Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Абдулла Алишка 105 яшь 24.10.2013

22 нче октябрь көнне Абдулла Алишка 105 яшь тулу уңаенан башлангыч класслар өчен ачык чара үткәрелде. 15 сентябрь – Абдулла Алишка 105 тулган көн. Балалар язучысы буларак без аның бик күп әсәрләре белән таныштык. Озынайтылган көн төркеме тәрбиячеләре җитәкчелегендә кичә үткәрелде. Башлангыч класс укучылары тарафыннан “Койрыклар”, “Сер тотмас үрдәк”, “Нечкәбил” әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
Физкультура буенча ачык дәрес 24.10.2013

24 октябрь көнне физкультура укытучысы Зайнуллин И.М. 4 сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте.
-
Башлангыч сыйныфлар өчен “Хезмәт кешесе-хөрмәт кешесе” дигән кичә үтте. 23.10.2013

23 нче октябрь көнне башлангыч сыйныфлар өчен “Хезмәт кешесе-хөрмәт кешесе” дигән кичә үтте. Кичәгә Игенче күмәк хуҗалыгының атказанган терлекчесе Мортазина Г, игенче Фаткырахманов Р. чакырылды. Алар игенче, терлекче һөнәрләре, хезмәтләре өчен күрсәтелгән хөрмәт турында сөйләделәр.Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
21 нче октябрь көнне мәктәптә корбан ашы үткәрелде. 22.10.2013

21 нче октябрь көнне мәктәптә корбан ашы үткәрелде.
-
2 сыйныф укучылары эзтабар булырга әзерләнәләр. 21.10.2013

21 нче октябрь көнне педагог-организатор Закирова З.Д. 2 сыйныф укучылары белән “Кемнәр алар эзтабарлар?” дигән темага сөйләшүләр алып барды
-
21 нче октябрь көнне мәктәбебездә башлангычлар декадасы дәвам итә. 3 сыйныфта әдәби укудан “Тылсымлы әкиятләр. “Өч кыз” әкияте” темасына ачык дәрес булды. 21.10.2013

21 нче октябрь көнне мәктәбебездә башлангычлар декадасы дәвам итә. 3 сыйныфта әдәби укудан “Тылсымлы әкиятләр. “Өч кыз” әкияте” темасына ачык дәрес булды.
-
СХПК “Кама” призына кул көрәше буенча ярышлар 20.10.2013

19 нчы октябрь көнне Пыжмарада 50 кг-га кадәрге үлчәм авырлыгындагы 1996-97 нче елгы кызлар өчен СХПК “Кама” призына үткәрелгән кул көрәшендә Камалетдинова Зөбәрҗәт III урынны яулады. 70 кг-га кадәрге үлчәм авырлыгындагы 1998-99нчы елгы егетләр өчен кул көрәшендә Саляхов Шәфкать III урынны яулады. Молодцы! Без сезнең белән горурланабыз!
-
Макулатура җыю башланды. 19.10.2013

Сыйныфлар арасында макулатура җыю буенча ярыш башланды. Һәр класс тырышып макулатура тапшыра.
-
“Бердәмлек”балалар оешмасының чираттагы утырышы 19.10.2013

“Бердәмлек”балалар оешмасының чираттагы утырышы булды. Киләсе һәм бу айга күп эшләр планлаштырылды.
-
“Кыргый һәм йорт хайваннар”темасына ачык дәрес 18.10.2013

Башлангычлар декадасы ачык дәресләр белән тулылана. Бүген беренче сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү дәресендә “Кыргый һәм йорт хайваннар”темасына ачык дәрес күрсәттеләр












