга лаек булды. Ибрагимовлар гаиләсен һәм дә инде тәрбиячесен Наталья Александровнаны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Яңа елны каршылыйбыз 25.12.2024

Төркемнәребездә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте.
-
Котлыйбыз! 06.12.2024

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Сулыклар янында сак булыйк" дигән чара үткәреп, "Суда һәм бозда игътибарлы булам" дигән республика конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. "Видеоролик форматында гадәти булмаган флеш-моб" номинациясендә II урынга лаек булдылар. Котлыйбыз аларны!
-
Әниләрне котладык 19.11.2024










