МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Встреча/Очрашу 26.09.2024

В гимназии для 7-8 классов прошла встреча с воспитателем детского сада № 5 Шаймухаметовой Р.Р.
7-8нче сыйныфлар өчен гимназиядә 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Р. Р. Шәймөхәммәтова белән очрашу узды.
-
«Авыл укытучысы-2024» 26.09.2024

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы-2024» һөнәри бәйгесенең II турына нәтиҗә ясалды. Балтач гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Венера Әмировнаны II турда җиңүе белән котлыйбыз! Бәйгенең йомгаклау этабы 27нче сентябрьдә Биектау районының Ямаширмә урта мәктәбендә һәм «Йолдыз» балалар бакчасында узачак.
-
Нашей гимназии 29 лет! 26.09.2024

Дорогие друзья! Нашей гимназии 29 лет! Поздравляем всех сотрудников, гимназистов, родителей с этим важным днем! Желаем всем интеллектуальных и творческих успехов, крепкого здоровья, бодрости, оптимизма, радости, добра и мирного неба!
-
«ШАЯН ТВ» 25.09.2024

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалында «Акыл батл» интеллектуаль тапшыруында 8нче В сыйныфы укучылары чыгыш ясадылар. Халикова Айсылу, Шәрипова Илүзә, Насыйбуллин Дәмин, Зарипова Нәфисә. Җитәкчесе: Шәрипова Р.В. Афәрин!
-
Объявление/Белдерү 25.09.2024

26 сентября – День гимназии
28 сентября – Осенний кросс26нчы сентябрь – Гимназия көне
28нче сентябрь – Көзге кросс -
1 Б класс/1нче Б сыйныфы 24.09.2024

Игры на свежем воздухе. 1 Б класс.
Саф һавада уеннар. 1нче Б сыйныфы.
-
Балтач гимназиясе укучылар остазларга мәдхия укый 24.09.2024

Тиздән — Укытучылар көне. — Укытучылар алар — тормышыбызның башы! Чыннан да, 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр без үз вакытыбызның күп өлешен укытучыларыбыз белән үткәрәбез, бәһасез тәҗрибә һәм белем алабыз. Мин укытучыларыма тормышымның нигезен төзергә ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтле, ул минем киләчәгемә, һичшиксез, йогынты ясаячак. «Кадерле укытучылар, үз эшегезгә күңелегезнең бер өлешен салганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә»! (Мурат Гафиуллин, 7б)
— Укытучы — иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Алар бөтен күңелләре белән безне укыталар, безнең киләчәгебез өчен тырышалар. Хөрмәтле укытучыларым алдында баш иям. (Иркә Шакирова, 8б)
— Минем өчен укытучы — ул һәрвакыт ярдәм итүче кеше. Алар безгә бәхетле һәм уңышлы тормыш кору өчен үзләренең тормыш тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшыралар. Укытучыларыма булганнары өчен мин бик рәхмәтле! (Әдилә Фәйзрахманова, 8б)
— Укытучы — укытучы гына түгел, ә балалар өчен остаз һәм тәрбияче. Ул белем биреп кенә калмый, укучыларына илһам да бирә, ярдәм итә һәм үсәргә дә булыша торган кеше. Укытучы сыйныфта уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыра, анда балалар үзләрен якланган һәм ышанычлы итеп хис итә. Укытучы балаларның акыл һәм иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. (Нәргизә Сабирҗанова, 7и)
— Укытучы булу җиңел эш түгел. Үз эшеңә тулысынча күмелергә кирәк, тормыштагы үз проблемаларыңны бер читкә куярга туры килә. Укытучы рухи сыйфатларны берләштерергә тиеш: ныклык, чиксез сабырлык, җитдилек һәм йомшаклык, ышаныч һәм һәрнәрсәдә үрнәк булырга тырышу. Иң мөһиме — тормышка, уку процессына, балаларга мәхәббәт. (Сәйлән Нигъмәтҗанова, 11а)
Балтач гимназиясенең «Беренчеләр хәрәкәте» бүлеге активистлары, җитәкчеләре Равилә Шәрипова -
Традиционная линейка/Традицион линейка 23.09.2024

Традиционная линейка. 1-4 классы.
Традицион линейка. 1-4нче сыйныфлар.
-
Традиционная линейка/Традицион линейка 23.09.2024

Традиционная линейка. 5-11 классы.
Традицион линейка. 5-11нче сыйныфлар.
-
«Салют» иҗади бәйге 23.09.2024

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Халыкара тынычлык көненә багышланган «Салют» иҗади бәйгесен уздырды. Бәйгедә 11-18 яшьлек яшүсмерләр вокал, хореография, музыка уен коралы, нәфис сүз номинацияләрендә чыгыш ясады. Быел бәйге тугызынчы тапкыр үткәрелде. Төп яңалык: бәйгегә Гаилә елы кысаларында иҗади гаилә номинациясе өстәлде.














