Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Гаилә формуласы" узды 20.03.2024

20 нче март көнне Кариле спорткомлексында "Гаилә формуласы" дип исемләнгән чара узды. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Шарифуллина Динәләр гаиләсе катнашып финалга чыкты. Аларга олы рәхмәтебезне җиткереп, алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
III төбәкара балалар иҗат конкурсы"Талантлар парады" 03.03.2024

Бүген районыбызда "Талантлар парады" III төбәкара балалар иҗат конкурсы булып узды. Бу конкурста мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Акбиров Адел I дәрәҗә лауреат, "Забава" бию төркеме II дәрәҗә лауреат, "Сәйлән" төркеме кызлары: Мухаммадиева Айсылу, Насибуллина Сафия III дәрәҗә дипломантка ия булдылар. Афәрин балалар!!! Алга таба да шулай актив булып зур җиңүләргә ирешергә язсын сезгә.
-
28 февраль Дөньякүләм татар халык ашлары көне 28.02.2024

28 февраль Дөньякүләм татар халык ашлары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары күренекле аш-су остасы Гөлфәния Мәхмүтова белән күңелле, тәмле һәм эчтәлекле очрашуда булдылар. Чарада татар милли ризыкларын әзерләү үзенчәлекләре белән якыннан таныша алдылар. Аның куллары белән әзерләнгән тәмле ризыклардан авыз иттеләр.
-
III республикакүләм "Туган тел - тормыш көзгесе" фәнни-гамәли конференция 27.02.2024

27 февраль көнне Кукмара районының Олыяз урта мәктәбендә III республикакүләм "Туган тел - тормыш көзгесе" фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чара кысаларында төрле юнәлешләр буенча бәйгеләр үтте. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Нәбиев Риян "Нәни сандугач" җыр бәйгесендә 3 нче урынга лаек булды. "Сезгә әйтер сүзем бар..." юнәлешендә балалар бакчабызның тәрбиячеләре уңышлы чыгыш ясап, Шәрипжанова Р.З., Муллагалиева Г.Х. 2 нче, Гатауллина Г.Г., Рәхимҗәнова З.Н. 3 нче урыннарны яуладылар.
-
Аҗаган уены - 2024 22.02.2024

22 февраль көнне балаларга хәрби--патриотик тәрбия бирү, бер-берсенә игътибарлылык, дуслык тәрбияләү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Аҗаган уены үткәрелде. Уеннар вакытында балалар җитезлекләрен, тырышлыкларын күрсәттеләр.
-
14 февраль "Бөтендөнья китап бүләк итү" көне 14.02.2024

2012 елдан бирле 14 февраль "Бөтендөня китап бүләк итү" көне буларак билгеләп үтелә. Без балаларга китапка карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү өстендә һәрдаим эш алып барабыз. Безнең бу күңелле чарада китапханәче Лилия Разгил кызы да катнашты.
-
"Балачакның куркынычсыз юлы" шигырь конкурсы 08.02.2024

Балтачның 1 нче номерлы балалар бакчасында үткәрелгән "Балачакның куркынычсыз юлы"-дип исемләнгән шигырь конкурсында: Давлятова Диләрә 1 урын, Ильясов Рияз 2 урын, Хисамов Ризван 3 урын, Галиева Нәфисә 3 урын, Рамазанова Алия, Галиев Ислам, Мухаммадиева Айсылу, Шамсутдинова Лилия катнашучы дипломнарына ия булдылар. Афәрин балалар, сез булдырасыз, алга таба да уңышларыгыз күп булсын.
-
Тәрбиячебез Ризәлә Фанис кызы "Ел тәрбиячесе - 2024" конкурсының зона этабында. 03.02.2024

Тәрбиячебез Ризәлә Фанис кызы "Ел тәрбиячесе - 2024" конкурсының зона этабында катнашты. Киләчәктә дә аңа зур уңышлар телибез. Без сезнең белән горурланабыз!
-
"Татар әкиятләрендә - Экология!" 31.01.2024

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Норма авыл китапханәсендә уздырылган "Татар әкиятләрендә - Экология!" дип исемләнгән әдәби дәрестә катнаштылар. Китапханәче аларга Э. Хуҗахановның "Умырзаяның дуслары", Солтан Шәмсин "Ут хәйләсе", С. Галимованың "Без җиргә кирәк әле" дигән экологик әкиятләре кычкырып укылды. Балалар үз фикерләре аша үзләренең матур уй-теләкләре белән уртаклаштылар.
-
Ралли - Чана 2024 27.01.2024




