муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Соснинский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422240, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул. Героя Сарвара, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-29 |
| E-Mail: | detskiy.sosninskiy@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Соснинский детский сад" |
| Руководитель: | Хасанова Алсу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся |
| У нас учат: | 7 педагогов |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Соснинский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы узды 27.02.2025

Сосна балалар бакчасында Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы узды. Һәр төркем солдатлар, моряклар, санитарлар булып киенеп, стройда атлап йөрүдә, командирлар ярышында, патриотик җыр башкаруда һәм уеннар барышында үзләренең осталыкларын күрсәтте. Җиңүче команда кубок белән, һәр катнашучы бала медаль белән бүләкләнде.
-
Нәниләрдә "Ачык ишекләр" көне 20.02.2025

Нәниләр төркемендә үткән «Ачык ишекләр» көненнән матур мизгелләр. Әти - әниләр бик теләп балалар белән бергә шөгыльләнделәр,. Балаларга бик күңелле hәм файдалы булды.
-
«Солдатка посылка» акциясендә катнаштык. 18.02.2025

Әти - әниләр, бакча коллективы «Солдатка посылка» акциясендә катнаштык. Җыелган гуманитар ярдәмне зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләре, әтиләре волонтерларга тапшырдылар. Волонтерлар белән очрашу балаларда зур кызыксыну уятты. Акциядә катнашкан һәр гаиләгә, бакча коллективына зур рәхмәт.
-
"Муса Җәлил - халык улы" 17.02.2025

Зурлар төркемендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган "Муса Җәлил - халык улы" дигән әдәби чара узды. Аның максаты - шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышу. Әлеге чара шигърияткә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уятуга, ватанпәрвәрлек һәм Ватан өчен милли горурлык хисе тәрбияләүгә этәргеч булсын.
-
Уртанчыларда ачык шөгыль 14.02.2025

14е көнне уртанчылар төркемендә ачык ишекләр көне булып узды. Балалар әти-әниләргә үзләренең математик күзаллау шөгылендә алган осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Математика иленә сәяхәткә бардылар, кызыклы, төрле уеннар уйнадылар, яңа төрле белемнәр тупладылар! Әти-әниләр тәрбиячеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр!
-
"Ачык ишекләр"көне 13.02.2025

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык ишекләр көне үтте. Балалар әти-әниләргә үзләренең суз байлыгын, сойлэм осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Таңсылу Ринатовна сөйләм теле шогылен үткәрде, Мәрхәмәтлелек иленә сәяхәткә бардылар, төрле-төрле кызыклы биремнәр үтәделәр.
-
"Ачык ишекләр" көне 13.02.2025

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә "Ачык ишекләр" көне уңаеннан шөгыль үтте. Балалар әти-әниләргә үзләренең математика күзаллау шөгылендә алган осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Математика патшабикәсенә ярдәмгә килделәр. Йортларын төзеделәр, саннарны тәртипләделәр, агачларны утырттылар!
-
"Ачык ишекләр" көне 12.02.2025

Зурлар төркемендә "Ачык ишекләр" көне булып узды. Балалар әти-әниләргә үзләренең математик күзаллау шөгылендә алган осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан тәрбияче Әлфия Набиулловна әти-әниләргә дә үзенең киңәшләрен бирде. Әти-әнилэр тәрбиячеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр!
-
Һөнәрләр турында өйрәнәбез 07.02.2025

Зурлар төркеме шәфкать туташы бүлмәсенә булып, шәфкать туташы һөнәре белән таныштылар. Фонендоскоп, тонометр, шпатель, шприц кебек медицина приборлары турында белемнәрен ныгыттылар. Хезмәт кешесенә хөрмәт, ихтирам күрсәтергә кирәклегенә төшенделәр!
-
Безнең балалар чаңгы ярышында 03.02.2025

2 нче февраль көнне Балтач районында балалар өчен чаңгы ярышы үтеп китте! Исмагилов Салават 2019 нче елгы балалар арасыннан I урынга лаек булды! Нуриев Рүзәл, Нәбиев Әсхәт 2018 нче елгылар арасында актив катнашып, бүләкләргә ия булдылар! Котлыйбыз балаларны, алга таба да уңышлар сезгә!









