Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Бәйрәмне каршылап 21.02.2014

Уртанчылар төркемендә "Ватанны саклаучылар көне"нә багышланган музыкаль-спорт бәйрәме узды. Балалар хәрби темага багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, үзләренең көчле, батыр, кыю булуларын төрле спорт ярышларында сынадылар.
-
Бәйрәм белән! 20.02.2014

Сабыйлар күңелендә һәрвакыт
Очрашу, бәйрәмнәр еш булсын.
Һәр илдә, һәр җирдә балалар
Бәхеттән, шатлыктан елмайсын
-
“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” 19.02.2014

Илебезнең Сочи шәһәрендә барыбыз да көтеп алган "Кышкы олимпиада - 2014» башланды. Әлеге зур спорт чарасыннан без дә читтә кала алмыйбыз. Балалар бакчасында спорт чараларын уздыру тагын да җанланып китте. Спорт темасына әңгәмәләр үткәрү, "Сочи - кышкы олимпиада -2014" - фото-альбомнар ясау, спорт ярышлары, күңел ачу кичәләре үздыру шуңа мисал булып тора.
-
Спорт белән кечкенәдән дуслашыйк! 17.02.2014

2 нче кечкенәләр төркеме балалары бүген хоккей спортын якын итеп, шактый уңышларга, җиңүләргә ирешкән “Вамин” командасы хоккеисты, шушы ук төркемгә йөрүче Зәйнәпнең әтисе Ахметханов А.Ф. белән очраштылар. Үзләре кечкенә генә булсалар да алар бик кызыксынып спорсменның киемнәрен, күп җиңүләр яулап алган бүләкләрен карадылар.
-
Файдалы очрашу. 11.02.2014

Балалар бакчасы ЮХИДИнең Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре белән ел дәвамында тыгыз элемтәдә эшли. Менә бүген дә әлеге бүлекчә хезмәткәре - Хадиева Л.М. уртанчылар төркемендә узган интеллектуаль-уен ярышның яратып, көтеп алынган кунагы булды. Балалар уен-ярыш вакытында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Шукмалайга да юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр. Лилия апалары балаларга юлда исән-имин йөрүләрен теләде, бик матур һәм файдалы бүләкләр таратты.
-
Нәни рәссамнар 07.02.2014

2нче кечкенәләр төркеме балалары төсле буяулар белән рәсемнәр ясарга яраталар. Тәрбияче Хазиева А.Р. аларга "Кар бабай" ясау алымнарын өйрәтә. Ак кәгазъ битләрендә барлыкка килгән рәсемнәр балаларда куаныч, шатлык уята.
-
Серебрянный сертификат 05.02.2014

По результатам участия в конкурсах детского творчества в течение 36 предыдущих месяцев наш детский сад по состоянию на 1 января 2014 года занял высокое место во Всероссийском рейтинге дошкольных образовательных учреждений России (Рейтинг детских садов) и вошел в 4% лучших организаций, учавствующих в рейтинге.
-
Кунакта Чаллы курчак театры. 05.02.2014

Бүген бездә Чаллы курчак театры “Капитошка” кунакта булды. Ул безгә яңача үзгәртелгән “Маша һәм аю” дип исемләнгән әкият алып килде. Тамашаны карау балаларга шатлык бирде, алар яхшы, уңай күңел күтәренкелеге алдылар.
-
Светофорның нәни дуслары. 04.02.2014

-
Юлда йөрергә кечкенәдән өйрәнәбез. 03.02.2014

Уртанчылар төркеме балалары бүген Нариман урамы буйлап сәяхәт кылдылар. Балалар үзләренә таныш булган юл билгесе турында сөйләштеләр.








