Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 Б |
| Телефон: | 8(843)-682-41-11 |
| E-Mail: | Ds.N4baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 93 воспитанника/ 93 бала |
| У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Сөмбелә бәйрәме" 27.10.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеменең "Сөмбелә" бәйрәмендә логопед төркеменә йөрүче балалар Альбина Ураловна белән "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
"Елга буена сәяхәт" 13.10.2017

Уртанчылар төркеме балалары Шушма елгасы буена сәяхәткә бардылар. Балалар аккан суга карап, рәхәтләнеп хыял дөньясына чумды. Тәрбияче Шушма елгасының тарихы, аның Вятка елгасына кушылуы турында аңлатты. Күзәтү вакытында балалар бик кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алды.
-
"Алтын кәз" 12.10.2017

Бүген балалар көзге бизәкләр белән якыннан танышу максатыннан, табигать кочагында ял итте. Сабыйлар рәхәтләнеп матур-матур яфраклар җыйды, "сары" диңгездә йөзеп уйнады
-
"Путешествие в осень" 12.10.2017

На прогулке с детьми обсуждаем понятия "листопад" многообразие красок осени, признаки осени. Осенние прогулки способствуют обогощению знаний детей о сезонных изменениях в жизни растений. Осень любит желтые, оранжевые краски , а иногда осыпает всех нас золотом листопада.
-
" Икмәк комбинатына экскурсия" 11.10.2017

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Икмәк-яшәү терәге” дигән проект дәвам итә, балалар белән бергәләп икмәкнең нинди юллар аша узып өстәлгә килгәнлеген раслап “Икмәк комбинатына” экскурсиягә бардык. Балалар бик кызыксынып үзләрендә туган сорауларга җавап таптылар. Әти -әниләре шунда эшләгән балалар горурлык хисләре белдерде. Максатлы экскурсия бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
"Безнең уңышлар" 09.10.2017

Безнең балалар бакчасы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасы- 2017 ин яхшы белем бирү учреждениесе" исеменә лаек булды.
-
"Котлыйбыз" 09.10.2017

Коллективыбызны югары дәрәҗәдәге исемгә лаек булу белән котлыйбыз!
-
"Бала - ачылачак утчәчәк" 06.10.2017

II нче кечкенәләр төркемендә "Бала- ачылачак утчәчәк" дигән тема астында ата- аналар җыелышы узды. Тәрбиячеләр Энҗе Абдулфартовна һәм Марина Михайловна төркем тормышы, алда торган бурычлар белән таныштырдылар һәм әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
"Хезмәтләрен хөрмәтләп" 05.10.2017

4 нче октябрь көнне район күләмендә уздырылган "Укытучылар көне" ндә музыка җитәкчебез Илсөяр Галимулловна, тәрбиячеләребез Рәзинә Камилевна, Рәмзия Раяновна, Гөлсөяр Махмутовналар төрле дәрәҗәдәге диплом һәм грамоталарга лаек булдылар. Тәрбиячеләребезгә алдагы елларда да зуррак унышларга ирешүләрен теләп калабыз!
-
"Җырлы-биюле тамаша" 04.10.2017

Бакчабызга "Өлкәннәр көне" нә килгән әбиләребезгә музыка җитәкчесе Илсөяр Галимулловна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, элекккеге җырлы-биюле уеннардан торган күңел ачу кичәсе әзерләде.













