МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Йөзү буенча ярышлар 29.05.2025

29нчы май көнне Балтач районының «Дулкын» бассейнында йөзү түгәрәгенә йөрүче балалар арасында Ватанны саклаучылар елына һәм балаларны яклау көненә багышланган йөзү буенча ярыш булып узды.
2017нче елда туган малайлар арасында 50 м ераклыкта аркада йөзүдә:
I урын - Тимербаев Артур
50м ераклыкта ирекле йөзүдә:
I урын - Тимербаев Артур
III урын - Садыков Данияр
2017нче елда туган кызлар арасында 50 м ераклыкта аркада һәм ирекле йөзүдә:
I урын - Зарипова Мәрьям
II урын - Габдрахманова Элина
2016нчы елда туган малайлар арасында 50 м ераклыкта аркада йөзүдә:
II урын - Шаров Илья
50 м ераклыкта ирекле йөзүдә:
II урын - Шаров Илья
50 м ераклыкта ирекле йөзүдә:
III урын - Вәлиев Эльмир
2015нче елда туган кызлар арасында 50 м ераклыкта аркада һәм ирекле йөзүдә:
I урын - Гарәфиева Әдилә
2014нче елда туган малайлар арасында100 м ераклыкта ирекле һәм комплекс йөзүдә:
I урын - Гарифуллин Инсаф
2013нче елда туган малайлар арасында100м ераклыкта ирекле һәм комплекс йөзүдә:
I урын - Гарипов Илназ
2013нче елда туган кызлар арасында 100 м ераклыкта ирекле йөзү:
I урын - Зарипова Мәрьям
II урын - Габдрахманова Мәдинә
100м ераклыкта комплекс йөзү:
I урын - Зарипова Мәрьям
II урын - Габдрахманова Мәдинә
2012нче елда туган кызлар арасында 100 м ераклыкта ирекле һәм комплекс йөзүдә:
I урын - Шәрипова Назлыгөл
2010-2011нче елда туган малайлар арасында 100 м ераклыкта ирекле һәм комплекс йөзүдә:
II урын - Мөхәммәтгалиев Сәгыйт
2010-2011нче елда туган кызлар арасында 100 м ераклыкта ирекле һәм комплекс йөзүдә:
I урын - Хәйретдинова Иркә
Котлыйбыз! Афәрин! -
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагере 29.05.2025

Пришкольный лагерь «Крепыш».
День «Самый, самый...»«Крепыш» мәктәп яны лагеры.
«Иң, иң…» көне! -
Лето еще и книжное!/Җәй әле китаплы да! 29.05.2025

Лето оно какое? Теплое, солнечное, с каникулами... Лето еще и книжное!
Мероприятие, которое прошло 29 мая в Балтасинской Центральной детской библиотеке, открыло книжное лето. Несмотря на то, что в школах уже закончились занятия, дети, посещающие летний лагерь отдыха «Крепыш» при Балтасинской гимназии, участвовали в играх, как «Математика», «Русский язык», «Татарский язык», «Урок музыки». Ребята узнавали сказки, пословицы, музыку из мультфильмов, проверяли себя на внимательность. В перерывах между занятиями, на переменах, дети устраивали флешмоб. Таким образом, игровой час «Книжное лето» побудил детей читать книги на летних каникулах.Җәй нинди ул? Җылы, кояшлы, каникуллы... Җәй әле китаплы да!
29 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә үткән чара китаплы җәйне башлап җибәрде. Мәктәпләрдә инде дәресләр бетсә дә, Балтач гимназиясенең «Крепыш» җәйге ял лагерына йөрүче балалар «Математика», «Рус теле», «Татар теле», «Музыка дәресе» уеннарында төрле әкият, мәкальләрне, мультфильм музыкаларын танып белделәр, игътибарлы булуларын сынадылар. Балалар дәрес араларындагы тәнәфесләрдә флешмоб ясадылар. Әнә шулай «Китаплы җәй» уенлы сәгате балаларны каникулларда китаплар укырга дәшеп калды. -
«Дуслык учагы» 28.05.2025

Бүген Балтачта 58 тапкыр «Дуслык учагы» гөрли. Ярты гасырдан артык элек башланган дуслык торган саен ныгый, республика һәм өлкәара икътисадый, политик мөнәсәбәтләрдә чагылыш таба. Балалар кулы белән торгызылган «Дуслык учагы» өч республика балаларын тигез дәрәҗәдә җылыта, аларны берләштерә. 1966нчы елда Киров өлкәсенең Ральник авылында үткән беренче «Дуслык учагы»ның инициаторы Чепья урта мәктәбенең пионервожатые Фәрт Гыйльманов булуын онытырга ярамый. Димәк, беренче учакны безнеке дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Нарат, каен, юкә агачлары белән әйләндереп алынган аланда үткән тәүге слетта укучылар бер-берләре белән танышып, үзара сувенирлар алыша, спорт чараларында көч сынаша, үзешчән сәнгать конкурсында катнаша. Икенче слет Чепья җирлегендә үтә. Бу учак күпләр күңеленә Фәрт Гыйльманов җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән истә кала. Өченче учакны Мари Иле Республикасының Арбор авылында кабызалар. Ул МАССРның 50 еллыгына багышланып, «Ленин йолдызлары, балкыгыз!» девизы астында үтә. Инде менә 60 елга якын меңләгән бала, укытучылар, өч республика халкы күңелендә дуслык җепләре ныгый. Балалар дуслыгы өлкәннәрдә дәвам итә. «Дуслык учагы»нда катнашучы балаларның шат йөзләрен күреп, ирексездән дөнья мәшәкатьләре онытыла, проблемалар юкка чыккандай була. Чара елдан-ел камилләшеп, төрле эш формалары белән баетыла. Әмма дуслык кына үзгәрешсез кала. Хәер, анысы да нәни күңелләрдә дөрләп яна. Шулай гына булсын. Дуслык учагы мәңге сүнмәсен. «Дуслык», «Эшъяськон», «Дружба», «Кельшымаш» сүзләре һәрчак горур яңгырасын.
-
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагеры 28.05.2025

Пришкольный лагерь «Крепыш».
Каждое утро начинается с зарядки.«Крепыш» мәктәп яны лагеры.
Һәр иртә зарядкадан башлана. -
Пришкольный лагерь «Крепыш» 28.05.2025

Пришкольный лагерь «Крепыш».
День доброты и милосердие.
1. Акция «Коробка добра»
2.Акция «Плакат для солдат»
3. Встреча с сотрудником социальной защиты. -
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагеры 27.05.2025

27 мая в гимназии открылся пришкольный лагерь «Крепыш». Лагерную смену начали с исполнения гимнов и поднятия флагов Российской Федерации, Республики Татарстан и Балтасинской гимназии.
27нче май көнне гимназиядә «Крепыш» мәктәп яны лагеры ачылды. Лагерь сменасын Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Балтач гимназиясе гимннары һәм флагларын күтәрүдән башладылар.
-
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагеры 27.05.2025

Пришкольный лагерь «Крепыш».
«День дружбы».«Крепыш» мәктәп яны лагеры.
«Дуслык көне». -
Последний звонок-2025/Соңгы кыңгырау-2025 24.05.2025

24 мая для выпускников гимназии прозвенел Последний звонок. Сегодня волнующий, радостный и одновременно грустный праздник, ведь осталась позади школьная жизнь, наполненная важными событиями, ценными открытиями и весёлыми моментами. С этим знаменательным событием поспешили поздравить ребят их родители, гости мероприятия, ребята начальных классов и, конечно, их любимые классные руководители, которые за столько лет, проведённых в школе, уже стали родными.
24нче май көнне гимназия чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Бүген дулкынландыргыч, шатлыклы һәм бер үк вакытта моңсу бәйрәм, чөнки мөһим вакыйгалар, кыйммәтле ачышлар һәм күңелле мизгелләргә бай мәктәп тормышы артта калды. Бу истәлекле вакыйга белән балаларны, аларның әти-әниләре, чара кунаклары, башлангыч сыйныф укучылары һәм, әлбәттә инде, аларның яраткан сыйныф җитәкчеләре котларга ашыктылар.
-
Соңгы кыңгырау - 2025 24.05.2025

Бүген - ил күләмендә зур бәйрәм - Соңгы кыңгырау! Балтач гимназиясе иртәдән бирле гөрли, 9нчы, 11нче сыйныф укучылары остазларын тәбрикли. Күркәм мизгелләр тантанага барып тоташа. Чыгарылыш сыйныф укучылары түргә уза. Гимназия директоры Айгиз Миңнемуллин кайнар теләкләрен җиткерә, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов та котларга килгән. Котлаулар-мактаулар, ихлас теләкләр, музыка-бию - Соңгы кыңгырауның онытылмас мизгелләре. Мондый кәефле чаклар гомер юлларында бик күп булсын, бәхетле тормыш телибез сезгә, кадерле карлыгачлар! Һәр балага, һәр укытучыга, әти-әниләргә яхшы уку, иминлек, сәламәтлек насыйп булсын!














