Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
"Ак чәчәкләр" акциясе кысаларында Мөхетдинов Данияр белән очрашу. 07.12.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Ак чәчәкләр" акциясе кысаларында Мөхетдинов Данияр белән очрашу кичәсе үткәрелде. Бу очрашуга балалар көче белән концерт оештырылды. Бакчабызның барлык әти-әниләре белән берлектә ак чәчәкләр ясап, аннан җыелган акчаны Даниярның сәламәтлеген ныгыту өчен ярдәм буларак тапшырылды.
-
"Йөрәктән йөрәккә" 29.11.2023

Бистәбезнең 5 нче номерлы балалар бакчасы әниләр көне уңаеннан "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән зонара бәйге уздырды. Бу бәйгедә төркемебездә тәрбияләнүче Мөхетдинов Данияр катнашып ГРАН-ПРИ иясе булды. Алар әтисе белән бергә табигый материаллар кулланып кул эше ясадылар. Әфәрин, Данияр! Киләчәктә дә сиңа зур уңышларга ирешергә язсын.
-
"Ел тәрбиячесе-2024" бәйгесе 29.11.2023

28 ноябрь "Ел тәрбиячесе-2024" бәйгесенең район этабы башланып китте. 29 ноябрь көнне әлеге бәйгенең зона этабы Кариле балалар бакчасында узды. Анда Кариле, Норма, Нөнәгәр, Борбаш, Салавыч балалар бакчасыннан тәрбиячеләр үзләренең педагогик осталыкларын төрле заманча алымнар кулланып, презентация һәм ачык шөгыль аша күрсәттеләр.
28 ноября был дан старт началу районного этапа конкурса "Воспитатель года - 2024". 29 ноября на базе МБДОУ " Карелинский детский сад" прошёл зональный этап этого конкурса, где участвовали воспитатели.
-
"Әни булганда яшәве рәхәт, рәхмәт әнием,сиңа зур рәхмәт 22.11.2023

Бүген бакчабызда кечкенәләр төркемендә "Әниләр көне" уңаеннан бәйрәм иртәсе узды. Кунакка килгән Матрешка үзенең кызыклы уеннары, җырлы-биюләре белән бәйрәмне җанландырып җибәрде.
-
Балтач спорткомлексында XII нче спартакиада ярышлары. 15.11.2023

Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Балтач спорткомлексында XII нче спартакиада ярышлары булып узды. Бу ярышта безнең бакчабыздан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да көч сынаштылар һәм икенче урынга ия булдылар. Шулай ук шашка ярышында актив катнашучы Закиров Бәхтиребез дә булдырып, тырышып уйнады. Афәрин балаларыбыз, алга таба да сезгә сау-сәламәт булып үсәргә, тагын да зур уңышларга ирешергә язсын.
-
13 ноябрь - яхшылык коне 13.11.2023

13 ноябрь яхшылык көне уңаеннан уртанчылар төркеме "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
-
"I speak English"- "Я говорю по английски" 10.11.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Набиев Риян Балтач районының 2 нче номерлы балалар бакчасында узган "I speak English" конкурсында катнашып II урынга лаек булды. Инглиз телен яратып өйрәнүче Риян бик матур чыгыш ясады. Алга таба да аңа уңышлар телибез.
-
Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен бел! 09.11.2023

Бүген Балтач районы юл иминлеге бүлекчәсенең җитәкчесе Л.М.Хадиева һәм әти-әниләр белән берлектә юл иминлеген саклау буенча " Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен бел!" дигән темага бәйрәм иртәсе узды. Зурлар төркеме балалары бу өлкәдә үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик җанлы һәм күңелле узды.
Сегодня с детьми старшей группы был проведен праздник по безопасности дорожного движения, где дети смогли показать свои знания и навыки в этой области. В качестве гостя мероприятия была приглашена начальник отделения в Балтасинском районе отдел профилактики ТУ г. Казань ГБУ " Безопасность дорожного движения" Л.М.Хадиева и родители. -
4 ноябрь - Халыкар бердәмлеге көне 03.11.2023

4 ноябрь - Халыкар бердәмлеге көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына бердәмлек төшенчәсе турында мәгълүмат бирелде. "Бердәмлек" төшенчәсе туплану, берләштерү төшенчәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек,татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән. Шушы төшенчәне чагылдырып балалар белән бердәм композиция төзелде.
-
"Каенлык чишмә"сенә экскурция 30.10.2023

Зурлар төркеме Туган як чишмәләрен өйрәнү максатыннан "Каенлык чишмә"сенә экскурциягә бардылар.



