МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 541 542 543 544 545 546 ( 547 ) 548 549 550 >>
-
Павлов А.П. белән очрашу 09.12.2016

9 нчы декабрь көнне гимназиянең 6нчы А классында сыйныфташымның туганы белән очрашу булды. Аның исеме - Павлов Андрей Петрович. Ул, “Грозный” ракета крейсерында 2 нче ранглы капитан булып, Кара диңгез флотында хезмәт иткән. Хәзер аңа 76 яшь. Андрей Петрович Балтачта туып үскән, яшәгән, укыган. Озак еллар Севастопольдә яши, Балтачка кунакка гына кайта. Ул 25 ел флотта хезмәт иткән, бик күп илләрдә булган, диңгез-океаннарны кичкән. Диңгезче булу аның кечкенә чагындагы хыялы булган, һәм ул чынга ашкан. Андрей Петрович безгә үзенең эше турында сөйлде. Бу эшкә өйрәнү авыр диде, ләкин миңа рөхсәт бирсәләр, хәзер дә диңгез буйлап йөреп кайтыр идем, ди. Үзенең яшь чагындагы фотоларын күрсәтте. Хәрби училищены тәмамлагач, курсантларның һәрберсенә тапшырылган кортигын да алып килде. Бу кортикны тотып карау безгә аеруча ошады. Аның хатыны, кызы, оныгы һәм оныкларының балалары бар икән инде. Без Андрей Петровичка күп сораулар яудырдык, ул исә аларга тулы итеп җаваплар бирде. Бу очрашу безгә бик кызык һәм күңелле булды.
-
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган бәйге 09.12.2016

Казан Кремлендә коррупциягә каршы бәйге булып узды. Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Бүләкләү чарасын Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ачып җибәрде. Балтач гимназиясенең 5нче А сыйныфы укучысы Мәликә Кәлимуллина (җитәкчесе Лариса Магсумова) Рәхмәт хаты һәм “Хезмәт” газетасы редакциясе “Басма материаллар циклы” номинациясендә дипломга ия булды.
-
Нәрсә? Кайда? Кайчан? уены 09.12.2016

9 нчы декабрь көнне МБУГУ “Балтач гимназиясендә” “Реал” үзидарәсе тарафыннан 9 -11 нче сыйныфлар өчен Нәрсә? Кайда? Кайчан? уены үткәрелде. Кызыклы сораулары, көйләре белән үзенчәлекле булган чара барлык укучыларның һәм укытучыларның күңеленә бик хуш килде.
-
“Үз геройларыңны бел” 09.12.2016

9 нчы декабрьдә Ватан геройлары көне уңаеннан МБУГУ “Балтач гимназиясе”ндә “Үз геройларыңны бел” исеме астында чара уздырылды. 9 нчы А һәм 9 нчы Б сыйныф укучылары төрле чорда яшәгән геройлар һәм аларга бирелгән орден, медальләр белән танышты.
-
Шәрифуллин Ф.Г. белән очрашу 08.12.2016

8 нче декабрь көнне МБГБУ "Балтач гимназиясе"ндә коррупция көненә багышланган чара булып узды. 7 нче А сыйныфы укучылары белән очрашуга Балтач районы прокуратурасының вакытлыча прокурор вазифасын башкаручы Шәрифуллин Фәрит Гөмәр улы килде. Әңгәмә барышында коррупциянең төрле өлкәләрдә чагылышы ачыкланды.
-
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс 08.12.2016

8нче декабрь көнне 8нче б сыйныфы кызларына Әхмәтханова Дамира апа камыр ризыклары әзерләү буенча осталык дәресе тәкъдим итте. Пешекче һөнәрендә ике дистә елдан артык эшләүче Дамира апа гөбәдия һәм башка камыр ризыклары пешерү осталыгы белән уртаклашты. Үзләренең дә өлеше кергән гөбәдия белән чәй эчү укучыларның күңеленә бик хуш килде. Үз эшенең чын остасы булган һөнәр иясенең киңәшләре кызларга киләчәк тормышларында ярдәм итәр.
-
Туризм ярышы 08.12.2016

8нче декабрь Субаш мәктәбендә үткән туризм ярышында Гыйләҗетдинова Элина 3нче урын, Закиров Азамат 2нче урын, Гыйләҗетдинова Эльвина 1нче урынны алуга ирештеләр. Котлыйбыз һәм Республикада зур унышлар телибез!
-
Рәсәйкүләм ИНФОРМАТИКА олимпиадасының муниципаль этабы 07.12.2016

8 нче А сыйныфы укучысы Закиров Азат Рәсәйкүләм информатика олимпиадасының муниципаль этабында призер статусына ия булды. Котлыйбыз!!! Афәрин!!!
-
“Юные пожарные” отрядының әгъзалары 07.12.2016

“Юные пожарные” отрядының әгъзалары пожарниклар костюмын вакытка кию буенча тренировка дәресләре үткәрделәр.
-
Рәсәйкүләм БИОЛОГИЯ олимпиадасының муниципаль этабы 06.12.2016

11 нче А сыйныфы укучысы Вәлишина Чулпан Рәсәйкүләм биология олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче, 7 нче А сыйныфы укучысы Гәлләметдинов Азамат һәм 9 нчы А сыйныфы укучысы Җәләлов Илдар призер статусына ия булдылар. Котлыйбыз!!! Афәрин!!!














