МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 531 532 ( 533 ) 534 535 536 537 538 539 540 >>
-
Класс сәгате 11.03.2017

Класс сәгатендә 2б сыйныфы укучылары Алан авылында яшәүче, кул әшләре остасы Шәмсетдинов Файзрахман бабай белән очраштылар. Ул балаларга агач эшкәртү серләрен сөйләде, үзенең ясаган җиһазлары белән таныштырды. Ә соңнан Шәмсетдинов Кәрим бабасына үзе ясаган әйберләрен бүләк итте.
-
Кечкенә яз гүзәле - 2017 10.03.2017

10 нчы март көнне Балтач гимназиясенең актлар залында Кечкенә яз гүзәле (Мини - мисс Весна) 2017 бәйгесенә башлангыч сыйныфларның иң матур, иң сөйкемле һәм иң уңган кызлары җыелган иде. Катнашучыларның әзерлеген жюри әгъзалары югары дәрәҗәдә бәяләде. 1 нче урынга 4 нче А сыйныфыннан Юнысова Камилла лаек дип табылды. 2 нче урынны 2 нче Б сыйныфыннан Хәйруллина Айсинә алды. 3 нче урынны 1 нче А сыйныфыннан Муллагалиева Диләрә һәм 3 нче А сыйныфыннан Хабибрахманова Таңсылу бүлеште. Афәрин кызлар! Булдырдыгыз!
-
Яз гүзәле - 2017 09.03.2017

9 нчы март көнне Балтач гимназиясендә, һәр елда кабул ителгәнчә, Яз гүзәле (Мисс Весна) 2017 бәйгесе булып узды. Бу чарада 5-7 нче сыйныфы кызлары көч сынашты. Җыр – бию белән үрелеп барган бу чараны тамашачы җылы кабул итте. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлау җиңелләрдән булмады. 1 нче урынга 5 нче А сыйныфы укучысы Зарипова Динә лаек булды. 2 нче урынны 5 нче Б дан Закирҗанова Энҗе, ә 3 нче урынны 7 нче Б сыйныфыннан Кондратьева Алина яулады. Афәрин! Котлыйбыз!
-
С 8 марта! 08.03.2017

Мы хотим коллег поздравить.
С этим светлым Женским днем,
Пожелать здоровья, счастья,
Не грустить Вам ни о чём!
В этот день пускай искрится
Звонко, весело ваш смех.
И пускай всегда по жизни.
Ждет удача и успех!
-
Cтенгазета "Мисс- красавица" 2 Б класса 07.03.2017

Мальчики 2б класса поздравили девочек с праздником 8 марта. Они подарили девочкам подарки, сделанные своими руками. Но больше всего девочкам понравилась стенгазета "Мисс- красавица".
-
6 нчы А малайлары кызларга бәйрәм уздырды 07.03.2017

Җиденче март көнне 6нчы А малайлары кызларга бәйрәм уздырды. Ул Сигезенче мартка багышланган иде. Безгә алар кечкенә генә концерт тәкъдим иттеләр һәм уеннар үткәрделәр. Аннары чәй, печенье, пирог белән сыйладылар.
-
Сыерчыклар көтәбез 06.03.2017

Кырларны, урамнарны кардан әрчеп, кояш нурлары һәм йөгерек гөрләвекләр белән уйнашып яз килә. Җылы яктан, сайрар кошларыбыз арасыннан беренче булып кайтучы, сыерчыклар килергә дә санаулы көннәр калып бара. Балтач гимназиясе укучылары да аларны түземсезлек белән көтә. Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында оештырылган чараларны “Өй бүләк ит” акциясе дәвам итте. Чараны Россия укучылары хәрәкәте активистлары һәм биология укытучысы Җәләлова Алсу Икрам кызы оештырды. Экологик материал белән бизәлгән бу ояларны кошкайлар үз итәрләр дигән өметтә калабыз. Ояларны ясап алып килгән укучыларга, булышкан әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Килегез сыерчыклар! Түрдән узыгыз!
-
Межрайонный шахматный турнир на призы Камалова Р.З. 04.03.2017

4 марта в гимназии состоялся межрайонный шахматный турнир на призы Камалова Р.З. среди детей 2008 г.р. и моложе. В турнире принимали участие ребята из Казани, Мамадышского, Атнинского и Балтасинского районов.
-
“Аҗаган-2017” 04.03.2017

Хәрби-патриотик айлыкны төгәлләүче чара буларак 4 нче март көнне Балтач гимназиясендә “Аҗаган-2017” уены уздырылды. Иртән башланган бу чарада һәрбер укучы бик теләп катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары эстафета, мина эзләү, беренче ярдәм һ.б кызыклы станцияләрне үттеләр. Нәтиҗәдә 1 нче урынга 4 нче А сыйныфы чыкты. 2 нче урын 2 нче А сыйныфында, ә 3 нче урынны 3 нче А белән 4 нче В сыйныфлары бүлеште. 5 нче һәм 11 нче сыйныф укучылары 3 төркемгә бүленде. Беренче ярдәм, граната ату, учак ягу, мылтыкны вакытка сүтеп җыю станцияләрен укучылар аеруча ошатты. 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар арасында 1 нче урын – 6 нчы Вга, 2 нче урын – 5 нче А га, 3 нче урын 6 нчы А сыйныфына бирелде. 7 нче һәм 8 нче сыйныфлар арасында зур аерма белән 1 нче урынны – 7 нче А сыйныфы алды. 2 нче урын исә – 8 нче Б га, ә 3 нче урын 7 нче Б сыйныфына бирелде. Өлкән төркемдә 1 нче урынны – 9 нчы Б алды. 2 нче урынга – 10 нчы сыйныф, ә 3 нче урынга 9 нчы А сыйныфы лаек дип табылды. Котлыйбыз! Афәрин!
-
Вальс кына димә! 04.03.2017

4 нче март көнне Балтач гимназиясенең 8 нче б сыйныфында Хәбибуллина Наилә Фәритовна вальс әйләнү буенча осталык дәресе үткәрде һәм хореограф һөнәре турында сөйләде. Егет-кызлар, карап торышка, җиңел генә күренгән, әмма бер-ике әйләнү өчен дә шактый осталык сораган вальс турында күпне белделәр. "Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара!" - диләрме?! Остарырбыз!














