МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 541 542 543 544 545 ( 546 ) 547 548 549 550 >>
-
«Халык зур ул, моңлы ул…» фестиваль-конкурс 14.12.2016

14нче декабрь көнне Балтач районы Кенә авылында райондашыбыз, Татарстаннын халык артисты Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, моңлы ул…» фестиваль-конкурс уткәрелде. Гимназиянең 6нчы сыйныфы укучысы Зәлия Әүбәкерова конкурсның иң зур бүләге – Гран при иясе булды. Афәрин!!! Котлыйбыз!!!
-
Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, моңлы ул…» фестиваль-конкурс 14.12.2016

14нче декабрь көнне Балтач районы Кенә авылында райондашыбыз, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, моңлы ул…» фестиваль-конкурс үткәрелде. Гимназиянең жырчы кызлары зур уңышка ирештеләр. Камалова Динә (2а) 7-11 яшьлек композитор әсәре башкаручылар арасында – 2нче урын, Җәләлова Таңсылу (3а) 7-11 яшьлек халык жырларын башкаручылар арасында – 2нче урын, шул ук номинациядә 12-15 яшьлекләр арасында Нуриева Алсинә – 2нче урын алдылар. 1нче б сыйныфы фольклор ансамбль белән катнашып – 2нче урын, 1нче а сыйныфы укучысы Муллагалиева Диләрә шигырь сөйләүчеләр арасында – 1нче урын яуладылар. Афәрин укучылар, тагын да зур унышларга ирешегез!!!
-
Рәсәйкүләм МХК олимпиадасының муниципаль этабы 14.12.2016

11 нче А сыйныфы укучысы Хәйруллина Гүзәл Рәсәйкүләм МХК олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче статусына ия булды. Котлыйбыз!!! Афәрин!!!
-
“Маймыл елы белән саубуллашу “ 13.12.2016

Без, 6нчы А сыйныфы балалары, 13 декабрь көнне “Маймыл елы белән саубуллашу “ акциясе үткәрдек. Озын тәнәфестә башлангыч сыйныф балаларына уеннар үткәрелде . Көне буе укучылар ясаган эшләрдән күргәзмә эшләде. Анда куелган экспонатлар арасыннан иң ошаганын сайлап, һәр теләгән кеше аның өчен тавыш бирә алды. Ахырдан без бу тавышларны исәпләп, җиңүчеләрне билгеләдек һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдык.
-
Профилактическая беседа 13.12.2016

Для юношей 8-х классов инспектора ПДН Шакирова Л.М. и Накипова Р.Л. провели профилактическую беседу перед зимними каникулами.
-
Встреча с инспекторами ПДН 13.12.2016

Перед зимними каникулами для 10,11 классов состоялась встреча с инспекторами ПДН Шакировой Л.М. и Накиповой Р.Л. Ребятам вновь напомнили о статье 71 ЗРТ, о запрете пользования петардами и правилах поведения на каникулах.
-
ВНИМАНИЕ !!! 12.12.2016

Объявляется конкурс на лучший баннер (можно использовать рисунок, слоган) взамен устаревшего баннера, который висит на фасаде гимназии.
-
Рус шашкасы 12.12.2016

12 нче декабрь көнне Арча районы Ашытбаш мәктәбендә рус шашкасы буенча районның ачык беренчелеге узды. Әлеге ярышларда районыбызның гимназия командасы чыгыш ясады. Мөхәрләмов Кәрим, Акберов Тимерхан, Шакиров Илсаф, Гасымова Аяна, Юнысова Камилла, Хәкимова Нәргизә, Йосыпова Айсылу катнашты. Укучыларыбыз матур уен күрсәтеп, уеннарын тагын да шомартып кайттылар. Юнысова Камилә 3-4 сыйныфлар арасында 2нче урын, Хәкимова Нәргизә 7-11 сыйныф арасында 2нче урын, Шакиров Илсаф 7-11 сыйныфлар арасында 3нче урын, Акберов Тимерхан 5-7 сыйныфлар арасында 1нче урынны яулады. Әлеге матур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!
-
Рәсәйкүләм ХИМИЯ олимпиадасының муниципаль этабы 10.12.2016

9 нче А сыйныфы укучысы Җәләлов Илдар Рәсәйкүләм химия олимпиадасының муниципаль этабында призер статусына ия булды. Котлыйбыз!!! Афәрин!!!
-
Россия геройлары көне 09.12.2016

9нчы декабрьдә 6нчы А сыйныфында Россия геройлары көненә багышланган класс сәгате булды. Укучылар бу көнне бәйрәм итү тарихы, батырларга бирелә торган орден-медальләр һәм бу бүләкләргә лаек булган кешеләрнең тормышы белән танышты.














