Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 Б |
| Телефон: | 8(843)-682-41-11 |
| E-Mail: | Ds.N4baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 93 воспитанника/ 93 бала |
| У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
"Светофор иленә сәяхәт" 12.01.2017

Нәниләрнең икенче төркеме балалары "Светофор" иленә сәяхәткә кузгалдылар. Иң элек светофорның үзе белән таныштылар. Тәрбияче апалары светофорның юлдагы хәрәкәтне көйләп торуын аңлатты. Балалар юлда сак булырга кирәклегенә төшенделәр.
-
"Физкультура- сэламәтлек айлыгы" 09.01.2017

Яңа ел каникулларыннан соң, бакчабызның физик тәрбия җитәкчесе Муллагалиева Марина Михайловна гыйнвар аен, физкультура-сэламэтлек айлыгы дип игълан итте.
-
"Максимның зур җиңүе" 27.12.2016

3 декабрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен бочча ярышы узды.
Бакчабызда тәрбияләнүче Максим Александров балалар арасында өченче урын яулап, диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Максимга алда тагын зур җиңүләр насыйп булсын. Афәрин, Максим!
-
"Кыш бабайны эзләп" 22.12.2016

Икенче кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме узды. Әкият геройлары булып киенгән клоун апалары белән балалар урманда йоклап калган Кыш бабайны уятырга бардылар. Серле урманда маҗараларга очрап, җырлап - биеп кыш бабай белән күңел ачтылар, бүләкләр алдылар. Бәйрәмебез әти-әниләргә, барлык апаларга бигрәктә балаларга ошады.
-
"Сак булыгыз" 16.12.2016

Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүдә яңа технологияләр кулланып эшләү яхшы нәтиҗәләр бирә. Сыйфатлы, ачык итеп эшләнгән рәсемнәр баланың игътибарын җәлеп итә, бирелгән мәгълүматны истә калдырырга ярдәм итә. Икенче кечкенәләр төркемендә “Сак булыгыз!” дип исемләнгән танып белү эшчәнлегендә балалар әйләнә - тирәлектә бала тормышы өчен куркыныч булган әйберләр белән таныштылар.
-
"Тылсымлы боз" 14.12.2016

Икенче кечкенәләр төркеме тәҗрибәләр үткәреп табигатьтәге үзгәрешләрне өйрәнә. Бүген алар тылсымлы бозның үзенчәлекләрен тикшерделәр .
Тәҗрибә балаларның кызыксынучанлыкларын, күзәтүчәнлекләрен арттыра .
-
"Исәнме, салкын кыш" 12.12.2016

“Исәнме, салкын Кыш” проектында, сөйләм үстерү эшчәнлеген балалар табигаттә дәвам иттеләр. Ә. Бикчәнтәеваның ”Салкын, саф һава” шигырен ак карга сөйләп өйрәнделәр.
Салкын саф һава Кар бөртекләре
Йомшак кар ява Өстеңә куна,
Урамга чыксаң Үзләре матур
битләр кызара. Һәм салкын була.
-
"Сделаем мир безопаснее" 09.12.2016

В рамках тематической недели «Правила и безопасность дорожного движения» которая стартовала с 05.12.2016 по 09.12.2016 была организована встреча начальником Балтасинсого филиала ГКУ «Дирекции ФН и БДД РТ» Хадиевой Л.М. и инспектором пропаганды ОГИБДД ОМВД России по Балтасинскому району старшином полиции Садыковым А. Р. С детьми были проведены беседы как важно соблюдать правила дорожного движения и для чего нужны световозвращающие элементы. В конце беседы детям были розданы световозвращающие элементы «смайлики». Уважаемые родители, сделаем мир безопаснее!
-
"Светофория илендә кунакта" 07.12.2016

«Юлдагы кагыйдәләр һәм куркынычсызлык” атналыгында, югары квалификацияле тәрбияче Марданова А.Р. зурлар төркемендә шөгыль күрсәтте. Балалар “Светофория” иленә кунакка бардылар: табышмаклар чиштеләр, лего конструкторлардан светофор төзеделәр, юл билгеләрен җыйдылар. Шулай ук транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ахырдан “Светофория” илен үз хыялларыннан чыгып кисеп ябыштырдылар.
-
"Адымнар нык, юллар имин, хәвеф хәтәрсез булсын" 06.12.2016 Мәктәпкә әзерлек төркемендә югары кв. категорияле тәрбиячеләр Ахатова Р.К, Муллагалиева М.М, музыка җитәкчесе: Ибрагимова И.Г. “Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын” дигән уен тамаша оештырдылар . Балалар бик теләп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр, ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр.














