МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Традиционная линейка/Традицион линейка 04.05.2026

Традиционная линейка. 1-4 классы.
Традицион линейка. 1-4нче сыйныфлар.
-
Традиционная линейка/Традицион линейка 04.05.2026

Традиционная линейка. 5-11 классы.
Традицион линейка. 5-11нче сыйныфлар.
-
Сбор макулатуры/Макулатура җыю 04.05.2026

Сбор макулатуры:
5 мая – 1-4 классы;
6 мая – 5-11 классы.
Макулатура җыю:
5нче май - 1-4нче сыйныфлар;
6нчы май - 5-11нче сыйныфлар. -
Стенд 04.05.2026

Стенд, посвящённый Празднику Весны и Труда.
Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган стенд.
-
Баскетбол буенча «Кояш Кубогы» призларына турнир 03.05.2026

3нче май көнне «Кариле» спорткомплексында Балтач районының 2008нче елда һәм аннан яшьрәк туган егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча «Кояш Кубогы» призларына турнир булып узды.
Егетләр арасында:
II урын - Балтач гимназиясе
Иң яхшы уйнаучы - Хәкимов Наил
Котлыйбыз! -
Всероссийская акция «Субботник» 02.05.2026

В минувшие выходные гимназисты дружно вышли на всероссийский субботник! Вместе с учителями убирали школьную территорию, собирали листву, приводили в порядок территорию гимназии. Каждый внёс свой вклад: старшеклассники помогали с тяжёлыми работами, а средние классы с энтузиазмом собирали мусор и украшали двор. Атмосфера была по-настоящему весенней и объединяющей - все работали с улыбками, а в перерывах делились впечатлениями и пили горячий чай. Такие акции не только делают наш район и школу чище, но и учат заботиться о природе, быть ответственными и сплочёнными. Мы гордимся нашими учениками и благодарим всех, кто принял участие!
-
С праздником!/Бәйрәм белән! 01.05.2026

С праздником 1 Мая! С днём весны и труда.
1нче Май бәйрәме белән! Яз һәм хезмәт көне белән.
-
Эстафета 01.05.2026

1нче май көнне «Беренче Май» эстафетасы булып узды. Эстафетада районның барлык мәктәпләреннән командалар катнашты.
I урын - Балтач гимназиясе
Котлыйбыз! -
Җиңел атлетика ярышы 01.05.2026

1нче май көнне футбол стадионында җиңел атлетика ярышының дәвамы булып узды.
800м йөгерү кызлар:
I урын - Габдрахманова Мәдинә
III урын - Хәйретдинова Иркә
800м йөгерү егетләр:
I урын - Ефремов Алексей
1500м йөгерү кызлар:
II урын - Газыймова Әминә
3000м йөгерү егетләр:
II урын - Ефремов Алексей
400м йөгерү кызлар:
I урын - Әнвәрова Айсылу
1500м йөгерү кызлар:
I урын - Әнвәрова Айсылу
2009-2010нчы елда туган егетләр арасында:
III урын - Балтач гимназиясе
2009-2010нчы елда туган кызлар арасында:
I урын - Балтач гимназиясе
Котлыйбыз! -
«Струна» төркеме 30.04.2026

Балтач гимназиясе базасында хәрби темага җырлар башкаручы «Струна» төркеме үзенең бер яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Төркемне тудыручыга, аның репертуарын баетып торучыга, солистларына, инструменталь ансамбльдә уйнаучыларга һәм, әлбәттә инде, тамашачысына бу гаять тә әһәмиятле бәйрәм. Һәм шушы бер ел эчендә алар махсус хәрби операциягә битараф калмыйча, җырларын район халкына, фестивальләр аша республикада яшәүчеләргә дә җиткерә алдылар. Шушы бер ел эчендә алар районда аерым концертлар куйдылар, шул концерттан кергән акчаны хәйрия итеп солдатларыбызга даими ярдәм илтеп торучы волонтерларыбызга тапшырдылар. Шушы бер ел эчендә алар, икеме-өчме тапкыр госпитальгә барып яралы солдатларыбызга концерт күрсәттеләр, буш кул белән бармадылар, гуманитар ярдәм дә җыеп алып бардылар. Шушы бер ел эчендә алар клип төшереп, аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Күреп торасыз, “Струна”ның бәйрәм итәрлеге бар. «Струна»ның солисты Диләрә Дмитриева, махсус хәрби операциядә мобилизация кысаларында хезмәт итүче Николай Дмитриевның кызы. Диләрәнең әнисе Эльвира әлеге төркемгә нигез салучы, аны яшәтүче, музыка укытучысы Римма Әхтәмованы музыкаль продюссерлары дисәң дә буладыр. Гитарада, барабанда Сөләйман, Аяз, Илназ, Матвей уйный. Аларның музыка җитәкчеләре Тимербаев Раил Аьфред улы. Ә инде Балтач гимназиясе яшь талантларга ныклы терәк булып тора, «Струна» оештырган чаралар гимназия балалары өчен патриотизмның бер алымы, Диләрә дә, егетләр дә гимназиядә белем ала. «Струна»ның бер яшьлегенә кунаклар да килгән иде, иң кадерле кунаклар, әлбәттә инде, махсус хәрби операциядәге егетләрнең әти-әниләре, туганнары, батырларча һәлак булган гимназия укучылары Илдар белән Рөстәмнең әниләре: Тәнзилә Галиева белән Раушания Фәйзрахманова һәм башка шәһит киткәннәрнең туганнары да килгәннәр иде. Шулай ук биредә «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы филиалы координаторлары Дилүс Гатиятуллин белән Гөлүзә Сәгъдиева да катнаштылар. Юбилейга җырчы Ленур Биктимеров та килгән, аның башкаруында җырлар күңелләргә үтеп кереп, күзләрне яшьләндерде. Районыбызның мәшһүр җырчысы, «Струна»ның нигез салучы Айсылу Әсәдуллина да кунак буларак кына килмәгән, үзәк өзгеч җырын да алып килгән. «Басыйк аягурә» дигән җыры һәркемне урыныннан кузгатты, җыр азагына кадәр аудитория аягура басып торды. Казан каласыннан Татарстан Диния Нәзарәтенең мөфти урынбасары Мансур Хәзрәт Җәләлетдинов җитәкчелегендә «Батырлар терәге» үзәгенең солдат гаиләләре белән эшләүче, үзәк рәисенең урынбасары Гөлнара Ибраһимова да үзенең юнармеец балалары белән кайтып, «Струна»ны котлап, рәхмәт хатлары тапшырып китте. Клипка нигез салучы Алисә дә бәйрәмнең кадерле кунагы иде. «Струна»ның исеме Рәсәйнең танылган җырчысы Юта репертуарындагы «Струна» кушаматлы батыр ватандашыбызга бәйле, ул «Струна» да гомерле булсын, безнең «Струна»бызга да хәерле бәрәкәтле уңышлы гомерләр телик.
«Хезмәт» Балтач район газетасы














