Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 Б |
| Телефон: | 8(843)-682-41-11 |
| E-Mail: | Ds.N4baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 93 воспитанника/ 93 бала |
| У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
"ЛЕГО дуска ярдәмгә" 05.12.2016

“ Юлдагы кагыйдәләр һәм куркынычсызлык” атналыгында икенче кечкенәләр төркемендә ”ЛЕГО дуска ярдәмгә” дип исемләнгән уен шөгыль узды. Эшчәнлекнең максаты балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү иде. Уенда балалар ЮХИДИ нең Балтач бүлекчәсе хезмәткәре белән юлдан аркылы чыгу кагыйдәләрен өйрәнделәр. ЛЕГО дуска юлларда тәртип саклау өчен кирәкле зебра, светофор, җәяүлеләр кичү урыны билгесен лего кирпечләрдән төзеп күрсәттеләр.
-
"Кыш килде" 02.12.2016

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Кыш килде" проектын башлап җибәрдек. Балаларга кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтеп рәсем эшчәнлегендә "Кышкы пейзаж" дигән темага рәсем ясадык.
-
Әниләребез "Аулак ой"дә кунакта 01.12.2016

Безнең балалар бакчасында бәйрәмнәр бер-берсен кабатламыйча үзгә рухта үтә. Мәктәпкә әзерлек балалары белән үткәрелгән "Әниләр бәйрәме" дә бик эчтәлекле, тирән мәгүнәгә ия булды. "Аулак өй" формасында оештырылган бәйрәм дөньядагы иң кадерле кешеләребез булган әниләребезгә дан җырлау белән беррәттән миллилекне дә, бер-береңә булган хөрмәт хисен дә чагылдырды. Бу бәйрәмдә балалар милләтебезнең гореф-гадәтләрен, элеккеге уеннарын, җыр-биюләрен күрсәттеләр.
-
"Әби- бабайда кунакта, авызыбыз коймакта" 29.11.2016

Уртанчылар төркемендә милли гореф-гадәтләребезне саклап калу рухына сугарылып эшләнгән "Әниләр көне" нә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм барышында һәрбер уен да әби-бабаларыбыз заманыннан калып, инде онытыла барганнар рәтеннән. Балаларыбыз осталыклары белән бүлешкәннән соң, коймак белән чәй эчкән арада, әниләр дә тик тормадылар- мәкаль, җыр, бию, чәчәкләр ясауда көч сынаштылар.
-
"Кәрзин тулы чәчәкләрем- әниемә бүләккә" 28.11.2016

Икенче кечкенәләр төркемендә зур бәйрәм. Балалар өйрәнгән җырларын, биюләрен, шигырьләрен, үз куллары белән ясалган кәрзин тулы чәчәкләрен кадерле кешеләре- әниләренә бүләк иттеләр.
Күтәренке күңелле
Барда көләч шат бүген,
Бүген әни бәйрәме
Шуңа күңелем шат минем.
-
"Танцующие птицы" 25.11.2016

Воспитатель I кв. категории Рамзия Раяновна проводила мастер - класс с гостями семинара на тему "Танцующие птицы" с использованием конструктора Перво Робот LEGO WEDO.
-
"Волшебство глазами детей" 25.11.2016

Воспитатель высшей кв.категории Абдуллина Эльвира Садиковна проводила мастер-класс по экспериментальной работе "Волшебство глазами детей" с использованием ИКТ.
-
"Районный семинар для заведующих" 24.11.2016

Проводили районный семинар для заведующих на тему " Использование LEGO- констрируирования, робототехники и трилингвальное образование в условиях ФГОС в детском саду"
-
"Мы на спортивном фестивале" 15.11.2016

Наша команда заняла 3 место на VI спортивном фестивале среди дошкольников Балтасинского муниципального района.
-
“Хезмәт тәрбиясе” 10.11.2016

Безнең балалар бакчасында балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур игътибар бирелә. Хезмәт тәрбиясе төркемдә һәм прогулка вакытында үткәрелә. Менә бүген дә балалар саф һавага шушы максат белән чыктылар. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән Ләйсән Тәлгәтовна төркемдә экспериментлар ясап, эшен прогулка вакытында дәвам итте. Балалар уен мәйданчыгындагы карны чаналарга төяп ташыдылар. Балаларга хезмәтнең әһәмияте турында аңлатылды, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләнде.













