МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Футбол буенча район беренчелеге 28.05.2026

28нче май көнне Балтач футбол стадионында 2012нче елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында футбол буенча район беренчелеге булып узды.
I урын - Балтач гимназиясе
Иң яхшы һөҗүмче - Галиев Әмир
Котлыйбыз! -
4нче И сыйныфы 26.05.2026

Тиздән гимназия парталары артында үткән 4 елны якты хәтирәләр белән искә алырбыз. Менә шушы матур да, җаваплы да чорда балаларыбызның кулыннан тотып, аларны белем дөньясына алып кергән, сабыйларның күңел серләрен аңлаган кадерле укытучыбыз – Әлфия Әмировнага олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Дүрт ел эчендә сез безнең балаларыбыз өчен башлангыч белем бирүче генә түгел, ә икенче әни, якын дус һәм киңәшче булдыгыз. Сезнең сабырлыгыгыз, һәр балага индивидуаль якын килүегез, һәрвакыт елмаеп каршы алуыгыз балаларның күңелендә укуга, әдәп-әхлакка, кешелеклелеккә тирән нигез салды. Сез аларны ялгышсалар – кичердегез, уңышларына – безнең белән бергә сөендегез. Класста татулык, дуслык мөхите тудыра алуыгыз, балаларның мәктәпкә яратуын арттырды. Кадерле Әлфия Әмировна! Сезгә авыр һәм мактаулы хезмәтегездә чиксез сабырлык, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Балаларга биргән ныклы белемегез, җылы карашыгыз һәм киң күңелегез өчен мең-мең рәхмәт. Безнең балаларның уңышлары сезнең хезмәтегезнең иң зур бәясе һәм җимеше! Ихтирам һәм тирән хөрмәт белән, 4нче И сыйныфы укучыларының әти-әниләре.
-
Традиционная акция «Самолётик будущего» 26.05.2026

Сегодня на торжественной линейки прошла традиционная акция «Самолётик будущего». Первоклассники подготовили трогательные послания для выпускников: на каждом бумажном самолётике - искренние пожелания удачи, вера в успех и детские надежды на самое лучшее. В добрый путь, выпускники! Пусть этот новый этап жизни будет ярким, успешным и счастливым!
-
«Последний звонок-2026» 26.05.2026

26 мая в гимназии прозвучал последний звонок! Этот день навсегда останется в памяти учеников, родителей и учителей. Праздник начался с самого утра: под весёлую музыку и живой коридор из аплодисментов 9-е и 11-е классы отправились на свой главный школьный рубеж.
Атмосфера была по-настоящему тёплой:
Ученики 10-х классов подготовили трогательный плакат для выпускников.
Первоклассники встречали будущих абитуриентов не только цветами, но и душевными подарками. Вместе со своим советником по воспитанию они смастерили бумажные самолетики - символ полёта во взрослую жизнь - и написали на них самые искренние пожелания. Торжественная линейка прошла на одном дыхании. В этот день отличников учёбы наградили за их старания и трудолюбие.
Программа выступлений получилась невероятно насыщенной и эмоциональной:
Девятиклассники растрогали всех проникновенной песней. Выпускники 11-х классов читали стихи о школьных годах и прощались с учителями. Кульминацией праздника стал красивый и грациозный вальс выпускников. С напутственными словами к ребятам обратились их первые учителя и родители, чьи речи были наполнены гордостью и светлыми эмоциями. Пусть эти воспоминания согревают сердца наших выпускников долгие годы! Желаем им лёгкого пути, ярких открытий и больших побед! -
«Соңгы кыңгырау-2026» 26.05.2026

Балтач гимназиясендә бүген «Соңгы кыңгырау» чыңлый. Гимназия директоры Айгиз Миннемуллин чыгарылыш сыйныф укучыларына ак юл теләде, «Дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тәмамлап, олы йөрәкле, зур кешеләр булыгыз, районыбыз данына әверелегез», диде ул. Тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты, ул исә Балтач районына, аның кешеләренә карата булган җылы фикерләрен белдерде, укучыларга уңышлар теләде.
-
Последний звонок-2026/Соңгы кыңгырау-2026 26.05.2026

26 мая в Балтасинской гимназии прозвучал последний звонок для выпускников.
26нчы май көнне Балтач гимназиясендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
-
«Соңгы кыңгырау-2026» 26.05.2026

Соңгы кыңгырау, соңгы дәрес, дип унбер ел мәктәптә белем, аң-зиһен туплап олы тормыш юлына чыгып киткән буын без. Һәм хәзерге чыгарылыш сыйныф укучыларына карыйсың да, хатирәләр яңара, китәр вакыт җиткәч, китәселәр килми шул ул, бераз тоткарланасы, кадерләнеп, назлы песидәй сырпаланып аласы килә. Чөнки нәкъ менә әлеге «Соңгы кыңгырау»да чыгарылыш карлыгычларын мактыйлар, изге теләкләр телиләр, – иң матур, якты мизгелләр шушы «Соңгы кыңгырау» тантанасыннан башлана да инде. 26нчы май көнне районыбыз мәктәпләрендә уку елы тәмамлануны белдереп «Соңгы кыңгырау» чыңлады. Тәэсирле мизгелләр тантаналы линейкада дәвам итә, – күңелгә тия торган күренешләрдән еламый түзеп кара! Бәйрәмгә кем ничек якын килә инде, Балтач гимназиясендә менә елдагыча, традицион тәртиптә әзерләнгәннәр, беренчеләр үзләреннән зур чыгарылыш абый-апаларына кәгазь самолетиклар бүләк итте, шигырьләр сөйләделәр, 11 сыйныфлар вальс биеде, изге теләкләрен ирештерде, әти-әниләр дә рәхмәт әйттеләр, матур теләкләр җыр аша да яңгырады, беренче укытучылары да килгән, алар да күркәм йолага тугры калып, беренче сыйныфтан бирле саклап тоткан балаларның уку-язу дәфтәрләрен тапшырдылар. 9 сыйныфлар гитарага җырлады. Балтач гимназиясенең «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты, уку алдынгыларына бүләкләр, мактау таныклык-лары тапшырды.
– Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укучылар, укытучылар, остазлар, – дип башлады сүзен Рамил Нотфуллин Рәсәй һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң. – Бүгенге «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары ныклы хәзерлек белән килделәр. Уку дәверендә сезгә укытучыларыбыз белем генә биреп калмадылар, алар сезгә ватанпәрвәрлек, сабырлык, кешелеклелек сыйфатларына ия булырлык дәрәҗәдә тәрбия бирергә тырыштылар (бу урында укучыларның тантанага кадәр остазларыннан киңәш-табыш ишетеп, гыйбрәтле сүзләрдән генә торган видеофильм тәкъдим итүләрен дә әйтергә кирәк, чыгарылыш 9 сыйныфларда күңелгә тиярлек сыйныф сәгате булды, мәсәлән. ав.) Мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзегезгә белем биргән, олы тормыш юлына әзерләгән укытучыларыгызны онытмагыз, мәктәп елларының иң истәлекле хатирәләре булган «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен дә күңел түрегездә саклагыз, хәзер инде алдыгызда зур җаваплылык – имтиханнар чоры.
592 бала белем алган Балтач гимназиясен быел 19 унберенче һәм 70 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. 2025-2026нчы уку елы гимназия өчен нәтиҗәле булды, коллектив 1 миллионлык грант ота алды, укучылар да, укытучылар арасында да хәйран суммалы грантлар отучылар бар, республика олимпиадасында 71 призлы урынга ия, төбәкара олимпиадада 19 укучысы урын алды. Балтач гимназиясе директоры Айгиз Миңнемуллин һәрбер уңышка куана, тантанада яшь театр артистларын иҗади киңлекләргә алып чыккан Алсу Илдаровнага Рәхмәт хаты тапшырылуында, махсус хәрби операциягә гуманитарканы оештырып җибәрүдә актив эшчәнлек алып барган укытучылар Равилә Шәрипова белән Гөлфия Шакирова полк командирының Рәхмәт хатына лаек булуларында да директорның һәр эшкә җитди карап стимул бирүе әнә шулай зур уңышларга этәрә. Командирның Рәхмәт хаты директорның үзенә дә бар иде һәм аны үзе дә махсус хәрби операциягә даими булышучы, Ватанны саклаучыларның гаиләләренә рәхимлелек күрсәтүче Рамил Нотфуллинның тапшыруы дәрәҗәле булды. Матур узды «Соңгы кыңгырау» бәйрәме, һава шартлары да кояшлы-җылы җилле көнен кызганмады, Аллаһ Раббыбыз яңгырын да яудырмый торды. Ветеран укытучылар, гимназияне тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы студентларны күрү бәйрәмнең ямен арттырды гына. Чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф бүлмәләре шарлар белән бизәлгән, өстәлләрендә чыгарылыш альбомнары, исемнәре атап язылган тәмле капкейклар, чәчәкләр... Бик матур көн булды, күңелләр тулды, балалар өчен сөенечләр артты, нинди бәхетле бит алар, әти-әниләр бәйрәмгә нәрсә кирәк барысын да булдырган, инде илләргә иминлек килсен дә, балаларыбызга бәхетле көннәр, якты киләчәк насыйп булсын!«Хезмәт» Балтач район газетасы
-
Поход (1-11 классы) 25.05.2026

В парке «Сабантуй» состоялся настоящий праздник дружбы и спорта! В походе «Первых» приняли участие все классы - с 1 по 11, а также классные руководители и сотрудники нашей гимназии.
Что было на празднике?
Весёлые подвижные игры.
Игры разных народов, где каждый смог почувствовать себя частью большой и дружной команды.
Много смеха, радости и новых знакомств!
Наши ребята проявили сплочённость, взаимовыручку и настоящий командный дух. Было здорово видеть, как все вместе - и младшие, и старшие - с азартом участвовали в эстафетах, знакомились с традициями разных народов и поддерживали друг друга. Смотрите фотографии - на них запечатлены самые яркие моменты нашего похода! -
24 мая - День славянской письменности и культуры 23.05.2026

День славянской письменности и культуры ежегодно отмечается 24 мая. День славянской письменности и культуры объединяет историю, духовность и национальное самосознание. День славянской письменности и культуры - это не просто памятная дата, а живое культурное явление, объединяющее духовные, образовательные и творческие Республика Татарстан традиции. Советник Шакирова Г.М. организовала мероприятие с элементами дискуссии «Язык изменчив, как сама жизнь».
Цель: формирование осознанного отношения к использованию заимствованных слов, развитие навыков работы со словарями, осмысление связи языка и культуры. Ребятам предлагалась выписать на отдельные карточки популярные у сверстников заимствованные слова из других языков. Затем обсуждали, насколько целесообразно использование заимствованных слов и возможно ли найти подходящий аналог в родном языке. По завершении советник обсуждала с обучающимися важность сохранения родного языка, а также тесную связь языка и культуры. -
Техник фәннәр докторы Азат Шәймулла улы Зиятдинов истәлегенә көрәш буенча район беренчелеге 23.05.2026

23нче май көнне 2010нчы, 2012нче, 2013нче еллларда туган һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр арасында техник фәннәр докторы Азат Шәймулла улы Зиятдинов истәлегенә көрәш буенча район беренчелеге узды.
75 кг үлчәү авырлыгында:
III урын - Галимуллин Гөмәр
III урын - Гәбделхаев Әсхәт
36 кг үлчәү авырлыгында:
II урын - Ризванов Юныс
40 кг үлчәү авырлыгында:
II урын - Хәйретдинов Ирек
Җиңүчеләрне котлыйбыз!














