Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Закиров Р.М. призына рус шашка турниры 08.04.2024

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Закиров Р.М. призына рус шашка турниры узды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Закиров Бәхтияр малайлар арасында 1 нче урынга лаек булды. Шулай ук Шарифуллина Динә дә уеннарда актив катнашты. Котлыйбыз сезне балалар! Алга таба да зур уңышларга ирешергә язсын сезгә!
Тәрбиячеләр: Гатауллина Г.Г., Шарипҗанова Р. З. -
Районкүләм "Балтач малае, Балтач кызчыгы-2024" бәйгесе 05.04.2024

Районкүләм "Балтач малае, Балтач кызчыгы-2024" бәйгесендә зурлар төркеменә йөруче Рамазанова Алия Ленар кызы катнашты һәм ll нче"Самая яркая" номинациясе дипломы белән бүләкләнде. Алия сине чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба уңышларың дәвамлы булып, тагын да зур уңышларга ирешүеңне телибез.
Тәрбиячеләр: Якупова З.И., Зайнуллина Г.Т.
Музыка җитәкчесе: Габдрахманова З.Б. -
Районкүләм "Балтач малае,Балтач кызчыгы - 2024" бәйгесе 05.04.2024

Районкүләм "Балтач малае, Балтач кызчыгы - 2024" бәйгесендә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөруче Ильясов Рияз Рәлиф улы катнашты Һәм ll нче дәрәҗә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Рияз сине ихлас күңелебездән җиңүең белән котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар телибез.
Тәрбиячеләр: Гатауллина Г.Г., Шарипҗанова Р.З.
Музыка җитәкчесе: Габдрахманова З.Б. -
КВН "Кошлар дөньясында" 04.04.2024

"Кошларга булышыйк" атналыгы кысаларында уртанчылар төркеме балалары белән "Кошлар дөньясында" дигән КВН уздырылды. Әлеге чара барышында "Чыпчыклар" һәм "Сыерчыклар" командалары кошлар турында белемнәре буенча ярыштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук хәрәкәтле уеннар уйнадылар, кошлар турында җырлар җырладылар.
В рамках недели "Помоги пернатым" с детьми средней группы был проведен КВН "В мире птиц", где команды "Воробушки" и "Скворушки" решали разные задачи, отвечали на вопросы, соревновались в знаниях о птицах. В ходе игры дети так же играли в подвижные игры, пели песни про птиц. -
"Безнең канатлы дусларыбыз" 01.04.2024

Халыкара кошлар көне - экологик бәйрәм, ул ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә безнең балалар бакчасында "Безнең канатлы дусларыбыз" дигән күңел ачу чарасы оештырылды. "Балтач" ГПКЗ инспекторы И.И. Фатихова бәйрәмнең хөрмәтле кунагы булды.
Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре кошлар турында шигырьләр укыды, табышмаклар чиште, уеннар уйнады. Балалар шулай ук музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.
Тематик көнне йомгаклап, балалар канатлы дусларга сак карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Тематик көн "Кошларны яратыгыз һәм аларга ярдәм итегез!" девизы астында узды.
Международный день птиц - экологический праздник, который отмечается ежегодно 1 апреля. В честь этого праздника в нашем детском саду было организовано познавательно-развлекательное мероприятие "Наши пернатые друзья". Гостем праздника стала инспектор ГПКЗ "Балтасинский" Фатихова И.И.
Воспитанники подготовительной к школе группы читали стихи про птиц, разгадывали загадки, играли в игры. Так же дети выступили с музыкальными номерами.
В заключении тематического дня ребята сделали вывод, что к пернатым друзьям надо относиться бережно и проявлять о них заботу. Тематический день прошел под девизом: "Любите и помогайте птицам!". -
"Яшел ут - 2024" бәйгесе 26.03.2024

"Яшел ут - 2024" бәйгесендә тәрбиячебез Габдрахманова Венера Магъсумҗан кызы уңышлы чыгыш ясап, авыл балалар бакчалары арасында I нче урынны яулады. Венера Магъсумҗан кызын әлеге җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез!
-
На церемонии награждения 22.03.2024

Сегодня наш воспитатель Зайнуллина Гульшат Табрисовна участвовала на торжественной церемонии награждения победителей и призёров, конкурсов, проводимых Министерством образования и науки. На этом мероприятии вручён диплом о получении гран-при в конкурсе "Авыл укытучысы - 2023". Поздравляем Гульшат Табрисовну с этой победой, желаем дальнейших успехов в работе.
-
"Хуш киләсең, Нәүрүзбикә!" 21.03.2024

Җылы, кояшлы язны каршылап, бакчабызга "Хуш киләсең, Нәүрүзбикә" дип бәйрәм уздырдык. Шаян Кыш бабай кызыклы ярыш-уеннар аша, Нәүрүзбикә белән көч сынаштылар. Әлбәттә балалар да читтә калмады. Нәүрүзбикә балалар белән биеде, җырлады,уеннар уйнады. Бәйрәм азагында балалар мич коймаклары белән сыйланды.
-
"Гаилә формуласы" узды 20.03.2024

20 нче март көнне Кариле спорткомлексында "Гаилә формуласы" дип исемләнгән чара узды. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Шарифуллина Динәләр гаиләсе катнашып финалга чыкты. Аларга олы рәхмәтебезне җиткереп, алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
III төбәкара балалар иҗат конкурсы"Талантлар парады" 03.03.2024

Бүген районыбызда "Талантлар парады" III төбәкара балалар иҗат конкурсы булып узды. Бу конкурста мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Акбиров Адел I дәрәҗә лауреат, "Забава" бию төркеме II дәрәҗә лауреат, "Сәйлән" төркеме кызлары: Мухаммадиева Айсылу, Насибуллина Сафия III дәрәҗә дипломантка ия булдылар. Афәрин балалар!!! Алга таба да шулай актив булып зур җиңүләргә ирешергә язсын сезгә.



